Якынлашып килүче Фән көне уңаеннан хакимият вәкилләре бу өлкәдәге казанышларны барлады
Республикада мәктәпләрдән башлап фәнни кадрлар әзерләү системасы ныгытыла, фәнни тикшеренүләрне финанслау арта, галимнәр саны буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешелә..
Татарстанда фән – дәүләт үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе. Геосәяси һәм социаль-икътисади шартлар фәнни тикшеренүләрнең әһәмиятен тагын да арттыра. Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, галимнәрнең хезмәте дәүләтнең тотрыклы үсешенә зур өлеш кертә.
Фәнгә йөз белән
Соңгы елларда Татарстанда фән өлкәсенә юнәлтелгән инвестицияләр сизелерлек арткан. Фәнни тикшеренүләргә эчке чыгымнар соңгы биш елда 3 тапкырга үскән. Фәнни хезмәткәрләрнең финанс тәэмин ителеше дә яхшырган, ул хәтта Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак дәрәҗәдә, дип билгеләнә.
Республикада тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүче белгечләр саны да арта бара – бүген бу юнәлештә 16,6 мең кеше эш итә. Мондый күрсәткеч соңгы тапкыр 1999 елда теркәлгән булган.
-Заманча фән мультидисциплинар характерга ия. Фәнни проектлар еш кына бер генә учреждение кысаларында түгел, ә төрле институтлар һәм уку йортларының хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла. Республика фәнни комплексы талантлы галимнәрне һәм зур нәтиҗәләр күрсәткән фәнни учреждениеләрне берләштерә. Галимнәр катлаулы, әмма әһәмиятле миссия башкара – алар хакыйкатьне эзли, ә бу юл еш кына дөньяны үзгәртергә омтылыштан башлана, – дип билгеләде Ләйлә Фазлыева.
Мәктәптән – зур фәнгә
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, фәнгә кызыксыну балачактан ук формалашырга тиеш. Укытучының баладагы сәләтне вакытында күреп, аны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итүе булачак галимнәрне тәрбияләүдә хәлиткеч роль уйный, ди ул.
Шуңа күрә фәнни кадрлар әзерләүдә республика мәгариф системасы зур тырышлык куя. Сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү максатыннан төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Олимпиада хәрәкәтен үстерүгә һәм профильле сыйныфлар булдыруга аерым игътибар бирелә.
Былтыр фәнгә кызыксынуны арттыру максатыннан «Физик-математик алгарыш» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Быелдан аны тагын да киңәйтеп, “Физик-химик алгарыш” проекты гамәлгә кертелде.
Фәнгә кызыксынуны арттыруда олимпиада хәрәкәте дә зур әһәмияткә ия. 2025-2026 уку елында олимпиадаларның мәктәп этабында 628 меңнән артык укучы катнашкан. Татарстан укучылары бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтә.
-Республика мәгариф системасының көчле ягы – югары квалификацияле укытучылар составы. Мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында меңләгән фәнни дәрәҗәле белгеч эшли. Комплекслы якын килү Татарстанда фән һәм технологияләр өчен ныклы кадрлар потенциалы формалаштырырга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.
Галимнәрне хөрмәтләү
Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, Фән көне уңаеннан республикада күпсанлы чаралар узачак. Шулар арасында иң мөһиме – «Фәнни алга китеш» премиясен тапшыру. 11 февральдә Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Татарстан фәненең үсешен чагылдырган күргәзмә ачылачак һәм төрле номинацияләрдә иң яхшы галимнәр бүләкләнәчәк.
Татарстанда фәнне үстерүгә юнәлдерелгән системалы эш республикада инновацион икътисад формалаштыруга һәм көчле интеллектуаль потенциал булдыруга ярдәм итә, дип билгели Рифкать Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар