Тормыш юлына аяк баскач, барысы да икенче эздән тәгәрәде. Мәңге җуелмас дуслыгыбызга әллә ни булды, төсе уңды. Мин иртәрәк өлгердем, җитлегеп, кичен клубка йөри башлаганда ул әле яшүсмер кыз бала иде. Шуңа да карамастан миннән көнләшүен сиздем. Матур киенеп урамнан үткәндә карашлары ук шикелле килеп кадала иде.
Мин моңа әллә ни игътибар да бирмәдем, үтәр дип уйладым. Бер егет белән йөри башлагач, дустымның сүзе ике арага үтеп керде. Акыллы фикер йөртерлек, зирәк кыз булса икән әле, бала-чага иде югыйсә, мәгәр зәһәрен чәчә белде. Егетемә хат язган бит, мине хурлаган. Ярар бу хатны егетем күтәреп килгәч, икәү көлә-көлә укыдык.
Озак та үтмәде, тагын бер хат сырлап салган. Шуннан соң шартладым. Мин имеш, көне буе бернәрсә дә эшләмим, тик ятам икән. Бала-чага сүзе дип читкә дә куя ала идем, ләкин канат астына томшыгын яшергән күрше кызының болай әшәкеләнүенә күз йомасым килмәде. Хатны күтәреп кердем дә, борын астына төрттем. Синең эшме, мәйтәм. Юк ди бит әле. Йөзенә аттым да чыгып киттем. Икенче көнне минем янга кереп җиткән, берни булмаган диярсең.
Комментарийлар