16+

Язмышымны гарип итте, үзе шуны аңламыйча да үлеп китте

Мин – бик бәхетсез бала. Аяк-кулым йөри, үз көчемдә яшим, ләкин җаным ялгыз.

Язмышымны гарип итте, үзе шуны аңламыйча да үлеп китте

Мин – бик бәхетсез бала. Аяк-кулым йөри, үз көчемдә яшим, ләкин җаным ялгыз.

Гариплегем бар. Хәер, гарипләр арасында да әйбәт кенә яшәүчеләр күп анысы, үзләренә шөгыль табып, ниндидер уңышларга ирешеп, шуның белән горурланалар да әле. Күрәсең, гәүдәм генә түгел, күңелем, рухым да гарип булып тугандыр инде, юкса, моның кадәр төшенкелеккә бирелеп яшәмәс идем мин. 
Әни минем белән йөкле чакта күргән инде күрмәгәннәрен. Әти егылып эчкән, өйгә кайткач, кара тавыш чыгарган. Төне буе йоклатмаган, кыйнаган ул аны. Берсендә әни аны сөяркәсе йортына барып алган. Утыралар ди икәүләшеп күңел ачып. Ник килдең дигәч, әни алдашкан, бу урамга бәрән эзләп юлым төште дигән. Бәрән, ди! Әти ачуыннан сикереп торып киенгән дә, әнине эткәләп, төрткәләп алып чыгып киткән. Ишегалдыннан чыгып барышлый, күзенә күренгән бер сарыкны атып та үтергән. Шуны йөкле әнигә күтәртеп, өйгә алып кайткан. Күз алдына китерегез: алдан әни кайта, үзе йөкле, иңнәрендә атылып үлгән сарык, әти арттан кайта, кулында әнигә таба төбәлгән мылтык. Әле кайткач, әнине тибә-тибә кыйнаган. Вакытыннан алда мин туганмын. Әни бу хәлне гел елап сөйли иде. 

– Атылган сарыкны күршегә тунаттым да, итенең пуля кергән җиренә кадәр пешереп, үзенә ашаттым, – ди иде әни. 
Гарип икәнлегемне тугач та күргәннәр. Умырткалыгым кәкерәйгән. Мине шул чиккә җиткергәнче типкәләгән бит инде ул әнине. Гомерем буе әтигә үпкәләп яшим. Беләсезме, картлыгында минем кулга калды ул. Бертуганнарым чыгып киттеләр дә, читтә тормышларын корып, авыл ягына әйләнеп карамас булып яшәделәр. Кунакка да кайтмас идек, әгәр дә әни исән булмаса ди иде апа. Әти йөткергәләп йөрде дә, урынга ук егылды. Гарип булсам да астын да җыештыра идем, кулын-битен дә юдым, кырындырдым да. Шуңа да рәхмәтле була белмәде. Теленнән әшәке сүз төшмәде. Әй, Ходаем, нинди гөнаһыларым өчен мондый тормыш бирелде соң миңа дип елый идем. Әле дә шул сүзне әйтәм. Ярар инде, әтине бакыйлыкка озаттык. Бик авырлык белән өзелде. Дөньялыкта кылган һәр гөнаһысы өчен җавап бирде бугай ул. 

Әтине кичердем дә кебек, ләкин күңелдә гафу итеп, йотып җибәреп булмаслык төер калды барыбер. Уйлаган саен күңелдән әле дә үпкәлим. Язмышымны гарип итте, үзе шуны аңламыйча да үлеп китте. Миннән түгел, әнидән бер мәртәбә генә булса да гафу сораса икән. 

Әнинең дә хәлләре начарланды әле. Авырта. Хәлемнән килгәнчә аны карыйм. Дөрес, атна саен бертуганнарым чиратлашып кайталар. Без барысы алтау гаиләдә. Алар миңа борчылмаска кушалар да... Әле бит әнидән соң шушы нигездә үземнең генә яшәп каласым бар. Ничекләр гомер итәрмен дим. Бертуганнарыма да күченеп китәсем килми, үз өемдә – үз көем. Менә шулай яшим әлегә. Бәлки үзем кебек егет кулын сузар, гаилә корырга. Мин интернет киңлекләрендә байтак кеше белән аралашам. Бөтенләй гарипләргә хатын булып булмас, үземнең саулыгым шуның кадәр генә, мөмкинлекләрем чикле. Үзе сау булганы миңа карамас, ләкин Аллаһы язган эш булса, мин кияүгә чыгып, тормышымны корырга каршы булмам.

Язилә Гыймаева. Әлмәт.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading