16+

Буш орлык булмасын: бакчачылар әзерләнә башлады...

Тәрәзә артында әле кыш булса да, бакчачылар инде түземсезләнеп язны көтә. Уңган бакчачылар орлыкларны инде барлый да башладылар. Кайсы яшелчәнең орлыгын кайчан чәчәсе, үсентеләрне ничек тәрбиялисе?

Буш орлык булмасын: бакчачылар әзерләнә башлады...

Тәрәзә артында әле кыш булса да, бакчачылар инде түземсезләнеп язны көтә. Уңган бакчачылар орлыкларны инде барлый да башладылар. Кайсы яшелчәнең орлыгын кайчан чәчәсе, үсентеләрне ничек тәрбиялисе?

«Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова шул хакта сөйләде.

Дөрес сортлар сайлау мөһим
Белгеч әйтүенчә, томат, борыч, кыяр һәм башка культураларның үсентеләре нык һәм сәламәт булып үссен өчен, кайбер факторларны истә тотарга кирәк. 
– Аерым алганда, дөрес сортлар сайлау мөһим. Аның районлашкан булуын, үсемлекнең җылыга, дымга, туфракка карата таләпләрен, өлгерүнең срогын күздә тотыгыз. Өлгергәнлек сроклары буенча алар нигездә өч төркемгә бүленә: иртә, уртача һәм соң өлгерешле. Безгә боларны нәрсә өчен белергә кирәкме? Үсемлекләрнең үсеш фазасы, чәчәк ату яки җиләк-җимешләр формалаша башлавының җәйге көннәргә туры килүе, «кояш сәгатьләре» максималь күләмдә булуы зарур. Шуңа да, орлыкны чәчкәндә, үсенте булып кайчан җитешүен күз уңында тотабыз.  

Буш орлык булмасын 
– Аны тикшерүнең гади бер ысулы бар: орлыкны тоз салынган җылы сулы (200-250 мл суга 1/2 чәй кашыгы исәбеннән) стаканга салыгыз – буш орлык су өстендә кала, калган орлыклар стакан төбенә төшеп утыра. Ләкин моның өчен 10-15 минут вакыт көтәргә һәм вакыт-вакыт суны болгатып торырга кирәк. Үзегез әзерләгән орлыкларны кулланган очракта, аларны зарарсызландырырга онытмагыз, моның өчен 1 процентлы марганцовка эремәсе кирәк (200-250 мл җылы судагы ике кристаллик).

Орлыкны нинди туфракка чәчәргә киңәш ителә?
– Еш кына черемә яки торф кулланалар. Әмма торф туфракның әчелеген арттыра, шуның өчен туфракка акбур яки теләсә нинди башка известьташ өстисе була. Шулай ук туфракны һәм ул тутырыла торган савытларны да зарарсызландырырга кирәк. Монда шул ук марганцовка эремәсе ярдәмгә килә: 10 литр җылы суга 3 грамм марганцовка. Туфракка шул эремәне сибү дә җитә, ә савытларны эремәдә 30 минут тотыгыз, аннары гади су белән юып алыгыз. Туфракны зарарсызландырганнан соң, кипкәнен көтәргә кирәк. Орлыкларны чәчү процессы катлаулы түгел, чәчү тирәнлеге 1,5 см дан артмасын, шыту өчен һава температурасы 25 градустан да түбәнрәк булмаска тиеш. 

Үсентеләрне тәрбияләү серләре 
– Үсентеләрнең үзләренә бүлмә температурасындагы суны көн саен сиптерергә һәм мөмкин булганча бүлмә һавасын дымлата торган прибордан файдаланырга кирәк. Туфракка суны өске катламы кибә барган саен сибегез. 

Тукландыруга килгәндә, ашламаларның нормаларын төгәл үтәгез. Әгәр дә үсентеләр "ныклы" булып күренсә һәм сабаклары – шәмәхәрәк, ә яфраклары кара яшел төстә булса, ул сәламәт дигән сүз. Аларны тукландырырга кирәкми. Томатның аскы яфраклары саргайса һәм коелса, азотлы ашламалар кулланырга кирәк. Бөтен яфраклары да саргаю киресенчә азотның артык булуын аңлата. 

Үсентеләр контейнерларда үссә, ике-өч чын яфраклары барлыкка килгәч, күчереп утыртасы була. Аныңчы, үсентене тамыры белән җиңел генә тартып чыгару өчен, туфракны дымлагыз. 

Пикировкалаганнан соң, чын өч-дүрт яфрагы чыккач, үсентеләрне тукландырырга мөмкин. Тукландыру үсемлекләргә тизрәк тернәкләнергә һәм ныклап үсеп китәргә ярдәм итә. Шуннан соң ике атнага бер тапкыр составында азот, фосфор, калий һәм магний булган комплекслы ашламалар белән даими тукландырып торырга киңәш ителә. Иртәрәк яки ешрак тукландыру үсентеләргә зыян китерергә мөмкин. 

Үсентеләрне, ачык грунтка утыртырга якынча ике атна кала, чыныктыру мөһим. Моның өчен үсентеләр тора торган бинада һава температурасын якынча +15 градуска кадәр төшерәләр, ә утыртырга биш-җиде көн кала үсентеләрне ачык һавага чыгаралар. Үсентеләр күчереп утыртуны стрессыз кичерсен һәм яңа урында тизрәк тернәкләнеп китсен өчен микроашламалар һәм микробиоашламалар (НитроЗлак, Азолен, УниФос һәм башкалар) кулланырга мөмкин.

Хәмидә Гарипова, һәвәскәр бакчачы:
– Былтыр үзем үстергән яшелчәләрдән җыеп киптергән орлыкларны әүвәле тоз эремәсенә салып торып, тукларын гына сайлап алам, аларны марганцовкалы җылы суда зарарсызландыргач, юеш чүпрәккә төреп, целлофан пакетка тутырам. Төнгә суыткычка, көндез батарея өстенә куеп калдырып, атна буенча чыныктырам. Кибеттән сатып алган орлыкларның күпчелеге эшкәртелгән була. Чәчүгә бер көн кала, барлык орлыкларның  сортын сортка аерып, вак пластик стаканнарга бүлеп тутырам. Өсләренә, орлыклар күмелерлек итеп кенә, ярты литр суга алты тамчы “Энерген” сыекчасы тамызып болгатылган җылы су агызып, 10-15 сәгать дәвамында биостимуляторда тукландырам. Көл төнәтмәсендә, алоэ согында, бал эремәсендә, “Фертика”да, ”Циркон”да, ”Живая сила”да  тукландырырга була. Бу гамәлем күптәннән сыналган, ул орлыкларның  тишелешен яхшырта, нәни шытымнарны төрле чирләрдән саклый, үсентеләремнең иммунитетын күтәрә. 

Раушания Гарипова, гладиолуслар үстерүче:
– Гладиолуслар ачык кояшлы урын ярата. Утыртырга бер ай калганда кабыгыннан чистартасың. Бер-ике көн кала ярты сәгать “Максим” препаратының сыек кына эремәсендә тотасың. Ә “бәбиләрен” эремәдә утыртыр алдыннан гына тотыгыз. Тәҗрибәм күрсәткәнчә, эремәдә иртәрәк тотсаң, тамыр җибәрә башлыйлар. Утыртканда исә алар сынып бетәләр. 

Гладиолусны гадәттә апрель ахыры-май башында утыртабыз. Өч диаметрлы суганчаны – тугыз сантиметр, ике диаметрлысын – алты сантиметр, бер диаметрлыны өч сантиметр тирәнлектә утыртасы. Чокырчыкка башта елга комы салып калдырасың. Суганчаны утырткач, кабат елга комы сибәсең. Гладиолус ат тиресен ярата, аны сипсәгез дә яхшы, тик черегән тирес булсын. Аның өстенә кычыткан төбеннән алынган туфрак саласың. Аннары иң өскә гадәти туфрак. 

Глиадиолус су ярата, әмма артык күп тә сибәргә кирәкми. Су җыелып торганны яратмыйлар. 

Эльмира Исхакова, бакчачы-блогер:
– Чәчәр алдыннан орлыкларны водород перекисендә тотып алсаң, алар бик тиз тишеләчәкләр. Хәтта озак яткан орлыкларны да уятырга мөмкин. Моңа зарарсызландырмаган орлыкларны гына салып торырга кирәк: кешедән алган, үзегез ясаган яки кибетләрдән алган (аларның кайберләре зарарсызландырылмаган була. Эшкәртелгән орлыкларның капларында языла гадәттә). Водород перекисенә салып тоткан орлыклар, тиз уянудан тыш, зарарсызланалар, иммунитетлары яхшыра, бактерияләре үлеп бетә, чирләргә әз бирешәчәкләр. Эфир майлары белән капланган орлыклар да бик тиз тишеләчәк. Аларның эфир майлары чыгып бетә һәм орлык дым ала башлый. Андый орлыкларга укроп, петрушка, кишер керә. Моның өчен 1 стакан суга 1 чәй кашыгы водород перекисе салырга кирәк һәм орлыкларны марляга яки чүпрәк капчыкларга салып, шуңа батырырга. Тиз тишелә торган орлыкларны 2-3 сәгать тотарга. Озак тишелә торган орлыкларны, мәсәлән, петрушка, укроп, чернушка – 5 сәгать тотарга. Водород перекисеннән алгач, чиста суда чайкатып алырга, кәгазь салфеткаларга салып бераз киптерергә дә чәчәргә.

Орлыклар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина:
– Ялтырап торган орлык кабы һәркемне җәлеп итә, гади ак пакетларга исә игътибар аз, ә юкка. Еш кына мондый төргәктәге орлыклар сыйфатлы була. Бәясе дә күпкә түбән. Ә төсле матур кап товарның бәясен арттыра, орлыктан битәр, шуның өчен түлисез булып чыга.

Беренче чиратта, пакетка нәрсә язылганны укыгыз. Бәлки, бу сорт сезнең климат шартларында үстерү өчен туры килмидер яки участогыгыздагы туфрак составын ошамаска мөмкин. Сатып алыр алдыннан, интернетта конкрет сорт орлыклар турында реаль бәяләмәләрне эзләп уку да комачауламый. 

Соңгы вакытта сатуда махсус тышчалы орлыклар, тасмаларга ябыштырылган орлыклар барлыкка килде, бу бакчачының эшен шактый җиңеләйтә. Алар бик күп авырулардан сакланган һәм корткычларны җәлеп итмиләр. Әмма, яңа әйбер кабул итү авыррак булган кебек, сатып алучылар да мондый товарны сагаеп кабул итә.

Күпләр эшкәртелгән орлыклардан үскән яшелчәләр сәламәтлеккә зыян китерә дип курка. Борчылырга кирәкми, бу орлыклар үсеш стимуляторлары һәм ашламалар яки фунгицидлар һәм инсектицидлар белән эшкәртелгән. Шуңа күрә алар эшне дә җиңеләйтә – чәчәсе генә була.

Районлаштырылган орлыклар конкрет төбәкләрнең климат шартларына махсус җайлашкан, шуңа күрә аларның чыгышы да яхшырак, әйбәт үсәләр һәм уңайсыз һава шартларына каршы тора алалар. 

Әмма сатып алучылар еш кына чәчү материалының бу мөһим үзенчәлеген игътибарсыз калдыра. Орлык алырга барганда шуны истә тотыгыз: эре сәүдә нокталарына утырту материалы, кагыйдә буларак, төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча кертелә. 

Телевидениедә һәм интернетта рекламаланаы торган орлыкларны сатып алу турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Бәлки, алар чыннан да яхшы уңыш бирүчән һәм сыйфатлыдыр, тик алар сезнең җирлек һәм климат өчен тәгаенләнмәгән. 

Орлык ул күп елга алдан запас итеп ала торган товар түгел, үз саклану вакытлары бар. Өстәвенә, пакетны ачкач, алар үз сыйфатын һәм тишелешен югалта. Бу бигрәк тә фольгадагы орлыкларга кагыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading