16+

Карачкы калфагы (юмореска)

Шәһәрдәге бер гаилә авылыбыздагы буш өйне сатып алды.

Карачкы калфагы (юмореска)

Шәһәрдәге бер гаилә авылыбыздагы буш өйне сатып алды.

Төннәрен моңаеп кына утырган өйнең тәрәзәләреннән яктылык бөркелгәч, урамнар ямьләнде. Тик гаилә башлыгы бик мактанчык кеше булып чыкты. 

– Хатыным чит илләрдә тегелгән киемнәр генә кия. Өс-башын ай саен яңага алмаштыра. Мода артыннан калышкан юк, – ди яңа күрше.
Урамга чыгар мөмкинлек калдырмады, әй. Күреп ала да, йөгереп диярлек каршыга килеп басып, мактанырга тотына. Яңалык сөйләсә, ярар иде әле, һаман да бер үк сүзләрне кабатлый.

– Хатыным чит илләрдә тегелгән киемнәр генә кия. Өс-башын ай саен яңага алмаштыра. Мода артыннан калышкан юк, – ди.
Түзмәдем, әйтәсен әйттем тегеңә. Авылда кеше мактанып сөйләшми ул, осталыгын эш башкарып таныта.

– Син ватанпәрвәр кеше түгел икән, чөнки чит илләр товарына ябышкансың. Минем хатын үзебезнең Кукмарада, Арчада тегелгән киемнәрне генә кия. Шушы мактануларың белән саруны кайната башладың, – дидем.

Турысын әйткән – туганына ярамаган, дигәннәр борынгылар. Туры сүзне күрше дә күтәрә алмады, авызын турсайтып, урамда басып калды. Ике арада сөйләшүләр, сәлам бирешүләр туктады. Ләкин кешегә сүзсез дә тәэсир итәргә була. Яратмаганыңны сиздереп, акаеп карарга яки йодрык күрсәтергә була, мәсәлән. Без башка алымны таптык: үзара мөнәсәбәтләребезне карачкы ярдәмендә белдерергә керештек. Күрше үзләренең яшелчә бакчаларындагы карачкыга хатыны киеп туйган киемнәрне чыгарып элә. Затлы туннарны, костюмнарны да кызганмыйлар. Күршенең шушы кыланмышы тәмам нервага тиде. Мин моны ватанпәрвәрлек, милләт хисе ярдәмендә акылга утыртырга ниятләдем. Үзебезнең бакчадагы карачкыга Кукмарада тегелгән иске куртканы кидереп куйдым. Хатынның заманында Арчада тегелгән, искереп беткән читеге бар иде, шуны карачкының аякларына кидердем. Хатынның калфаклары берничә, инде кулланылмаган иске калфагын карачкының башына каптырдым. 

Безнең милли карачкы күршеләрне өнсез калдырды. Бер көнне машиналарына утырып, иртә таңнан каядыр китеп бардылар болар. Шәһәргә барганнар икән. Кибетләрдән түбәтәй, камзул, читек алып кайтып, карачкыларын татар ир-аты рәвешендә киендерделәр. Хәзер безнең бакчаларда татар милли киемнәрендәге “бабай” белән “әби” бер-берсенә карашып тора. Шушы хәлләрдән соң үзебез дә дуслаштык. Татар белән татар “син кем, мин кем”, дип түгел, ә “синең белән мин”, дип яшәргә тиеш ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading