16+

Бер айлык нормасын тутырса да, кар-бураннар әле туктарга җыенмый

Шушы көннәрдә Татарстанда бер айлык норма кар яуган. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең һава торышы кинәт үзгәрү сәбәпле уздырган чираттан тыш утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров әнә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, һава торышы бозылу аркасында кар көртләре, бозлавык булыр­га мөмкин. Юеш кар яву нәтиҗәсендә, электр челтәрләре боз­лануы да бар.
Утырышта шулай ук укучыларны һәм спортчыларны каядыр алып чыгуны тыю турында карар да кабул ителгән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ибраһимов, һава шартлары яхшырмаса, мәктәп укучыларын планлаштырылган сәфәрләргә алып бару тыела, дип кисәтте. Шулай ук авылларда балаларны йөртә торган мәктәп автобусларына да вакытлыча юлга чыкмаска киңәш ителә.

Буран әле тиз генә тынмаячак дип фаразлый синоптиклар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген Казанда кар явачак, 3-8 градус салкын була. Иртәгә 16 гыйнварда исә аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшем көтелә, һава температурасы иртән һәм кич 8-13 градус салкын, аязганда -18 градусны тәшкил итәчәк.

Якшәмбе көнне республиканың көнбатыш районнарында кар явачак, буран көтелә. Казанда да кичке якта буран чыгуы ихтимал. Җилнең тизлеге, урыны белән, секундына 17 метрга җитүе бар. Температура 12-17 градус салкын булачак. Дүшәмбе дә хәл сөенерлек түгел. Юеш кар яву аркасында бозлавык, шулай ук буран көтелә. Көндез температура 0-5 градуска калачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading