16+

Андыйлар үзләрен начар дип санамый

Шуның җырын җырлап кына калмыйча, яшәү рәвешең дә аларныкына охшый башлаячак.

Андыйлар үзләрен начар дип санамый

Шуның җырын җырлап кына калмыйча, яшәү рәвешең дә аларныкына охшый башлаячак.

Адәм баласының шундый сыйфаты бар – башкаларга иярү. Начар дип тә әйтә алмыйм, яхшы да түгелдер. Барысы да ситуациядән һәм нинди “башкаларга” иярүдән тора. Текә бизнесменнар әнә кеше уңышының нигезе әйләнә-тирәнең нинди булуыннан тора дигән фикерне алга сөрә. Тормышта бернигә дә ирешмәгән кешеләр белән бер “дулкын”да булсаң, сине дә шундый яшәү рәвеше көтә, дип белдерә алар. Шуңа күрә дә бизнесы чәчәк аткан, миллионнар эшләгән, үз яшәү принцип-кануннары булдырган әфәнделәр-ханымнар белән аралашырга кирәк дип белдерә. “Бер дулкында булу” дигән гыйбарәнең дә мәгънәсе ачыклана шуннан соң. “Түбән дулкын”, “урта дулкын”, “югары дулкын”...

Моннан берничә ел элек кенә Казан урамнарында, бигрәк тә үзәктә бомж дигән категориягә керүчеләрне күп күрергә туры килә иде. Игътибар иткән булсагыз, алар көтүләре белән, һәрчак кимендә ике-өч кеше булалар иде. Үз ишен табучылар алар. Бер-берсенә иярүчеләр алар. Ягъни бер арбада бер җырны җырлый башлаучылар. Гаепләп буламы? Бөтен җәмгыятендә аңлашылмаган каршылыклар барган чорда, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә тормыш төпкеллегенә төшеп, шул төпкеллектә дә бергә булырга тырышуны гаепләп тә булмыйдыр. Сәбәпләре төрле иде бит – барыбыз да шул чорны кичтек, барыбыз да шул җәмгыятьтә яшәдек, төрлесен күрдек. Андыйлар хәзер дә бар. Алга таба булмас дип тә әйтә алмыйбыз.

Янәшәмдәге кешеләрне күзәтеп тә “бер дулкын булучыларны” мисалга шактый китерергә була. Әйтик, эшкә яңа кеше килә. Моңа кадәр җир җимертеп, бернинди киртәләрне белмичә, үз эш вакыты, эш урыны булучылар, бераз вакыт узуга, тыныч кына ритмда, эшкә килү-китү вакыты белән яшәүчеләр “дулкынына” күчә. Үзгәрә. Тулысынча үзгәрә ул. Булганына канәгать булып яшәүчеләр ритмына күчә. “Миңа кирәк, “мин моны эшләргә тиеш” дип яшәгән кеше “миңа гына кирәкме әллә?”, “артыгын эшләргә тиеш түгел мин!” дигән карашта торучыга әверелә.

Һәм аны яңадан үз “дулкынына” кайтару мөмкин булмаган эшкә әверелә. Кешене җәмгыять, әйләнә-тирәсе формалаштыра дигәннәре шушы инде ул. Хәтта ки үзенең элеккеге даирәсенә килеп кергәч, яңадан үзгәргән төсле булып тоелса да, барыбер ул дөньяга кире кайтмый. Менә шунысы үкенечле. Гәрчә бу күренешне начар дип тә әйтеп булмый. Бөтен оешмасы шундый яшәү-эшләү режимында булгач, нигә ул гына артыгын тырышырга тиеш соң?

Тагын бер мисал. Виртуаль дөньяда кешеләрне үзгәртүче, тамырдан юк итүче блогерлар, псевдопсихологлар, псевдобизнесменнар популяр хәзер. Бик начар күренеш һәм юнәлеш бу. Кеше аңын бозып, аның яшәү рәвешен җимереп, гаиләләрен таркатучы, балаларны ятим итүче, яки зур акчаларга кызыктырып, адәм баласын бер тиенсез калдыручы андый инфочегәннәрне бөтенләй аңламыйм. Шул рәвешле, үзгә яшәү рәвеше, үзгә “дулкын” барлыкка килә. Үз дөньялары, үз фикерләре, үз кыйммәтләре.

Хәер, андыйлар үзләрен начар дип санамый. Кешенең фикерен үзгәртеп, яңача яши башларга ярдәм итүне начар дип әйтеп тә булмыйдыр бәлки. Шушы капкынга эләккән, яңача яши башлаучылар да үзләрен бәхетле итеп саный (яки санарга мөмкин). Бәлки мин нәрсәдер аңлап бетермимдер, искечә фикер йөртәмдер. Ләкин рухи кыйммәтләрнең бозылуын, гаиләләр таркалуын, адәм балаларының матди байлыкка гына кызыгып яши башлауларын күңелем кабул итми.

Тәрбия шундыймы, әллә инде башка дөньяда, “дулкын”да яшәвем гаеплеме – әйтә алмыйм…

Сабир Закиров

Фото: нейрочелтәр


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading