16+

«Байлык та бәхет китермәде»

Быел туйлар иттек. Ел башыннан мәшәкать арты мәшәкать, Аллаһының бураннарына, киң йөрәгемә генә сабырлык теләдем.

«Байлык та бәхет китермәде»

Быел туйлар иттек. Ел башыннан мәшәкать арты мәшәкать, Аллаһының бураннарына, киң йөрәгемә генә сабырлык теләдем.

Өйдә ир-ат булса да, нинди генә мәҗлес үткәрсәң дә, һәр нәрсә өчен хатын-кыз җаваплы. Өстәлләрне генә урнаштырганда да бармак төртеп күрсәтеп торырга кирәк. Үзләре сүз дә күтәрмиләр, өйрәтмә, диләр. Яннарыннан ике генә адым атлыйсың, анысын кая куярга, монысын ничек урнаштырырга белмичә басып торалар, кайчагында эт итеп сүгеп ташлыйсы килә дә, тавыш зурга китмәсен дисең, сабыр итәсең.  

Кызыбызны кияүгә бирдек. Кияүле итүебез әйбәт анысы, яше күптән җиткән, кем әйтмешли. Карт кыз булып сазаеп ятуына эчем поша иде, әле бит үз балаңның күңеленә дә каты кагылып булмый. Беренче мәхәббәте белән кавыша алмадылар, үзебез гаепле, каршы төштек. Бик озак оныта алмады ул аны. Әтисе кызым яклы иде. Ә мин теләсә кем белән кодалашырга теләмәдем. Әтисе дә, әнисе дә гади кешеләр, дөресрәге кеше алдында үзләрен ничек итеп тотарга кирәклекне дә белмиләр.

Авылның авылы инде, чын сала гыйбатлары. Алар белән ничек итеп бер өстәл артында ашап, эчеп утырмак кирәк. Йорт-җирләре дә безнекеннән күпкә кайтыш. Кызым аларга килен булып төшсә, бөтен тормышларын сүтеп, өр-яңадан җыярга кирәк иде. Аннары мин бит инде районда мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшли торган ханым, тирә-якка билгеле кеше, кызымны шул хәерчеләр кулына тапшырсам, көләчәкләр иде үземнән. Ирем авылда укытучы, дәрәҗәсе минеке кадәр булмаса да, акчасына күрә таман инде, кеше арасында юк дисәң дә хөрмәтле. 

Минем теләк үтәлде - колагына тукый торгач, егетен ташлады. Мин сөендем, ирем, гадәттәгечә, эндәшмәде. И, мәхлүк инде ул кайчагында... Ярар, анысыннан котылгач, озак та үтмәде, кызым Казанда бер егет белән танышты. Әйбәт нәселдән иде ул егет - байлар! Яхшы машинага утырып йөри башлагач, үзенең дә күңеле үсеп китте. Байлык начармы да, хәерчелек яхшымы? Шунысы бар, артык байлар никах туена бик саран әзерләнде. Кызым үз күлмәген үзе алды, зур мәҗлес тә үткәрмәдек. Чакырылган кунаклар шул булды: әтисе белән мин дә, кода белән кодагый гына идек. Бай кешегә авыз ачып сүз әйтеп кара син! Һәр сүзеңне йотып утырмый ул. Никахлар укытып, фотоларны интернетка эләргә дә өлгермәдек, шул кичтә үк кияү юл һәлакәтенә очрады. Дусларын илтергә киткән җиреннән, машинага бәрелгән.

Тизлеге зур булган, бик куган, диделәр. Хастаханәгә дә алып барып җиткермәгәннәр, кияү юлда өзелгән. Кызым кияүгә чыгып өлгерсә дә, ир рәхәтен күрмичә тол калды. Хәер, паспорты чиста ла анысы, кияүне күмгәч, кызыбызны бирнәләре ние белән үзебезгә алып кайтып киттек. Туганнарны да ипләп кисәттем, никах турында чит кешеләргә ләм-мим, булмады, кеше сүзе генә диегез, дидем. Гайбәтләр куерып карады да, тынды. Берни булмагандай яши бирдек. Кызым авыр кичерде. Ник бәхетем юк икән дип өзгәләнде. Укуың өстенә эш эзлә, эшли-эшли укыгач, юк-бар уйга вакытың калмый дидем. Күңелендәгесен ярып салмады, без дә төпченмәдек.

Еллар бер-бер артлы үз җаена уза торды, кызымның яше дә бара торды, дигәндәй... Авылдагы егете өйләнде бит, йорт салып чыкты. Алма кебек ике бала үстерәләр. Кулы эш белә торган егет булып чыкты ул, ике кулы белән генә түгел, теше-тырнагы белән дә сөйри тормышны. Кызым аңа карый да кызыгып та куя иде, их, диде. Артык сүз әйтмәсә дә, үкенгәнен аңлый идем мин дә. 

Инде менә, туй иттек! Кода белән кодагыйны бу юлысы да егылып китеп мактый алмыйм. Шәһәрдә 3 бүлмәле фатирлары бар, ләкин 30 ел яшиләр шунда, ник бер мәртәбә ремонт ясарга күтәрелсеннәр! Кызым икенче көнне үк ремонт ясарга кереште. Көндез эшли, төне буе обой ябыштыра. Әй бәхете булмады ла шуның... Безнең кебек уңган кешеләрне ник әйләнеп уза икән ул бәхет?

Ләмига Шарапова.
Апас.
 

         

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading