Ике авыл арасында Печмән исемле бер урын бар. Ул, читтән карап торганда, утрауга да, ниндидер кабиләнең крепостенә дә охшаган.
Якын-тирәдәге авыл кешеләре әйтүенчә, элек Печмәндә юлбасарлар яшәгән.
Ул, карап торганда, шомлы урын кебек күренсә дә, аның эчендә ниләр генә үсми. Җиләкләрме, алмалармы, чияләрме, гөмбәләр, дисеңме — бөтенесе дә бар!..
Хәлил бабай хәзер анда җеннәр ияләшкән, ди. Аларның аралашулары да бүтән төрле. Җеннәр бер-берсе белән сөйләшкәндә кошлар телендә аралаша, ә үзара көлешкәндә бака тавышлары чыга икән. Начар уйлы кешеләрне бу җеннәр Печмән буйлап саташтырып та йөрткән. Изге уйлы кешеләргә зыян салмаганнар. Ир-егетләргә — нәфис кыз рәвешендә, кызларга егет кыяфәтендә күренеп, юл күрсәтеп, хәтта гашыйк булып, булышкалап та йөргәннәр.
...Җәйнең бер көне. Кояш нәкъ баш өстендә балкый. Кошлар сайрый, чикерткәләр скрипкада уйный, төрле төстәге күбәләкләр оча. Шул матурлыкка хозурланып, чиләгемнең яртысын җиләк белән тутырдым. Мин, кып-кызыл бер җиләкне үрелеп алыйм дигәндә, үземнән читтәрәк кызлар тавышын ишеттем: «Әти-әни, сез кайда, миңа хәбәр бирегез!»
Әмма бу кызга беркем дә җавап кайтармады. Күпмедер вакыт үткәннән соң, бу кыз кабат эндәште: «Бу тирәдә берәр кеше бармы? Миңа моннан чыгарга ярдәм итегез. Мин адаштым, ахры, үзем генә куркам...»
Ничек инде ялгыз калган кызга ярдәмгә бармыйсың?! Ә монда җиләк бик күп, миңа да, аңа да җитәрлек. Үземә иптәш тә булыр. Бәлки, бу кызны чынлап та Хәлил бабай сөйләгән җеннәр адаштыргандыр.
Мин тавыш ишетелгән якка атладым. Кызны да бик җиңел эзләп таптым. Ә ул шундый чибәр, чукынчык. Йөзе кояштай, зәңгәр күзләре көн яктысында да төнге күктәге йолдызлар кебек нур сибә. Чәчләре озын, кыя-таудан агып төшкән шарлавык сыман. Пәри кызлары да аның кебек матур булмастыр!..
Бераз матурлыгына сокланып торганнан соң, чибәркәйгә эндәштем:
— Курыкмагыз, хәзер сез ышанычлы кулларда, әти-әниегезне дә эзләп табарбыз. Сезнең исемегез ничек, кайсы авылдан?
Ә ул, миңа елмаеп:
— Минем исемем Хәлимә, шәһәрдән кайттым. Гаиләбез белән монда җиләк җыярга килдек.
Икәүләп җиләк җыеп йөри торгач, Хәлимәнең әти-әнисен дә эзләп таптык. Алар озак тормады. Кызның чиләген бергәләшеп тутырдылар да өйләренә кайтып киттеләр. Мин үзем генә калдым. Озак та үтмәде, мин дә чиләгемне җиләк белән тутырдым һәм кайтыр юлга чыктым.
Печмәнне чыгып җиткәндә, кабат Хәлимә тавышы ишетелде:
— Тукта, егет, тукта! Ничек шулай мыштым гына кайтып китәргә була? Син минем исемне белдең, ә мин синекен — юк...
— Минем исемем Хәлим. Күрше авылга кунакка кайттым. Хәлимә, син әти-әниең белән кайтып китмәдеңмени?
— Мин моннан чыкканда, аларны кабат югалттым.
— Син кайсы авылга кунакка кайттың соң? Әйдә, мин сине озатып куям. Кайта-кайта бер-беребез белән якыннан да танышырбыз.
— Хәлим, мин моннан китә алмыйм. Мине әти-әнием эзләп килсә? Әйдә, без алар килгәнче, монда гына сөйләшеп торыйк. Алар озак тормас, юклыгымны белүгә килеп җитәрләр.
Бу сүзләрне әйткәндә, Хәлимәнең алсу битләре буйлап яшь тамчысы акты. Ул, үз янында мине калдырыр өчен, барысына да әзер иде. Миңа шунысы гына бик сәер тоела: кызның кабат әти-әнисен югалтуы, аларның монда Хәлимәне калдырып китүләре. Ул бит кыз-бала! Ниләр булмас та, кемнәр очрамас аның каршына. Бала — барыбер бала бит инде ул. Чирәм арасына төшеп югалган энә түгел. Киткән вакытта як-ягыңа, артыңа да борылып карарга була. Җитмәсә, алты сәгать вакыт үтте. Асрамага алган балаларны да калдырып китмиләр.
Кояш тау артына кереп ятты. Вакыт барган саен, караңгы да төште. Ә кызның әти-әнисе һаман күренми. Ни эшләргә? Хәлимә дә берни әйтми. Озатып та куя алыр идем үзен.
Бер-беребезгә карашып утыра торгач, ерактан машина уты күренде. Әти-әнисе килгәндер, дип уйладым. Шулчак Хәлимә миңа карап әйтте:
— Ярый, Хәлим, хуш. Сиңа кайтырга вакыт. Сине эзләп килделәр. Бар каршыларына бара тор. Аларны көттермә, - диде.
Мин Хәлимәгә:
— Ә син? Монда үзең генә каласыңмыни? Мин синең белән таң атканчы калырга риза. Синең үзеңне генә калдырасым килми.
— Борчылма, Хәлим. Әнә агачлар артында ут яктысы күренә. Күрәсеңме? Алар минем әти белән әни. Син үзеңнекеләр янына бар. Мин үземнекеләр каршына барам. Очрашканга кадәр. Мине онытма, егет...
Хәлимә шулай диде дә агачлар артында күренгән утларга таба атлады.
Мин аның белән хушлашкан арада, Хәлил бабай белән энекәш килеп җитте.
— Хәлим абый, моңарчы нишләп яттың? Инде төн җитте бит!
— Мин монда бер кыз белән таныштым. Аның әти-әнисен көттек...
Шулчак Хәлил бабай:
— Улым, аның исеме ничек? Ул үзе кайда соң, әллә озаттыңмы инде?
— Бабай, аның исеме — Хәлимә. Ул әти-әнисе янына китте. Күрәсеңме: ул миңа кулын болгый.
Хәлил бабай уйга калды һәм үзенең егет чагын миңа сөйләп:
— Хәлимә ул — пәри кызы, улым! - диде.
Ә Хәлимә шушы вакытта, минем белән саубуллаша-саубуллаша, тау артына баткан кояш кебек, күз алдымда эреп югалды.
Алмаз Әхмәтгалиев
Комментарийлар