16+

«Хатын-кызларны кочаклауга бик җитди карыйм, чөнки...»

“Яшәү, тереклек итү өчен безгә 4 тапкыр кочаклашу кирәк, бер-береңә ярдәм итү өчен – 8, үсеш өчен – 12”.

«Хатын-кызларны кочаклауга бик җитди карыйм, чөнки...»

“Яшәү, тереклек итү өчен безгә 4 тапкыр кочаклашу кирәк, бер-береңә ярдәм итү өчен – 8, үсеш өчен – 12”.

Бу сүзләрне танылган Америка психологы, психотерапевт Вирджиния Сатир әйткән. Аның белән психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гәрәфиева да килешә һәм безгә кочаклашу серләрен ачты:
-    Кочаклашу эчәр су һәм ашар ризык сыман һәрберебезгә көн саен кирәк! Яраткан кешеләребезне кочаклаганда безнең баш мие окситоцин, ягъни “мәхәббәт гормоны” яки башкача әйткәндә “ышаныч гормоны” (“ана гормоны”) дип аталган гаҗәеп матдә бүлеп чыгара башлый. Ул исә стрессны, кортизол гормонын киметергә ярдәм итә, куркынычсызлык хисен арттыра. Шуңа күрә балаларны ешрак кочакларга кирәк тә инде. XX гасыр башында психологик эксперимент оештырган булганнар: балаларны физик ярату белән азындырырга ярамый дигән шигарь белән балалар йортларында һәм хастаханәләрдә аларны кочакламый, үпми башлыйлар. Начар шартлардагы, әмма әти-әнисенең, туганнарының һәм караучыларның яратуын тойган сабыйлар сәламәтрәк булып формалашкан. Гигиена шартлары әйбәт булса да, физик контактлар (кочаклау-үбү) аз күләмдә булган балаларның сәламәтлек дәрәҗәсе, киресенчә, түбәнәйгән. 

Кочаклашуның тискәре тәэсире дә булырга мөмкин икән. Әйтик, яратмаган кеше белән кочаклашу окситоцин түгел, ә кортизол гормонын күтәрә ала. Кайбер кешеләр шәхси чикләрне бозуны яратып бетерми, бу чикләрне бозсалар, шулай ук аларда дискомфорт барлыкка килергә мөмкин (хәтта якын кешеләр белән дә). Үзләрен яхшы хис итү өчен мондый кешеләргә иркенлек, шәхси чикләрнең бозылмавы кирәк! Кайбер кешеләргә тискәре тәҗрибә аркасында кочаклашуы кыенрак булырга мөмикн. Әйтик, балачакта гаиләдә бу күренеш гомумән булмаса, организм аны стресс буларак та кабул итә ала...

Илназ Гарипов, җырчы:
-    Кечкенә вакытта кочаклашу гадәте бар иде дип әйтә алмыйм. Әбидән дә, әнидән дә ояла идек без. Саубуллашканда яки күрешкәндә генә кочаклаштык. Аңа карамастан, йокларга яткач, әнинең юрганны төзәткәләп, йомшак кына итеп кочаклап-үбеп киткәннәрен хәтерлим. Мин үзем тактиль кеше – дуслар, хезмәттәшләр белән күрешкәндә егетләрчә кочаклашып, аркадан бер-беребезне сөеп алырга мөмкинбез. Хатын-кызларны кочаклауга бик җитди карыйм, чөнки динебездә башка җенестәге чит хатын-кызга кагылырга ярамый. Хатыным, улым белән исә көн саен кочаклашып торабыз. Бу гамәл бик кирәк, әмма “кирәк” дигәч тә бөтен кешене кочаклап йөрергә кирәк дигән сүз түгел инде. Мисал өчен, хәләл җефтегезне көн саен кочаклагыз, бу гамәл тынычлык, ышанычлылык хисе өсти.

Алсу Шакирова, актриса:
-    Кечкенә чакта бер туктаусыз кочаклашып торганны хәтерләмәсәм дә, әти-әни назыннан мәхрүм ителмәгәнемне тәгаен беләм. Кияүгә чыккач та әле әтинең алдына менеп утыра торган гадәтем бар иде. Хәзер исә әтием мәрхүм, шуңа әни кочагы икеләтә җылы. Әниемне кочаклаганда аны үзе өчен дә, әти өчен дә кочаклыйм кебек. 
Хәзер исә үземнең балалар, ирем белән гел кочаклашып, “пәп” итешеп торабыз. Улларым зур булуга карамастан, тик торганда яныма килеп, кочаклап, үбеп китә торган гадәтләре бар.
Мин бик тактиль кеше. Исәнләшкәндә дә кочаклашып исәнләшәм. Кочакның төрлесе бар, әлбәттә: кем беләндер чын күңелдән, җылы итеп кочаклашасың, кем беләндер формаль рәвештә генә. 
Кочаклашу – җылы энергия алмашы! Ул һәрвакыт ниндидер рәхәт көч бирә. Ул якыннарыңа: “мин сине якын итәм, син минем кешем дияр өчен кирәктер...”

Миләүшә Сафина, җырчы:
-    Без 1980-1990 елгы балалар артык назлы мохиттә үстек дип әйтә алмыйм. Әти-әниләребез эшләде дә, эшләде. Безне алар бик яратты, әмма гаиләбездә һәрвакыт кочаклашып-үбешеп тору дигән нәрсә булмады. Гаиләмә, балаларыма карата исә мин бервакытта да назымны жәлләмим. Кочаклашу-үбешү ягыннан бераз кыргыерак булсам да, мөмкинлек чыккан саен кочаклап-үбеп торам балаларымны. Якыннарыма, яхшы кешеләргә җылылыгымны бирергә бик яратам, аннары икеләтә кайта бит ул (елмая).

Сүз уңаеннан, күптән түгел (21 гыйнвар) Кочаклашу көне булып узды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading