Ябыгырга булдым. Көн саен иртә-кич йөгерәм. Өйдә генә билгеле.
Зиләнең йөгерә торган «дорожка»сында. Әлегә әллә ни алдырып булмый: бер йөгергәндә бары километр ярым гына чабам. Анысын да көчкә-мөчкә. Йөрәк тә кага, мускуллар да ката, тез буыннары да сызлый, баш та әйләнә...
«Синең вес белән йөгерергә ярамый», – ди Зилә. Буыннарга зыян килә икән. Ул миңа тиз-тиз адым белән йөрергә генә куша. Ә минем тизрәк ябыгасы килә, шуңа күрә аны тыңламыйм: йөгерәм.
Алдыма куйган максат: кимендә бер ун килога ябыгып, моннан биш-алты ел элек булган 46нчы размерыма кайту. Ләкин километр ярым йөгереп кенә моңа ирешүе кыен булачак.
Шуңа күрә дүшәмбедән дөрес туклануга да күчәргә ниятлим. Дөрес туклану дигәч тә, әллә ни дөрес үк булып бетмәс, әлбәттә. Шул баллы ризыкларны чикләргә тырышсам гына.
Мин үземне баллы ризыкларга исем китми дип йөри идем. Кыса башлагач, китә икән. Гел баллыны гына ашап торасы килә. «Су җитмәгәннән ул», – ди Зилә. «Биш чынаяк чәй эчәм бит көненә», – дим. Чәй су булып саналмый икән. Чиста су гына эчәргә куша. Ач карынга салкын су эчеп буламы соң әле ул? Эх, дим, әле кайчан гына иң зур хыялым аз гына булса да симерү иде бит. Ахирәт дустым Эльмира белән яшь вакытта бик зифа кызлар идек без. «Абау, бигрәк ябык инде үзегез, ашатмыйлармы әллә сезне?» – дисәләр, әй ачу килә иде. «Түгәрәкләнеп киткәнсез әле, симереп киткәнсез, дисәләр, иң матур комплимент булыр иде безгә», – дип әйтә торган идек.
Аз гына булса да түл җыю өчен ниләр генә кыландырмый идем заманында. Сырага сметана кушып эчсәң, симертә икән, дип укыдым кайдандыр. Сыра ише эчемлекләрне гомеремдә авыз итмәсәм дә, симерәсе килү теләгем көчлерәк иде: бер бокал сырага ярты бокал сметана кушып болгаттым да, укшуымны көчкә басып, эчеп куйдым. Аннары калорияләрне юкка әрәм итмәс өчен, тиз генә караватка барып яттым. Калорияләрне саклау өчен артыгын кымшанырга да курка идем шулай.
Кияүгә чыкканда да гәүдә авырлыгым 53 кило гына иде минем. 1 метр 70 сантиметрлы буй өчен аз инде ул. «И-и, бигрәк ак, бигрәк ябык инде», – дип каршы алды кайнанам һәм җиңнәрен сызганып мине, үзе әйтмешли, кеше итәргә, ягъни симертергә кереште. Аш-суга бик оста иде Миңлегөл әни, мичтә пешергән өчпочмаклары, казан кабартмалары, көн дә үзе токмач җәеп пешергән ашлары ашап туйгысыз була иде. Аның янында торган бер айда мин төгәл ике килога артып, «хотя бы 55 кило булсам» дигән максатыма ирештем. «Менә бераз тотарлык ит кунды. Алганда үлчәп аласы калган сине, ничә килога артканыңны белер өчен», – дип көлде кайнанам.
Әле ике бала табып, аларны үстергәндә дә юньле-рәтле ит кунмады тәнемә. Бу йортка күченеп килгәч, күршеләрнең минем ябыклыкка исләре китте. Дагстан кызы Наида «сайгак» дигән кушамат такты хәтта. Имеш, сайгак шикелле ябык. Сайгак дигәч, идән тактасы дип уйламагыз, җәнлекне күзаллап әйтүе. Симерүнең беренче билгеләре 36-37 яшендә күренә башлады. Бу вакытта «Сөембикә» журналында эшли идем. Безнең эш баш белән эшли торган. Ә баш мие иң көчле «потребитель». Домна миче кебек, аңа гел глюкоза булсын. Өйдә калып номерга бер мәкалә язган арада ярты кило конфет яки ярты кило печеньены ашап бетергәнеңне сизми дә каласың.
Симерә башлаганымны кибеттә белдем. Гадәттәгечә, үземә 44-46нчы размерлы кием эзли идем. «Сезгә 48нче размерны карарга кирәк», – диде сатучы. Ышанмадым. Юри генә ул әйткәнне киеп карадым, чынлап та, 48нче размерлысы таман гына, ә 46нчысы инде курач икән. Сөендем, билгеле. Минем симерү хыялым әле һаман да сүрелмәгән иде. Таза гәүдәле, мул күкрәкле, мул санлы хатын-кызлар миңа матуррак күренә, үземнең дә шундый буласым килә иде.
...Булдым. Мин хәзер нәкъ хыялымдагыча. Инде күптән киемнәрнең 50нче размерлысын алам. Тик минем хәзер, киресенчә, ябыгасым килә. Үземнең 46нчы размерыма кайтасым, зифа буласым, нечкә билле, нечкә ботлы буласым килә.
Кичә эштәге кызлар белән сүз куештык: дүшәмбедән барыбыз да дөрес туклана башлыйбыз. Һич югында эштә. Мин чәй эчәргә кишер алып киләм, дидем. Динара Әхмәт – кәбестә, ә баш мөхәррир Лариса ханым – аз калорияле хлебцы белән эремчекле сыр. Бүген, чәйне кишер-кәбестә белән эчеп була микән соң, дип, сынап карар өчен кибеттән кәбестә алып кердем. Ярый, эчеп була икән. Кәбестәсе баллы эләкте, бәлки, шуңа тәмле тоелдымы.
Әле менә бу юлларны язам, ә үзем шкафтагы башланмаган печенье турында уйлыйм. Әй, юк инде! Ябыгырга булгач, ябыгырга! Теге печеньены барып ачканчы, тизрәк ятарга һәм тизрәк йоклап китәргә кирәк...
Лилия Гәрәева
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар