16+

Нәрсәгә булса да ирешергә теләсәк, үзебезне үзгәртергә тиешбез

Соңгы араларда борынгы фәлсәфәчеләрнең трактатларын укырга һәвәсләнеп киттем. Алардагы тирән мәгънәле фикерләрнең бүгенгәчә искермәвенә исем китә.

Нәрсәгә булса да ирешергә теләсәк, үзебезне үзгәртергә тиешбез

Соңгы араларда борынгы фәлсәфәчеләрнең трактатларын укырга һәвәсләнеп киттем. Алардагы тирән мәгънәле фикерләрнең бүгенгәчә искермәвенә исем китә.

Безнең эрага кадәр өч йөз ел элек яшәгән грек философы Аристотельнең «Никомахов этикасы» күңелемә аеруча хуш килде. Аның акыллы гыйбарәләренә бергәләп күз салыйк. «Ике төрле золымга юлыксаң, кечкенәрәген сайла» дигән канатлы гыйбарәсен белмәүчеләр сирәктер. Явызлыкның яхшысы булмаса да, тормыш-көнкүрештә четерекле хәлгә тарыган вакытларда, тормышыңа куркыныч янаган чагында, күрә торып, юка бозга таянырга, саламга ябышырга, таныш түгел кешедән ярдәм сорарга мөмкинбез. Алдашу – яман нәрсә, тик ул кемнеңдер гомерен аз булса да озайтырга, икенче берәүнең гаиләсен таркалудан саклап калырга ярдәм итә икән, моның гөнаһысы аздыр. Кайвакытта авыр хәлдәге хастаның күзенә төтен җибәреп, һичшиксез тереләсең, дип өметләндерәсең.

Аристотель: «Яшәүнең төп мәгънәсе байлык туплауда түгел, башкарган эшеңнән ләззәт алып, башкалар өчен файдалы гамәлләр кылып калдыруда. Без бу дөньяга уңай тәҗрибә туплау, киләчәк буыннар өчен якты эз салу өчен килгәнбез», – дип язып калдырган. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда, үлә-бетә, алдый-талый гомер буе җыйган тау чаклы малыңның әзергә-бәзергә күнеккән эшлексез, инсафсыз балаларыңа файда китермәве, хәтта аларны юлдан яздырып харап итүе бик мөмкин. Тормышта моңа мисаллар азмы? Матди байлык санаулы мизгелләр эчендә янып көлгә әйләнергә мөмкин. Шәхсән үземнең һәм иремнең егерме елдан артык ике-өч урында эшләп, күп итеп мал асрап сатып, гаиләбезнең киләчәген кайгыртып Саклык банкына салып куйган, ул чакта ике «Волга» машинасы алырлык акчабызның мизгел эчендә «янып» юкка чыгуын исемә төшерсәм, әлегәчә йөрәгем әрнеп тибә.

Татарда ит яхшылык, көт яманлык, дигән канатлы гыйбарә бар. Чыннан да, иткән игелегеңне онытып, үзеңне санга сукмыйча, астыртын гына этлек эшләүчеләр очрап куя. Мондый хәлгә тарыгач, җан әрни, күңел кителә, үпкә хисе кабара, хәтта җен ачуың чыгарга мөмкин. Акыл иясе Аристотель, игелекне саф йөрәктән, ихлас күңелдән кылырга киңәш итә. «Киң күңелле кеше башкаларга игелек кылган вакытта үзе өчен нидер өмет итми. Һәркемнең яшәү мәгънәсе – кешеләргә хезмәт итүдән һәм игелек эшләргә омтылудан гыйбарәт. Яхшылык эшләү өчен, иң элек үзеңә игелекле кеше булырга кирәк» ди ул. Алтын сүзләр! «Эшсез утырмагыз! Тормыш даими хәрәкәтне таләп итә. Физик хәрәкәтсез озаклап бер урынга берегеп утырудан да зыянлырак, кешене эчтән таркатучы нәрсә юк. Сәламәт акыл һәм якты уйлар бары тик ныклы, сәламәт тәндә генә була ала. Рухи үсеш белән бергә, кешегә физик яктан камилләшү бердәй кирәк», дип яза ул. Бүгенге көндә бу сүзләрнең актуальлеге бәхәссез, чөнки күбебез компьютерына, планшетына ябышып каткан. Өч адым да җәяү йөрисе килмәгәнгә күрә, кул сузымындагы кибеткә дә машинада җилдереп кенә барып киләбез. Иртән гимнастика ясарга, кич урамга чыгып, тәпи-тәпи атлап, ике-өч чакрым юл үтеп, саф һава сулап керергә ирендерә. Йоклар алдыннан телевизор каршына диванга кырын ятып, психикабызны боза, нервларны ярсыта торган сериаллар карарга күнеккәнбез.

Аек акыллы, төпле фикерле кеше ләззәт артыннан кумый, ә иза чигүләрне булдырмый калырга тырыша, дип яза фәлсәфәче. «Бәхет ул үзебезне бәхетсез итә торган начар кешеләрдән, четерекле вәзгыятьтән, авыр уйлардан азат булудан гыйбарәт» ди ул. Тискәре нәрсәләрнең барысыннан котылырга, тормышыбызга сөенеч кенә китерә торган уңай шартлар тудырырга киңәш итә ул.

Аристотель фикеренчә, тормышта уңышка ирешү өчен, үзеңнән  артта калганнарны көтеп тормаска, ә кыю рәвештә алга барырга, үзеңнән алдагыларны куып тотарга омтылырга кирәк. Гадәттә, булдыксыз, нәрсәгә булса да ирешү өчен кыл да кыймылдатмаучы ата ялкаулар, эшлексез хөрәсәннәр гайбәт чәйни, кеше тикшерә, башкаларның уңышыннан көнләшә. Димәк, эшкуарлыкта уңыш казанырга яисә хезмәт баскычыннан югарыгарак менәргә теләсәң, тирә-юнебездәге кешеләр ни әйтер, кыю адымнарымны хупларлармы-хурларлармы, дип аптырап торасы түгел, бары тик максатыңа ирешү өчен, як-ягыңа каранмыйча, тәшвишләнмичә, авырлыклардан җиңә-җиңә, курыкмыйча алга барырга кирәк. Бүгенге авылга күз салыйк. Берәүләр: авылда эш юк, акча юк, яшәү шартларым начар, дип зарланып, хөкүмәтне аты-юлы белән сүгеп, эшләп бөкресе чыккан карт анасының йә бабасының пенсиясен талап алып эчеп ята. Ә икенчесе – тәвәккәл һәм эшсөяре, зур мәйданнардагы җирләрне арендага алып, иген, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, бизнес-планнар төзеп, дәүләт программаларында катнаша, саллы Грантлар ота, буш урында гаилә фермалары корып, егермешәр-утызар баш сыер асрый, сөтен-итен акчага әйләндерә, меңәр баш кош-корт үстереп сата, умарта кортлары үрчетә, шул рәвешчә үз гаиләсен  туклыкта, мул тормышта яшәтә, илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Аристотельнең тагын бер фикере игътибарга лаек. Тормышыбызда нәрсәгә булса да ирешергә теләсәк, иң элек фикер сөрешебезне, үзебезне үзгәртергә тиешбез. Миннән булмый инде ул, дип, кул селтәсәң, ерак китә алмассың. Үз-үзебезне тотышыбыдагы үзгәрешләр холкыбызда чагылыш таба. Башкаларга байлык күктән ишелеп төшә, дип күпсенеп, хөсетләнеп, кул кушырып утырганга караганда, тәвәккәлләп нәрсә булса да эшләргә керешүең мең мәртәбә артык.

Хәмидә Гарипова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading