Беркемгә дә сер түгел, бүгенге югары уку йортларында имтиханын бирә алмаучылар яки биреп азапланырга теләмәүчеләр укытучыга акча төртеп билге ала. Бар да бирми, бар да алмый, билгеле, тик бер китап укымыйча да институт тәмамлаучылар бар. Мин дә күп укыдым, кайбер укытучылар үз фәнен ун кат бирдерә, студент тәмам әзерләнеп килмичә, билге куймый. Андыйларга акча тәкъдим итеп кара, бар, шундук очып чыгасың уку йортыннан. Ә кайберсе муеныңа басып акча сорый. Яки староста аркылы әйттереп, үзенә кирәкле әйберне алдырта. Безнең, мәсәлән, икешәр төркем кушылып, экзамен өчен яхшы билге алу бәрабәренә, кайберсенә суыткыч, ксерокс, хәтта машина тәгәрмәче алып биргән булды.
Предметны белсәң дә, акчаң булмаса да, барыбер бөтен группа белән җыелып, кирәк нәрсәсен алып бирәсең, чөнки төркемнән аерылып, ак карга булып йөрүең үзеңә үк кире китерәчәк. Группадашларның зачеткасында бу предметтан акчага алынган яхшы билгеләр утырса, син, акчасыз, әзерләнеп килеп тә имтиханыңны бирә алмаячаксың. Ә тагылып йөргән койрыклар бер шәкертне дә бизәми. Шуңа күрә, бер авызың янгач, өреп кабасың. Башкача әйткәндә, билгеләрне сатып ала башлыйсың. Акча яки бүләк сораучы укытучылар бу заманда беркемне дә гаҗәпләндерми инде. Башка нәрсәләр сораучылар да булды.
Иң күңел кайтаргыч булып истә калган фәлсәфәдән “экзамен бирүебез” әле дә чиркандырып искә төшә. Безнең уку йортына башка шәһәрдән килеп фәлсәфә фәнен укытучы хатын, дөресрәге, 70нең теге ягына чыккан әби (ни хикмәт белән укытып йөргәндер) беренче дәрестә үк исебезне китәргән иде. Сократларны, Диогеннарны, Фрейд белән Ницшеның тормыш юлларын сөйләгән арада, аудиториядә утыручылардан һич читенсенеп тормыйча, иске кремплен пиджәгенең эчке кесәсеннән юка фляга чыгарып йотып куйгалады ул. Утырган саен исерә баруын күреп, кулына тоткан папиросын дәрестә үк тартырга җыенуын аңлагач, аңа озатып куярга тәкъдим ясадылар. Ә әбиебез, бу гамәлләрен гадәтидәй тоеп: ”Ну что сез, бүген төнлә йокламаганга гына хәлне алды. Минем кызым бик чирли. Ай, чирли. Төннәр буе шуны карыйм. Кан басымым төшкәнгә коньяк эчәргә куша докторлар. Сез әллә мине алкоголик дисезме? Никак нет, никак нет!” – дип сөйләнсә дә, икенче пар ахырына башын өстәлгә салып гырлап йоклап китте.
Комментарийлар