16+

Әти язмышы иремә калды

Минем тормышым бик гади дә һәм катлаулы да булды бугай.

Әти язмышы иремә калды

Минем тормышым бик гади дә һәм катлаулы да булды бугай.

Минем тормышым бик гади дә һәм катлаулы да булды бугай. Кечкенә генә бер авылда туганмын. Әти-әнием әллә кем булмаса да, мине хөрмәт итеп  Ризван кызы дип йөртәләр иде.

Әтиемне бөтен авыл белә иде шул. Кечкенә чактагы иң кызык көннәр, бабайның безгә килүе, аның бусагага утырып безне конфет белән сыйлаулары гел искә төшә. Ә колхоз кырыннан бәрәңге кортларын жыеп, аларны санап, һәрберсе өчен берәр тиен акча бирүләренә кадәр сагындыра. Шуның акчасына шпрот алып, аны юлда бармак белән ашап бетерүләр, врач апа янына кереп (Әлфия исемле иде ул) витамин алып чыгып ашаулар онытылмый. Аксылланып беткән шоколад (аның срогы чыккан булгандыр инде), без жүләрләр, шоколад шундый була дип уйлап, дөньяда иң тәмлесен ашадык дип уйладык.

Бервакытны өйгә кайтам, ишек бикле. Ә тәрәзәдән нәрсәдер күренеп китте. Әй куркуымнан күрше авылга кадәр арт тәпиләремне ялтыратып, әти янына килеп җиттем. Өйгә имештер, караклар, кергән. Ә анда апаларым миннән шулай шаяртып утырганнар икән. Әй эләкте тегеләргә әтидән!

Әти Казанга еш бара иде. Аның апасы Казанда торды. Кайткач безгә кулдан күгәрченнәр җимне килеп ашаганнарына кадәр яратып сөйли. Шундый матур анда дип кызыктыра. Без инде, әти сөйләгән саен хыялланып утырабыз. Беренче тапкыр әни белән йорт карарга төшүләр, мин кечкенә әле, вокзалда әни белән икебезгә бер тозлы кыяр алып ашаулар (анын тәмлелеге, дөньяда иң тәмлесе шул кыяр булгандыр, мөгаен) күңелемдә яңара.

Аннан без авылдан киттек. Сыерыбызны машинага менгезүләр, паром аша аны чыгарулар, ул мескен мал күз яшьләре белән елады. Әти суккалап та алды, сыер менми генә.

 Килеп урнашкач, Света, Наташа, Эльмира, Эльвира исемле кызлар белән таныштым. Алар белән күңелле итеп уйный башладык. Озак еллар дуслар булдык. Алар арасыннан Света гына бәхетле булып чыкты. Калганнарыбызның тормышлары гел үзгәреп бетте.

Әти белән әни бер җиргә эшкә урнаштылар. Шулай безнең шәһәр тормышы башланды. Монда без бик еш авырдык, өйдә дә гел тавыш-талаш башланды. Бер дә тыныч нигез булмады ул. Нишләптер, әти тынычлык тапмады бу өйдә. Бу тавышлардан башлар чатнап ярыла иде. Әйтәләр бит, кешене туган җиреннән аерырга ярамый дип. Авылдан киткәч нишләптер адашып, ятим булып калды ул. Үзен үзе калган тормышы буйлап эзләде, ахрысы. Югыйсә, үзе калага килергә ашкынды бит. Өйдәгеләрне дә еш үзгәрүчән холкы белән борчыды. Без бик аптырашта калып яши башладык. Әни дә нишләргә белмәде. Әти шулай үзен таба алмыйча бу дөньядан бик иртә, ир кеше өчен дә бик иртә китеп барды. Китүе дә бик кинәт кенә булды. Мунча керергә ярата иде әтиебез һәм шул мунча алып та китте бугай аны.

Кышкы бер көнне бик ашыгып кайтып мунча якты ул. Каядыр ашыкты, талпынды. Чираттагы борчылып йөрүе иде бугай бу. Шул мунча керүе соңгысы булды аның… Документ әзер булмау сәбәпле, аны өч көн буе күмә алмадылар. Җиргә иңгәч кенә барысы да тыныч калды. Песиләр шашып өй буенча йөгерештеләр. Әйтерсен иреккә чыктылар. 

Ә безнең тормыш дәвам итте. Әни безнен белән берүзе калды. Без инде зурлар, һәрберебез үзенең тормышын алып барырлык идек. Ләкин… Нишләптер килеп чыкмады безнең. Нидер өзелде, җимерелде. Әллә әтинең каргышлары шулай төште микән. Ярсып әйткән сүзләре дә искә төшә: «Күрерсез әле»… Шул сүзләр күңелдә калды. Әниебез әтисез үткән көннәрне бик авыр кичерде. Әти белән дә кыен булды аңа, әтисез дә...

Нишләп бу язмыш бик аянычлы һәм авыр булды икән безнең? Нишләп кешенеке кебек җинел генә тәгәрәми икән ул. Әти барлык булган мөлкәтен үзе белән алып китте кебек. Бәхетләребез дә өзелде.

Бервакыт әтинең юктан тавыш чыгаруыннан туеп, аның үлүен сорадым. Гөнаһлы уйлар булган инде ул. Өйгә елый-елый кайта, елый-елый чыгып китә идем. Апалар белән аерым да торып карадык. Менә үзебез гаилә коргач, әни булгач, бу хәлләрне уйлап бик нык борчылдым мин.

Бик бәхетле булып, кияүгә чыксам да, үткәннәрне һич кенә дә җибәрә алмадым. Кызым туды, ирем бар. Бала үстерү мәшәкатьләре белән бераз басыла да төштем. Аны укыту, кеше итәсе килү артыннан йөргәндә ирем әтиемнең холкын ала башлады. Кая бәрелергә белми йөри башлавыннан кайчандыр кичергән бар борчуларыбыз күз алдына килеп басты. Мәхәббәт тә югалды, тормыш мәшәкате җилкәмә утырып калды – бәхет касәсе җимерелде дә куйды. Менә хәзер үзебезнең пыр тузып талашуларыбыз колагыма ярып керә. 10 катлы йортта безнең ызгышканны барысы да тыңлый кебек. Хурлыгы ни тора! Кешечә сөйләшеп, кешечә аңлашулар да мөмкин түгел. Яныннан җибәрәсе дә килми, бу ир белән торып бетүләр дә мөмкинме икән? Жавапсыз… Анлатуларсыз. Җавап та көтмим. Нишләп жимерелде бәхетебез, нишләп чатнады икән дип уйланам.

Алсу Хөсәенова, Казан

Фото нейрочелтәр ярдәмендә ясалды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading