Тормыштагы шаклар катырлык хәлләр һәм хәбәрләр.
Гасырлардан-гасырларга алып барылган тормыш-көнкүрешебез һич кенә дә дөрес булмаган икән, җәмәгать.
Хәзер әллә каян гына пылт итеп килеп чыгучы “белгечләр” тегесе ярамый, монысы ярамый, дип акыл сата. Бар шундый мәзәк. Имеш, бер саран кайната: “Май ашаган кешенең күзе сукырая”, – дигән. Бу сүзләргә ышанган яшь килен кайнатасының боткасына майны кисәге белән сала икән. Тизрәк сукрайсын да, теге дөньяга китеп барсын, янәсе.
Диңгезләрнең кайбер төрдәге балыкларын һәм су үсемлекләрен ашасаң, сукыраюга китерергә мөмкин, дигән хәбәр укыдым. Кайчан гына әле чебешләргә һәм дуңгызларга ашатыла торган арзанлы балыкларның да бәясе, җиргә бәргән туп шикелле, өскә сикерде. Балык ашаган байларның күзләре сукыраячак, дип, хәерче халыкны үзенчә бер тынычландырумы икән соң инде бу хәбәр?
Совет заманнарында бөтен халык кулланган даруларның кайбер исемдәгеләренә “ярамый” тамгасы сугылды бүген.
Җиләк-җимеш агачларының кәүсәләре акбур белән агартыла. Бу эш кояш нурлары агач кайрысын ярмасын, микроблар үрчемәсен өчен башкарыла. Ни гаҗәп, “Бу дөрес гамәл түгел, фәлән исемдәге химик сыекча белән генә эшкәртергә кирәк җиләк-җимеш агачларын”, дип ышандырырга тырыша безне хәйләкәр “сәүдәгәрләр”.
Кешелек барлыкка килгәннән бирле яңа туган бәбине тукымага-чүпрәккә биләгәннәр. Таш гасырларда, әлбәттә инде, җәнлек тиресенә төргәннәрдер. Бактың исә, бәбине тукымага биләргә-төрергә ярамый икән. Бәби кечкенә киемнәргә киендерелергә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә һәм ата-анасының тырышлыгында шул сабый үсеп җиткәндә тагын нәрсәләр “ярамый” дигән язмышка дучар булыр икән? Өлкәннәрнең кайберләре ул көннәргә барып җитмәс. Шуның өчен дә һәр туган көнне олы бәхет сыйфатында кабул кылып, әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең тормыш рәвешен дәвам итик. Шушы безнең яшәешебез кыйбласы.
Тормышта ярамый торган гамәлләр күп инде ул. Тәмәке тартырга, аракы эчәргә, ялганларга, урлашырга, хатыныңа (иреңә) хыянәт итәргә ярамый. Боларга бер көне җиткәч, Табигать-Анабыз үзе үк чик куя яки хокук саклау органнары җәзасын бирә. Иң мөһиме – Ватанга, хәрби Антка хыянәт ярамый.
Ерак илләргә җәяүләп, атка атланып, агач корабларга утырып барулар тарихта калды. Очкычлар сәгатьләр эчендә илтеп җиткерә. Ракеталар чакрымнарны минутлар эчендә уза. Җир шары атом-төш кораллары, атом электр станцияләре белән тулды. Брюссельдәге Урсула фон дер Ляйен, Кая Каллас кебек сәясәтче хатын-кызларның әнчек эт кебек өрүләре, АКШ Президенты Дональд Трампның әле бер, әле икенче илгә һөҗүмнәре ярамый торган гына түгел, ә Җир йөзендәге кешелекне куркыныч астына куя торган гамәлләр. “Ярамый”, дигән төшенчәне йодрык белән башларына төеп төшендерергә кирәк ахырысы аларга.
Дошманлыкта, сугышта яшәргә ярамый, дип бар Җиһанга ишетелерлек һәм аңлатырлык итеп кычкырасы иде. Ярамый торган чикне узсак, соң булачак, ләбаса. Бу инде сиңа хәйләләп, майлы ботка ашау түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар