Яратып укылган әсәрләр истә кала. Яраткан язучылар була. Күп вакыт әңгәмәләрдә язучының фикерләре күңелгә кереп кала.
Халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашып күрешүләр тагын насыйп булды, рәхәтләнеп аралаштык. Һәрвакыттагыча иҗатта икән.
Максатым – җиңел әсәрләр язу түгел
– Нәбирә апа, иҗатыгыз туктап тормый. Бүген нәрсәләр язасыз? Нинди әсәрләр иҗат итәсез?
– Татар әдәбиятына 45 еллап хезмәт итәм. Бу бик зур ара. Минем инде 16 яшьләрдә үк “Азат хатын” журналында беренче әсәрләрем басылды. Аннары “Казан утлары”ндагы бәйгеләрдә урыннар алдым. Заман сулышын тоеп язарга тырышам. Кемдер истәлекләрен барлый, балачагын сагына. Минем андый сагышлы әйберләр язасым килми, алар укучыга кызык түгел. Безнең чор кешеләре нинди? Мәсәлән, Роза Туфитуллованы алыйк. Ул үз вакытында күп эшләгән кеше. “Азат хатын”ны “Сөембикә” исеменә алыштырган. “Ак калфак” оешмасын төзегәндә дә күп каршылыклар белән очрашкан. Аның турында "Гөлханым турында хикәят" дигән документаль әсәр буш җирлектә тумады.
Милләткә хезмәт иткән хатын-кызларыбыз турында без язарга тиеш. Бүген милләт йөген тартып барган ханымнар хакында әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Икенче әсәрем “Кадер иясе” дип атала. Шулай ук бихисап җәмәгать эшләрен башкарган, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яңадан торгызган, бүгенге “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова минем каләмемә лаек. Бу ике ханым турында да китап бик тиз таралып бетте. Күп кенә матур фикерләр ишеттем. Һәрдаим “Казан утлары” белән хезмәттәшлек итәм. Узган елның гыйнвар аенда бер әсәрем басылып, берникадәр дәрәҗәдә шау-шу да куптарды. Язучылар бер-берсе турында мактау сүзләре бик әйтми. Миңа ул вакытта кем генә шалтыратмады. Тагын бер әсәрем әзер. Ул бүгенге яшәешебез турында.
– Яңа әсәрдә нинди проблемаларны күтәрәсез?
– Миллионлаган кешегә бармак белән генә санарлык миллиардерларыбыз бар икән. Ә дөньяның бөтен байлыгы алар кулында. Икенче яктан бик аз гына пенсия алып, хәерчелектә яшәгән, хәтта ки подвалларда гомер иткән гаиләләр бар. Ялгыз карчыклар, караучысыз калган карт-корылар күпме! Бу минем йөрәгемә бик нык тия. Безнең яшәеш хәзер бөтенләй башка төрле. Бәйрәм, күңел ачулардан, сәхнәдә бии-бии җырлаулардан әз генә тыелып торырга кирәктер. Шушы мәлдә безгә язучыларның сүзен җиткерергә кирәк. Хәзер җырчылар гына алгы планга чыкты. Нинди генә чаралар узмасын, беренче чиратта – җырчылар, язучылар арткы планда кала кебек. Ә ниндидер җитди эшләрдә язучы сүзе кирәк...
Халык ничек кабул итәр, әйтә алмыйм. Безнең укучы хәзер җиңел әйберләргә өйрәнде. Театрларны карасагыз, уйландыра торган спектакльләр репертуардан төшеп кала, диләр. Халыкка биюле-җырлы, көлдерә торган тамашалар кирәк кебек. Мин алай яза алмыйм.
Татар язучысы иренми ул
– Нәбирә апа, гасыр башында да безнең әдәбиятны, матбугатны тотып торган байларыбыз булган. Бүген шундый меценатларыбыз юкмы икән дигән уйлар килә?
– Ярдәм күрсәтә торган зур оешмалар бар. Туфан абый заманында милли җанлы бай җитәкчеләребез белән очрашып-күрешеп сөйләшә торган иде. Бәлки без үзебез пошмас җаннардыр? Җырчылар бу яктан бик әрсез. Ишектән кусалар, тәрәзәдән керәләр. Татар язучысында тыйнаклык дигән әйбер бар. Кимчелекме, яхшы сыйфатмы икән – аңламассың.
– Әллә баш бирмәүме?
– Мөгаен, горурлыктыр ул. Гомер буе кемгәдер кереп, нәрсәдер сорарга безгә горурлыгыбыз комачаулыйдыр.
– Без кеше өчен эшләргә мөмкинбез, ләкин үзебезгә килгәндә...
– Әйе, заманында мин бик күп кешеләргә булыштым. Аеруча депутат ярдәмчесе булган елларда. Ярдәмем тигән кешеләр йөзәрләп-йөзәрләп иде. Ләкин үземә беркемнән дә: "Фәлән әйбер бирегез", – дип сорамадым. Дөрес әйтәсең, татар язучылары горур халык.
– Әдәбият дигәндә, күз алдына олыгайган буын, урта буын язучылары килә. Яшьләр дә бар. Бүген әдәбиятның хәле ничек?
– Татар әдәбиятын тәнкыйтьче күзлегеннән дә, укучы күзлегеннән дә карап бәяләргә була. Мин яшьләрнең иҗатын күзәтеп барам. “Казан утлары”нда башта шигъриятне укыйм. Лилия Гобәйдуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Лилия Фәттахова, Булат Ибраһимов шигъриятен яратам. Алар Җәлил дә, Такташ та, Тукай да түгел. Алар үзләренчә. Шунысы куанычлы, алар бик талантлы. Безгә татар әдәбиятын пропагандаларга гына кирәк. Пиар бәлки аздыр. Күп нәрсә акчага килеп төртелә бит. Бер кечкенә генә хикәяңне тәрҗемә итәр өчен дә акча кирәк.
– Татар халкы бөтен дөньяга сибелгән. Россия эчендә дә безнең төбәкләребез күп бит әле...
– Элек пропаганда бүлеге булган, язучылар район-авылларга чыгып йөргән. Аннан соң, Татарстан китап нәшриятына алдан ук заявка бирелгән. Минем “Сихерче” исемле китабым 15 мең тираж белән чыккан иде. Бу гына җитмәгәч, тагын 15 мең бастырдылар. Җәмгысы – 30 мең! Оешмалар ничек шулай алдан заявка бирделәр икән. Бу эш ничек эшләнгән? Хәзер нишләп алай түгел икән дип уйлыйм, ләкин җавап таба алмыйм.
– Димәк, нәрсәдер өзелгән.
– Татарстан китап нәшрияты китап чыгарганнан соң, бик күп өлеше китапханәләргә таратыла. Аның бик азы гына кибетләргә сатуга чыга. Бүген тираж да кимеде бит. Моның сәбәпләрен бөтенебез беләбез. Ул язучыдан гына тормый. Мәктәпләрдә татар теле укытылмый. Татар авыллары бетеп бара. Үземнең туган авылымда да йортлар бушап кала. Анда да пенсионерлар яши...
– Без китаплар тарату белән аз шөгыльләнәбез кебек.
– Биштәренә китап тутырып язучының үзенә чыгып китәргәдер, мөгаен. Ә өлкәннәребез алай йөри алмый. Транспорт мәсьәләсе дә бар бит әле. Язучылар берлегендә бу эш алып барыла. Моңарчы да башка республикалар белән алыш-бирешләр булды. Дагыстан, Чечня, Төркия, Казахстан, Башкортстан белән хезмәттәшлек итәбез. Алар бездә үз әсәрләрен бастыралар, аларда безнең әсәрләр тәрҗемә белән нәшер ителә. Язучылар берлегендә Ркаил Зәйдулла “Язучы” нәшрияты ачтырды. Анда шактый китаплар басылды инде.
– Ә укучылар белән очрашуларга еш йөрисезме?
– Алабугада ноябрь аенда гына бер төркем язучылар белән очрашуда булдык. Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуровлар белән Фатиһ Кутлуның китабын тәкъдим итү кичәсендә катнаштык. Аннан Чаллыга бардык. Халык җыелды. Үзем Чүпрәле районында халык белән очраштым. Бәлки күп кеше андый чаралар турында белмичә дә каладыр. Югыйсә социаль челтәрләр дә бар бит. Бервакыт Башкортстаннан килгән ханымнар белән сөйләшеп утырабыз. Безгә килмисез, диләр. Чакырыгыз, барабыз дим. Язучылар бервакытта да, мин бармыйм димәс. Кирәк икән, Чукоткага кадәр бара, иренми ул.
– Язучы укучы халәтен тоярга тырыша. Бүгенге китап укучы нинди ул?
– Үземнең укучыларымнан чыгып әйтә алам. Алар – студентлар, укытучылар, китапханәчеләр, табиблар. Табибларның күпләп укуына сөендем әле. Кем мине укып барган, алар ташламыйлар. Мине генә укыйлар, башкаларны укымыйлар дип әйтмим. Укучы да төрле. Кемгәдер уйландырганы, катлаулырагы, кемгәдер җиңелрәге кирәк.
– Нәбирә апа, күп образлар иҗат иттегез. Күңелегезгә иң якыны кайсысы?
– Аларның барысы да күңелгә якын. Алдыма куйган максатым ул: татар хатынын зурлап, олылап язу. Татар кызы мескен, елак, бер җебек җан иясе түгел! Балериналар, мәктәп директорлары, бизнесменнар, артистлар, табиблар, укытучылар – менә әсәрләрдәге каһарманнарым кемнәр!
–Сезнең тәрҗемә әсәрләрегез юк кебек?
– Бер китабым да тәрҗемә ителмәде. Бүгенге көндә рус әдәбиятын да егылып укымыйлар. Үземнең татарым укый икән, бу минем өчен зур бәхет.
– Ә кайсысы әсәрегезне тәрҗемәгә бирер идегез?
– Әлбәттә, “Сихерче”не! Ул бүген дә актуаль дип саныйм. Аеруча яшьләр өчен. Биш театрда уйналды, монысы да мөһим. Кайсы гына әсәрем башка халыклар теленә аударылса да, йөзем кызармас иде.
– Нәбирә апа, вакыт үтү белән иҗат итү процессы үзгәрмәдеме? Әсәр ничек туа, озак уйланып йөрисезме?
– Көн дә язам дигән кешеләргә шаккатам. Мин алай эшли алмыйм. Әсәр алдан рухи карынымда яралырга, шунда аңа җан иңәргә тиеш. Шуннан соң гына дөньяга туа. Атналар буе язмыйсың. Кинәт бер мизгелдә кулыңа каләм аласың. Шунда гына чын әсәр язып була. Әгәр фәлән бит язарга тиеш мин дип көчәнсәң, ясалма килеп чыгачак. Мизгел, бер мизгел барысын да хәл итә, Рәсимә!..
– Рәхмәт, Нәбирә апа, кызыклы әңгәмәгез өчен.
Әңгәмәдәш — Рәсимә Галиева
Комментарийлар