Лаеклы ялга чыккач, гүя икенче сулышы ачыла – җиң сызганып, агачтан төрле сувенирлар, аш-су бүлмәсенә, чәй өстәленә кирәк-яраклар ясарга керешә.
Бернинди өйрәнүләрсез. Әзерлексез. Күңеле ничек тоемлый, кулы шуны кабатлый, дигәндәй.
“Равия апагыз арыды”
Риф Садыйков! Ниндидер серле кеше ул. Юктан бар булган дөньяның үзе кебек, кичә генә гади бер кеше булса, бүген инде күп осталарга үзе остаз! Кеше белмәгәнне белә, осталарның хәленнән килмәгәнне ясап бирә – чын әйтәм.
Бу гаилә белән танышыр, яшәгән мохитен, остаханәсендәге эш барышын күрер өчен юлсыз төбәккә – Тәтеш районының Сөендек авылына кузгалдым. Никадәрле юл газаплары кичүләремне белсәгез икән! Әкияттәге кебек, басу-кыр юллары, таулы, чокырлы җирләрне үтеп, көч-хәлгә эзләп таптым. Асфальт юлы да булган, әйләнеч диптерме, новигатор мине сынап, басу юлын күрсәткән.
Авылда иң матур йорт аларныкы. Оста яшәгәнлеген искәртеп, өй кыегына элеп куелган сыерчык оясына кадәр бизәкле. Дөрес, авыл тынлыкка күмелгән. Техника гөрелтесе дә ишетелми, сыер-бозаулар да мөгерәми.
– Менә шушы рәхәт тынлыкта яшәр өчен 7 ел элек Казаннан авылга күченеп кайттык. Ләкин Равия апагыз инде бу тынычлыктан арыды, кире шәһәргә китәсе иде дип кыбырсый башлады. Кышны гына булса да Казанга чыгыйк, язын тагын авылга кайтырбыз, мин бакчада казынырмын, син остаханәдә булырсың, ди. Ә мин ризалашмыйм, калага әйләнеп кайтасым килми. Остаханәсез нишлим мин анда, – ди Риф абый.
Шикләнмим, алтын урталыкка килерләр. Әлегә аларда урак өсте, Мәскәүдә үтәсе күргәзмәгә барырга әзерләнәләр. Җитешмәгән сувенирларны әзерлисе, сыра өчен кружкаларны ясап бетерәсе бар, кыскасы, эшләре күп. Юкка сүз көрәштереп утырыр вакыт түгел, Риф абый тамак ялгарга гына өйгә керә дә, кабаттан остаханәсенә чыгып югала. Равия апа исә өйдә чагында дип, бакча җимешләре белән мәшгүль, кышкылыкка компотын, вареньесын ясый. Ә мин, хуҗабикәнең, елның бер көне ел туйдыра дигән сүзен хуплап, Риф абыйга иярдем.
– Тумышым белән Казахстанның Караганда шәһәре егете мин. Әти шахтада эшләде. Әни өйдә генә иде, эшләмәде. Гаиләдә мин бердәнбер бала. Совет чоры тәрбияләде безне, урамда үстек. Җыйнаулашып беребездә уйныйбыз да, икенчебезгә кереп ашыйбыз, дигәндәй. Әти-әниләр дә эзләп йөрмәде безне. Тату күршеләр булып яши белделәр, хәзер генә күршеңдә кем яшәгәнен белмисең. Башлангычта бишлегә генә укыдым. Аннары билгеләрем түбәнәйде. Сигезенче сыйныфта музыка белән шөгыльләнә башлагач, бөтенләй уку кайгысы калмады. Гитарада уйный идем. Казахстанда бик музыкаль халык яши, туйлар үткәрсәләр җырчыларны, музыкантларны күп итеп чакыралар. Ул заманда ук рестораннарда музыкантлар чыгыш ясый иде. Без бер төркем егетләр ансамбль оештырдык та, туйларда чыгыш ясый башладык. Мәктәптән соң мин музыка училищесына укырга кердем. Музыка мәктәбендә укып, махсус белемем булмаганга, контрабас бүлегенә генә алдылар. Анда ноталар тану, сольфеджио белеме мөһим түгел иде. Аннан хәрби хезмәткә киттем, кайткач, училищены тәмамлыйсы иде дә, ләкин мин шахтада эшләргә керештем, – ди Риф абый.
“Ышанмагыз”
Өйләнеп җибәрә. Тормыш кызыгы үзгәрә. Шахта училищесын тәмамлый. Иң югары хезмәт хакы – 400 сум акча алырга керешә. Эше дә авыр булгандыр дим үзенә. Ә ул елмая.
– Шахтада эш авыр дип сөйләүче кешегә ышанмагыз. Анда барысы да автоматлаштырылган, 6 сәгатьлек эш көне. Кайчагында кулга көрәк алып, төрткәләп җибәрештәргәләргә туры килә, шуны иң авыр эш дисәләр генә. Ә калганы сез уйлаганнан да шәбрәк автоматлаштырылган, – ди Риф абый.
Матур эздән тәгәрәгән тормышларының яме кителә – хатыны Ольга каты авыртудан дөнья куя. Бер кызы белән тол калган ир тормышның төрле чагын кичә. Заманалар чуарланып, СССР таркалып, дөнья сәясәте буталган чорда, карт әнисен, үсмер кызын җитәкли дә, Риф абый Казанга юл ала.
– Башта мин үзем генә килдем. 2002 ел иде. Казанга берегеп китеп булса, сезне дә кайтып алам дидем, әнигә. Башкалада плитка җәючеләр бригадасында эшли башладым. Менә андагы эш шахтадагыга караганда да бик авыр иде. Шул чакта мине танышлар Равия белән таныштырдылар. Ул да мине ошатты, мин дә беренче күрешүдә үк якын иттем, аңа күченеп яши башладым. Әни белән кызымны да алып килдем, – ди әңгәмәдәшем.
Равия апа Сөендек авылы кызы. Беренче иреннән аерылган, 19 яшьлек улын урам бандитлары пычак кадап үтергәч, яшәү гамен югалтып барганда, терәк булырдай ипле кеше очратуы яңадан сулыш алгандай. Икесе бер җан булып, канатланып яшәп китәләр.
– Кызны укыттык. Туризм буенча югары белем алды. Кияүгә бирдек. Кызы туды – 7 яшьлек оныгыбыз бар! Кызымның үз бизнесы – ике студиясе бар, – ди Риф абый.
“Казанны сагындым”
Риф абый шәһәр фатирларына ремонт ясап акча эшли. Равия ханым лаеклы ялга чыккач, иренә авылга күченү турына сүз кузгата. Шәһәрдә тик кенә эшсез ятудан куркалар. Равия апаның туган нигезе күршесендә бер җәй эчендә өр-яңа йорт җиткерәләр, бакча утырталар. Шәһәрдәге 3 бүлмәле фатирларын саталар да, якынрак дип, Ульяновск шәһәреннән квартира сатып алалар. Әмма андагы тормышны яратмыйлар.
– Казан халкы ачык күңелле, бик итәгатьле. Ульяновск шәһәрендә халык бик дорфа, без өй җиһазлары ташыганда ук, тавышланасыз дип безнең белән сугыша яздылар. Бер көн дә барып яшәмәдек шуннан соң, күңел тартмады. Гел Казанны сагындым мин. Ремонтлар ясап, өр-яңа мебельләр алып куйгач, фатирны сатып җибәрдек тә, Казаннан яңадан фатир сатып алдык, – ди Равия апа. – Инде күңелем тыныч – башкалабызда үз нигезебез бар.
Ә менә Риф абый Тәтеш ягы табигатенә гашыйк. Рәхәт аңа биредә. Сандугачлы иртәләре, черкиле кичләре әле дә тансык, ди. Биредә яңа таланты ачылуына да куана. Дөресрәге, хәрби хезмәттә чакта ук аш-су бүлмәсендә кирәкле ипи кисә торган такталар ясап караганы булган аның. Менә шул чакларны искә төшереп, ул аларны кабат ясап карый. Арткы ягын бизәкли, ягъни тактаны уеп, сырлы бизәкләр төшерә. Агачтан тоз, шикәр комы өчен махсус савытлар ясап бирә. Күңеленә килеп кергән уйны чынга ашырып, сыра эчәр өчен алагаем зур агач кружкалар ясарга керешә. Моның өчен махсус Казанга барып, имән такталар сатып алып кайта. Аларны рейкаларга яра, тиешле үлчәмдә кисә дә, кружка формасында үзара ябыштырып чыга. Менә шуннан соң аларны махсус аппаратта инде юына, тигезли, матур сырлар уя. Кыскасы, өч көн дигәндә бер кружканы ясап та бетерә.
– Кружка ясау авыр, аның белән интегәселәре дә килми осталарның. Ипи, яшелчә кисәр өчен такта ясап, күргәзмәләргә йөриләр. Сатар өчен бәясе арзан, ясар өчен дә вакыт күп кирәкми. Ләкин минем андый гына гади әйбер ясыйсым килми. Ясыйм икән кеше кулыннан килмәгәнен ясыйм. Сату бәяләре бик кыйммәт, бер кружка – 1500 сум тора. Комплектлар әнә 15 000 сумнан башлана. Ләкин ошаткан кеше бәясеннән тормый, сатып ала. Без хәзер күп кенә күргәзмәләргә йөрибез, кайчагында төяп барган 200 кружканың берсе дә калмый, сатып бетерәбез, ә кайбер җирләрдә 10 штуктан гайре сатылмый. Менә шул күргәзмәләрдә безне Татарстан Рәисе дә күреп, ясаган әйберләремне тотып карап, сокланып, кулымны кысып китте, – ди Риф абый.
Тагын бер хыяла бар аның. Грант отып, остаханәсенә заманча эш җ иһазлары сатып аласы килә. Агачтан эшләр өчен нибары ике генә эш җиһазым бар, алар белән ерак китеп җбулмый дип тә шаярта. Теләге чынга ашсын, чөнки кулыннан гөлләр тамарлык таланты бар аның.


Комментарийлар