Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Җир шарындагы халыкның 16 проценты үз гомерендә бер мәртәбә булса да депрессия кичергән.
Шуларның күпмесе мөстәкыйль рәвештә яки якыннары ярдәмендә чиксез авыр психофизиологик чирдән котылып, янәдән гадәти тормышка аяк баскан? Күпмесе табибларга мөрәҗәгать итеп, проблемасын уңай хәл иткән? Ничаклы ничарадан-бичара адәм баласы, терелеп аякка басудан өметен өзеп, таяну ноктасын югалтып, күрәләтә упкынга очкан – үз-үзен юк итү юлын сайлаган? Бу сорауларга җавапны бары тик бер Аллаһ кына белә торгандыр. 24 ел психотерапевт булып эшләгән медицина фәннәре кандидаты Елена Магонова белән әлеге чирнең килеп чыгу сәбәпләре, дәвалау ысуллары турында фикер алышыйк әле. Бәлки кемгә булса да файдабыз тияр.
Шат күңелле, артык күп сөйләшә
“Депрессия - бүгенге тынгысыз яшәеш шартларында бик киң тарала торган психик тайпылыш. Әлеге чирне китереп чыгаручы сәбәпләр, симптомнары җентекләп өйрәнелгән, шактый ук нәтиҗәле дәвалау ысуллары ачыкланган. Бу авыруның җиңелчә узучы, уртача авырлыктагы, авыр формадагы төрләре бер. Суицидаль депрессия - яшәүдән тәмам туеп, алдагы көндә тормыш-көнкүреш җайлануына өметне тулысынча өзеп, үз-үзеңә кул салу идеясеннән котыла алмаудан гыйбарәт. Биполяр депрессия очрагында авыру кеше кәефенең кинәт бик нык үзгәрүеннән, башына авыр уйлар кереп тулып бимазаланудан, үзбәясе чамасыз арту яки кимүдән иза чигә. Бу очракларда чирле кешегә бары тик психиатрия өлкәсе белгечләре генә ярдәм күрсәтә ала. Депрессиянең сезонга бәйлеләреннән котылу җиңелрәк. Әйтик, кояш нурлары җылысы һәм яктылык җитмәгәнгә күрә, кара көздә күңеле китекләнгән, кәефе начарланган кешеләрнең хезмәт җитештерүчәнлеге кими. Алар бик тиз арыйлар. Кайберләренең күңелендә юктан гына борчылу, тәшвишләнү хисе пәйда була. Бала тапкан хатын-кызларда яки олыгаю сәбәпле климакс халәте аркасында гормональ фон бозыла. Бу очракта кайберәүләр битарафлык хисеннән интегә. Икенче берәүләр елакка әверелә. Өченчеләре тиктомалдан кызып китә, явызлана, хәтта кайвакытта сәбәпсезгә котырынып кычкырына башлый. Депрессия сәбәпле чиктән тыш шат күңеллегә, артык күп сөйләшүче “бакылдыкка” әверелүчеләр, әледән-әле башкаларга versuchtтереп алудан тәм табучы – иронияле кешегә әйләнүчеләр очрый” .
“Зарланырга яраткан кешеләрдән ерак торыгыз”
Депрессия белән үз көчең белән генә көрәшеп, аны мөстәкыйль рәвештә җиңеп буламы икән соң? Табибә фикеренчә, беренче чиратта, чирне китереп чыгарган сәбәпләрне ачыкларга, шуларның тамырына балта чабарга кирәк. “Провакаторлар” белән танышып үтик. Теләсә кайсы яшьтә кичергән шәхси трагедия; озакка сузылган хроник авыру; еш кабатланучы тетрәндергеч вазгыять; дөрес тукланмау, организмга витаминнар җитмәү; начар һава торышы, кояш нурлары кытлыгы; өйдәге яки эштәге кискен проблемалар; даими йокы туймау, чиктән тыш ару; бер-бер артлы уңышсызлыкка юлыгу; тормыш рәвешеңне яки яшәү мохитеңне кискен үзгәртү: эш урынын алыштырырга мәҗбүр булу, бизнесың юкка чыгу, яраткан эшеңне югалту, башка илгә күченеп китү; якын кешеңне югалту; спиртлы эчемлекләрне, психотроп матдәләрне чамасыз күп куллану депрессия халәте китереп чыгуның сәбәпчесе була икән. Елена Геннадьевна фикеренчә, депрессия – биттәге бетчә түгел, ул тиз арада тигез җирдә калкып чыкмый.
Кеше өчен мөһим булган, әмма күңелен яралаучы негатив вакыйгаларга аның психикасы шул рәвешчә җавап бирә. Бу очракта күңелне китә торган проблемаларны тирәнгә яшерүдән мәгънә юк. Аларны вакытында хәл итмәсәк, әледән-әле җаныбызны борчып, бимазалап, организмны эчтән агулап, җитди психик яки соматик чиргә сабыштырырга мөмкин икән. Һәрхәлдә белгеч шул фикерне алга сөрә. Табуттан гына үз аягың белән чыгып булмый, калган бөтен очракларда диярлек вазгыятьне үзгәртеп була, диләр. Әгәр хәлне үзгәртә алмасаң, шул вакыйгага карата мөнәсәбәтне үзгәртү зарури. Җитәкчең каныңа тоз салучы бәйләнчек абъюзер икән, эшеңне алыштыр! Озын телле бәндәләр гайбәтеңне чәйнәсә яки нахак бәла ягарга маташса, төкереп тә бирмә! Алар үз эчендәге шакшысын чыгарып түгә ич! Тиктомалдан эчең пошса, ихлас күңелдән догалар укы!
Кызыклы китап укып, әйбәт музыка тыңлап, позитив фикерле чын дустың белән очрашып, чәй табыны янында серләшеп-җырлашып утыр! Агымсуга карап тору, чишмә чылтыравын, кошлар сайравын тыңлап хозурлану да җанга дәва. Ялгыз яшәүчеләр ихатадагы тавык-чебешләрен, сарык-кәҗәләрен ашатып, шулар белән “сөйләшеп” керсә, яраткан песиенең башыннан сыйпап утырса да рәхәтлек кичерә. Эчең пошмасын өчен, тик торма, урамга чыгып йөреп кер, физик күнегүләр яса, берәр эш башкар. Рәсем ясау, чигү, тегү, бәйләү, әдәби иҗат белән шөгыльләнү җанны тынычландыра. Берәр авыруның хәлен белеп кайту, хәерчегә ярдәм итү, мәчеткә барып садака биреп, әрвахларга дога кылып кайту җанга тынычлык иңдерә. Елена Геннадьевна авыр формадагы депрессиядән, табиблар, алар билгеләгән дарулар, психотерапия сеанслары ярдәмендә, озаклап дәваланып кына чыгып булуын искәртә. Җиңелчә очрагында, үз-үзеңә ярдәм итеп булуы турында тәфсилләп сөйләп аңлата. “Күңел төшенкелеге чиренә дучар булучының рационында диңгез балыгы, чикләвекләр, каты сыр, ачык төстәге җиләк-җимешләр, яшелчәләр, диңгез кәбестәсе, шоколад булырга тиеш. Дөрес тукланудан тыш, туйганчы йоклау зарури. Моның өчен йокы дарулары куллануга басым ясарга ярамый.
Йоклар алдыннан күп ашамау, саф һава сулап, җәяү йөреп керү, тетрәндергеч эчтәлекле китаплар укымау, куркыныч кинолар карамау, спиртлы эчемлекләр кулланмау, йокы бүлмәсен җилләтү, җылы душ керү, тынычландыргыч үлән төнәтмәсе яки бал белән җылы сөт эчү, көн саен бер үк вакытта – сәгать уннан да калмыйча йокларга яту, догалар укып тынычлану, иртүк тору мөһим. Бүгенге көндә күпләргә депрессия халәтеннән тартып чыгаручы фактор – хәрәкәт җитми. Гиподинамия шартларында физик энергияне аз түгәбез. Хәл кадәренчә бакчада эшләү, кар көрәү, фитнес яки тренажерда физик күнегүләр ясау, кулдан килгәнчә йорт эшләрен башкару проблеманы уңай хәл итәргә булышачак.
Бары тик яхшы әйберләр турында гына уйлагыз, әйбәт кешеләр белән аралашыгыз, игелек кылудан тәм табыгыз. Ешрак елмаегыз, авыр уйларны башыгыздан куып чыгарыгыз. Дусларыгыз белән театрга барып, комедия карагыз, юмор – сатира театры артистлары концертында рәхәтләнеп кычкырып көлеп кайтыгыз. Дельфинарийга, зоопаркка, ял паркына оныкларыгызны алып барыгыз. Ир-атларга, кибетләрдә йөреп, балык тоту, ау кораллары, инструментлар юнәтү, хатын-кызларга вак-төяк бизәнү әйберләре, матур савыт-саба, яңа кием-салым сатып алу антидепрессант ролен үти ала. Кара эчле, елак, зарланырга ярата, гайбәт сөйли торган кешеләрдән ерак торыгыз. Гомер бер генә бирелә, моңаеп-уфтанып утырмагыз, һәр мизгелнең кадерен белегез, – ди табибә ханым.
"Әрсезләрне шәхси тормышыгызга тыкшындырмагыз"
Утыз ел дәвамында меңләгән пациентларын төрле дәрәҗәдәге депрессиядән тартып чыгарган, бу өлкәдә китаплар язган, авторлык программасын булдырган Америка табибы-психотерапевт Ричард О'Коннор, әлеге катлаулы чирне заманның җитди социаль проблемасы дип саный. Ул нинди генә кыен хәлләргә дучар булганда да үз эчеңә бикләнмәскә, хисләрне эчеңә яшермәскә киңәш итә. Ачуың чыкса, кычкырып ела, әрләш, җенләнеп агач түмәрен яки бокс грушасын кыйна, тик авыр хисләрне эчеңә генә җыйма. Күрәләтә үзеңне рәнҗетүчегә түзеп, боегып, кимсенеп, үз-үзеңне эчтән ашама. Залимгә тиешенчә каршылык күрсәтә алмыйсың икән, явыз бәндәдән ераккарак кач. Иң мөһиме: үз-үзеңне кулга алырга, фикерләү рәвешеңне үзгәртергә кирәк. Шул очракта тормышың да уңай якка үзгәрер. Сүз дә юк, чирлене табиб дәвалый. Әмма хаста табибка теләктәшлек күрсәтсә, ул кушканнарны төгәл үтәсә, авыруны җиңәчәкләренә ышанса гына, проблема уңай якка хәл ителә. Хисләрне белдерүдән курыкмаска кирәк. Көчле мәхәббәт, нәфрәт, хәсрәт, сөенеч гадәттә тиз уза, әмма күңелдә эзен калдыра.
Ела, көл, үз фикереңне расла – хәлең җиңеләячәк. Әмма таш бәгырьлеләр янында тугарылып, үзеңне кызгандырырга тырышудан мәгънә юк. Алар хәлеңә керергә сәләтле түгел, шунлыктан сиңа кирәкләре бер тиен. Үзеңне аңлый торган кешеләргә сереңне сөйләп бушан, шуларның ярдәмен тоеп, уй-хисләреңне тәртипкә сал. Кәефең кырылуның сәбәбен эзләп тап, гаеплене ачыклагач, аннан тизрәк котылу юлларын уйла. Баш миен авыр уйлардан медитация, догалар уку коткара. Тормышның матур якларын күрергә өйрән. Начар нәрсәнең дә яхшы яклары була. Якты уйлар, позитив фикер йөртү, файдалы гамәлләр баш миен савыктыра. Пессимизм, үзеңне кимсетүгә юл кую, үз-үзеңне тәнкыйтьләү, булдыксызга санау, гел тискәре уйлар уйлау, үз мәнфәгатьләреңне санга сукмау, буйсынучан кол психологиясендә җан асрау шәхесне эчтән җимерә. Моңа юл куймасагыз, депрессиягә дучар булмассыз. Начар гадәтләрдән качыгыз, фикерләү рәвешен үзгәртегез.
Күңелегезгә хуш килмәгән, яратмаган эш белән шөгыльләнүгә вакытыгызны әрәм итмәгез. Әрсезләрне шәхси тормышыгызга тыкшындырмагыз. Якыннарыгыз белән сөйләшкәндә, нәрсәнең күңелегезгә ошамавы, нәрсә турында хыяллануыгыз, нәрсәләр өмет итүегез турында турысын әйтүдән курыкмагыз. Холкыгызны ныгытыгыз, гәүдәгезне чыныктырыгыз. Үзегезне яратыгыз, хөрмәт итегез, уңышларыгыз белән горурланыгыз. Иркен җылы өй, уңайлы кием, тәмле ризык, хуш ис, җайлы кәнәфи кебек вак-төяк шатлыклар да үзеңне бәхетле хис итәргә булыша. Бию, йога, хорда җырлау, йөзү, чангыда йөреп керү киеренкелектән котылырга булыша. Ачык күңелле, көләч, шаян холыклы, дустанә мөнәсәбәтле, актив, уңай фикерле, юмарт, ихластан ярата белгән кешеләргә депрессия чире янамый. Сүз дә юк, үз-үзеңне үзгәртү җиңел эш түгел. Моңа шактый күп вакыт һәм зур түземлелек кирәк. Әгәр депрессия коллыгына эләккән икәнсез, үз-үзеңне дәваларга маташып, антидепрессантлар, психотроп препаратлар эчмәскә, үзеңне кызганып, үз эчеңә бикләнеп кайгырып ятмаска, спиртлы эчемлекләргә үрелмәскә, килолап шоколад ашамаска, ә ярдәм сорап, психотерапевт янына барырга ашыгырга кирәк.
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар