16+

«Быел гөмбәне 900 банка гына яптык»

«Безнең Чулпан кебек тырыш кеше юктыр ул!» – диләр Балтач районы Арбор авылында яшәүче Чулпан Әүхәдиева турында авылдашлары.

«Быел гөмбәне 900 банка гына яптык»

«Безнең Чулпан кебек тырыш кеше юктыр ул!» – диләр Балтач районы Арбор авылында яшәүче Чулпан Әүхәдиева турында авылдашлары.

Социаль челтәрдәге фотоларын күреп кенә дә аның уңганлыгына шаклар катасың. Фотодагы тезеп куйган тозлы гөмбә банкаларын юри генә чутлый башлаган идем, исәбенә чыга алмадым. 

– Гөмбәне үземне белә башлаганнан бирле җыям дип әйтергә буладыр. Башта әниләргә ияреп бара идем. Кияүгә чыккач, мин иремне иярттем. Ул гөмбәләрне бөтенләй танымый иде, җыйганы да булмаган. Хәзер инде остарды, мине дә уздыра», – ди Чулпан елмаеп. 

Быел гөмбәгә бай ел булды, Әүхәдиевлар 900 тирәсе банка гөмбә тозлаган. Әмма узган елгы рекордны куып җитә алмаганнар, былтыр 1400 банка гөмбә эшкәртеп сатканнар. Әле рекордка якынлашканнар да булырлар иде. Башка эшләре күп җыелгач, быел гөмбәгә йөрүне иртәрәк туктатканнар. 

Эшне батырып эшләве, тырышлыгы нәселләреннән килә. «Әнием утыз ел мех фабрикасында эшләде. Әтием бик оста эретеп ябыштыручы иде. Ә менә сатуга хирыслык бабамнан – әнинең әтисеннән килә. Ул бик оста сата белгән», – ди Чулпан. 

Урманга гел йөреп торса да, чак кына адашмый калган вакытлары да булган. «Гөмбәгә ялгыз йөрергә ярамый, иптәшсез чыгып китмәгез, – дип кисәтә ул. – Белгән гөмбәне генә җыярга кирәк. Гөмбәне фотога төшереп, «моны җыярга ярыймы?» дип сорап язалар. Әле берсе гөмбә тозлап сатучы да икән. Зинһар, сак булыгыз. Мин үзем белгән, таныганнарын гына җыям. Аннары бөтен гөмбәне дә бер үк рецепт белән әзерләргә ярамый. Һәр гөмбәнең үз эшкәртелү ысулы һәм үз рецепты. Әйтик, җирән гөмбәгә канәфер кебек тәмләткеч, укроп зонтигы салырга кирәкми. Аның үз тәме бар».  

Чулпан бик тынгысыз кеше, гел эзләнүдә. Үзенә ошаган эшне тапканчы, күп нәрсә белән шөгыльләнеп караган. 
– Һәм мин аны таптым – ярымфабрикатлар һәр роллылар ясап сатам. Күп эшлисең, ничек арымыйсың, дип сорыйлар. Җаным-тәнем белән яратам мин бу эшне, шуңа арымыймдыр. Киресенчә, аларны эшләгәндә ял гына итәм. Акча өчен эшләүдән битәр, бу эш белән үземә ошаганга шөгыльләнәм. Мине дә өйрәт әле дип киләләр. Аларга да, күңелегезне бирмәсәгез, акча өчен генә эшләмәгез дим. Өйдәгеләрнең дә сине хуплап торуы, ярдәм итүе кирәк, әлбәттә. Аллаһка шөкер, теләсә кайсы эштә таянычым – ирем. Башлама, эшләмә, алынма дип киресен сукаламый. Син булдырасың дип кенә тора. Үзем тынгысыз булгач, гаиләмнең дә тик утырганы юк. Улым Ильдан белән кызым Иделиягә дә эш җитәрлек. Улыбыз Казанда – студент. Кызыбыз 9 нчы сыйныфта укый. Ире Илфар авыл мәктәбендә инглиз теле укыта. Хуҗалыктагы эшләр күбесенчә аның өстендә, өйдәгеләре кызым җилкәсендә дияргә була. Мин исә роллылар, ярымфабрикатлар ясау белән мәшгульмен. Гаилә белән эшләү рәхәт тә, күңелле дә, – ди Чулпан.    

Чулпаннан майлы гөмбә маринадлау рецепты:
2 килограмм гөмбәгә маринад өчен: 1000 грамм су, 2 аш кашыгы шикәр комы, 4 бал кашыгы тоз, 3 грамм дәфнә яфрагы, 6 борчаклы борыч, укроп зонтигы, 3 бал кашыгы 9 процентлы аш серкәсе 
Әзерләү:
Чистартылган һәм юылган гөмбәләрне 20 минут дәвамында пешерәбез, күбеген җыябыз. Аннан дуршлагка салып суын түгәбез һәм тагын бер кат юабыз. Маринад өчен су кайнатып, серкәдән тыш, барлык тәмләткечләрне кушабыз. Гөмбәләрне маринадка салып, 30 минут пешерәбез. 25 минутта аш серкәсе өстибез.

Ашарга яраклы гөмбә белән дә агуланырга мөмкин
Казан университеты микологы гөмбәләр турындагы мифларга ачыклык кертте п/з
Күбебез әлеге серле организмнар белән бәйле халык сынамышларына ышанырга күнеккән. Ләкин алар барысы да чынбарлыкка туры килми. Казан федераль университетының Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потапов уку йортының матбугат үзәге белән гөмбәләр турындагы иң популяр мифларга ачыклык керткән.

№1 миф. Гөмбәләр урманнарда гына үсә. 
Гөмбә – төрле шартларда яшәргә сәләтле гаҗәеп организм. Без аларны фәкать урманда гына күрергә күнеккән. Әмма, белгеч билгеләп үткәнчә, урман яшәү урыннарының берсе генә. 
"Гөмбәләр кырда да, болында да, сазлыкларда, елга һәм күл ярларында, скверлар һәм паркларда, йорт яны территорияләрендә, газоннарда һәм хәтта су астында да очрый (микроскопик һәм кайбер эшләпәле төрләре)", – дип сөйли миколог.

№2 миф. Гөмбәләр агачларда үсә ала. 
"Әйе, чыннан да, гөмбәләр еш кына агачларда үсә. Алар ксилотрофларга карыйлар һәм сарротрофлар, паразитлар да булырга мөмкин. Шунысын билгеләп үтү мөһим, бу организмнар катлаулы органик полимерларны (лигнин һәм целлюлозаны) гади органик матдәләргә яки CO2 га күчереп, гаять мөһим экологик роль башкаралар. Гөмбәләр урманның чын санитарлары дип әйтергә мөмкин”, – дип ассызыклый өлкән укытучы.

№ 3 миф. Гөмбәләрдә аксым күп. Вегетарианлылар еш кына итне шуңа алыштыралар. 
Ким Потапов билгеләп үткәнчә, гөмбәләрдә чыннан да аксым җитәрлек күләмдә, әмма ул иттәге кебек баланслы түгел: алар рациондагы аксымны тулысынча алыштыра алмыйлар. Шуңа да карамастан, туклануга өстәмә булып тора.

№4 миф. Термик эшкәртүдән соң, гөмбәләр бөтенләй куркынычсыз. 
"Бу – киң таралган миф. Кайбер агулар югары температурада да саклана ала һәм эшкәртү вакытында юкка чыкмый. Мәсәлән, төссез агулы гөмбәнең (бледная поганка) агуы пешергәннән соң да куркыныч булып кала бирә. Гөмбәләр җыйганда һәм кулланганда бик сак булу мөһим", – дип аңлата эксперт.

№ 5 миф. Гөмбәләр караңгыда күренергә мөмкин. 
“Чыннан да, аларның кайберләре караңгыда люминисценция үзлекләренә ия булган матдәләр ярдәмендә яктылык бирергә сәләтле. "Мондый төрләр бөтен дөньяда, шулай ук Россиядә дә очрый. Бу гаҗәеп табигать күренеше галимнәрнең игътибарын җәлеп итә”.

№ 6 миф. Алардан галлюцинация башланырга мөмкин. 
"Гөмбәләрнең аерым төрләре агулы һәм, галлюцинация китереп чыгарып, нерв системасына йогынты ясарга мөмкин. Аларны куллану тыелган. Үз белдегең белән дәвалану һәм экспериментлар сәламәтлек өчен аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин».

№ 7 миф. Гөмбәнең агулы икәнлеген пешкән вакытта суганның каралуы буенча билгеләргә мөмкин. 
Ким Потапов белдергәнчә, бу киң таралган ялгыш фикер. «Гөмбә белән пешергәндә, суган аминокислоталары белән тәэсир итешә торган тирозиназ ферменты аркасында ул зәңгәр яки соры төскә керергә мөмкин. Шундый ук реакция балык пешергәндә дә күзәтелә һәм гөмбәнең агулы булуына катнашы юк".

№ 8 миф. Ашарга яраклы гөмбәләр белән агуланып булмый. 
"Хәтта ашарга яраклы гөмбәләр дә агулану сәбәбе булырга мөмкин. Әгәр дә алар ябык савытта озак саклансалар, аксым таркала башлый, һәм агулы матдәләр барлыкка килә".


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бик кирэкле язма! Рэхмэт! Ботенесе ачык анлатып язылган. Югыйсэ берни белмэгэн килеш кызыгып гомбэ жыеп кайталар да, аертырга килэлэр. Ясый белмэуче дэ куп. Хэр гомбэне уз рецепты бн тозларга кирэк шул.

    Мөһим

    loading