Газетага ир-атлар бәлки бик сирәк язалардыр, шулай да мин кулыма каләм алдым әле, сирәкләр исемлеген ишәйтим, дидем.
Беләсезме, өйләнәсе килә. Авылда кызлар юк! Хатыннар буа буарлык анысы, ләкин һәркайсының баласы, үз йорты, тормышы бар. Хәтта берничәсе белән сөйләшкәнем дә булды. Алар кияүгә чыгарга риза, атлыгып торалар! Өйлән генә. Тик күченеп барырга кирәк. Минем йорт шуның кадәр генә инде, әллә ни каралмаган да, кайсы почмагыма карасаң да хатын-кыз кулы кирәк. Чисталыгым белән дә мактана алмыйм. Бер карасаң кызганырлык әйберем юк, тик таякның икенче башы бар – йортка кергән өйдә мин кем булам? Ирме? Исемдә, җисемдә бәлки ирдер, ә картлыгымда? Әгәр дә картлыгымда хатыным миннән иртәрәк үлеп китсә, аның балалары мине урамга куып чыгарса?
Менә шушы уй өйләнергә аяк чала. Бик өйләнәсем килә дә... Өемнән чыгармын, кеше яшәмәгәч, ике ел җитә – нигез чүгә, коймалар тарала башлый, ишегалдына ук сукбай этләр ияләшә. Бөтен көчемне хатын тормышын сөйрәүгә биргәч, үземә ни кала? Әй, син вакчыл икән дияр мине кайберәүләр. Вакчыллык та түгел ул, тормышны алдан кайгырту. Баласыз хатын белән никахлаш диярсең. Бик теләп! Ләкин кайда соң андыйлар? Тапсагыз, редакциягә номерын җибәрерсез әле.
Мөнир. Саба
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар