Безнең мәхәббәт тарихыбыз бер генә исем йөртә:»Төшкә охшаш мәхәббәт».
Эштә таныштык, уң яңа гына урнашты, ә мин биредә 10 еллап эшли идем инде... Шулай килеп чыкты, мин аңа шунда ук игътибар иттем, ә ул эше белән мавыккан иде. Мин аны күрү өчен теләсә нинди сәбәп эзләдем, ә ул баштанаяк эшкә чумды. Безнең тормышыбызда иң хәлиткеч вакыт булып коллегабызның улы тууын бәйрәм итүдә очрашу булды. Нәкъ биредә, ниһаять, безнең күзләр очрашты, бер-беребезне таптык. Сүз уңаеннан, бу 13е көнне җомга иде, барысы да яратмаган һәм куркыныч сан. Шуннан бирле барысы да төштәге кебек барды.
Без шунда ук аерылышырга теләмәвебезне, гел бергә булырга теләвебезне аңладык. Безне беренче тапкыр күргән безнең уртак танышыбыз, психолог булып эшләүче кыз бер җөмлә әйтте: "Сез-ике пазл кебек, бербөтен булгансыз!" Шул көннән бирле безнең бөтен даталарыбыз ниндидер бер мәгьнәгә ия була башлады. Әти-әниемнән дә кулымны 12е көнне сорады, никах көнебез дә 13енә туры килде. Инде туебыз да 13 сентябрьдә үткәрелде, гаҗәп. Ә шулай да барысы да очраклы. Без бер-беребезне таптык! Боларның барысы да искиткеч матур тоела, ләкин барысы да алай ук гади түгел, икебезнең үткәне бар: үпкәләүләр, күңел кайтулар һәм тормышка ашмаган өметләр. Яралы йөрәкләребезгә сыену урыны таптык, бәлки, шуңадыр да килешкәнбездер, ике йөрәк бер - берсенең югалган кисәкчекләрен тапкандыр. Хәзер без бик бәхетле, бер-беребезне шашып яратабыз. Ә яшьләргә бер генә киңәш бирәсе килә, үз кешегезне тапкансыз икән, аны кулдан ычкындырмагыз. Бәлкем, ул сезнең язмышыгыздыр.
Әминә
Казаннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар