16+

Төннәр буе елаганны да аңлыйлар

Иремнең инде өченче көн өйгә катканы юк. Кайдалыгын да белмим. Ничә көннән соң кайтып керер – уйларга да куркам.

Төннәр буе елаганны да аңлыйлар

Иремнең инде өченче көн өйгә катканы юк. Кайдалыгын да белмим. Ничә көннән соң кайтып керер – уйларга да куркам.

Ирен яратмый икән дип уйламагыз, бәлки алай уйларга да җирлек бардыр. Үзем дә буталып беттем: яратамдырмы мин аны, юктырмы... Ярату нинди була соң ул? Мин хәзер бу сорауга да төгәл генә җавап бирә белмим. 

Яшүсмер чагында китаплардан укып хыялланган мәхәббәтне әлбәттә үземчә күз алдына китерә идем. Ярату дигәне авызга су да каба алмас чиккә җиткергән яну, көюләрдән торырга тиеш дип уйладым. Ә мин шулай яндым, яратудан көйдем, хәтта мин аны башка кызлардан көнләшеп кара күмерләргә әйләндем. Озак очрашып йөрдек. Авылда көн дә кич чыга идек, озатмаган көне булмады, без хәтта аның белән талашмадык та. Булсак та булырбыз икән бу кадәр икебез дә бер уйда, бер сүздә дип сөенә идем. Мин ашханәдә пешекче булып эшләдем, ул тракторчы. Дөрес, укып, әллә кемнәр булмадык. Әмма моның гаебен дә тапмадык. Бәхетле яшәр өчен, диплом кирәкмени? 

Әти-әниләр фатыйхасы белән кавыштык. Кулымны килеп сорадылар, никахны – бездә, туйны аларда үткәрдек. Ике яклап бөтен туганнарны җыйдык. Әле туе – туй, анысы өч көн булды инде аның, туйдан соң туганнар саен кунак булып йөрдек – кодаларны ашка алу гадәте бар бездә, и, ул күңелле чаклар... Сагынып сөйләргә калды. Матур яшәдек, аңлашып. Икенче кызыбыз тугач, әллә нәрсә булды. Дөрес, беренче балабызны да малай көткән идек – кыз туды, икенчесе дә. Нишлисең инде, Аллаһы сөеп биргән җаннар бит алар. Аннан соң капчыкка ни салсаң шул тора дип әйтә иде безнең әби. 

Хәер, малай юклыкка каныгу да, бәлки сәбәп кенә булгандыр. Хатынны гаепләү җиңел эш бит. Ләкин кызларыбыз бер кашык су белән йотарлык матур балалар. Инде буй җиткезәләр. Минем төннәр буе елаганны да аңлыйлар. Борчылмаска кушалар. Бер авылда яшәгәч ишетәләр, авыл өстендә төрле сүзләр йөри, әтиләренең икенче хатыны бар... 

Ялгыштан чуалып киткәндер дим: бер үк ашханәдә минем белән эшләүче хатын. Миннән яшьрәк булса аптырамас та идем. Юк бит. Олы. Һәм бик күпкә олы. Аңа әни булырлык. Белмим, нинди генә мәхәббәт кабынгандыр араларында. Чын-чынлап яратышалар дияр идем, башкалар моны азгынлык дип атый. Ашханәдә эшләгәч, ирем тамак ялгарга еш керә иде. Ашау – бер сәбәп икәнлеген соңрак аңладым. Күңел ризыгы да ымсындырган аны, тамак түгел, тән җылысына сусаган булган. Ә бит ике арадагы мөнәсәбәтләр бөтен иде, нәрсә җитмәде икән аңа? Чынлап та, азгыннарча кылану кирәк булган. 

Мин аларны ашханә верандасында кочаклашып, үбешеп торган мәлләрендә тоттым. Бер үбешү нәрсә инде ул диде. Сабыр иттем. Өйгә соң кайта башлады, кунып калырга да күп сорамады. Инде менә хәзер атналап юк. Көн саен эштә үзе, тракторын күрәм бит. Ләкин безнең белән кунмый, сөяркәсендә. Түзсен генә йөрәк. Инде нишләргә дә белмим. Кызларым аерыл диләр. Аерылуны җиңел дип уйлыйлармы әллә?

Мәдинә, Балтач.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

16

1

15

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading