16+

Без бел(мә)гән йола “Таң суын колонкадан да алырга була...”

Язманың соңгысы таң суына багышланган иде. Әлеге теманы бүген дә дәвам итәргә булдык  Таң суының файдасы хакында бик күп ышанулар бар. Олы кешегә дә, балага да алалалар таң суын. Күп очракта күз тигәннән файдаланалар.

Без бел(мә)гән йола “Таң суын колонкадан да алырга була...”

Язманың соңгысы таң суына багышланган иде. Әлеге теманы бүген дә дәвам итәргә булдык  Таң суының файдасы хакында бик күп ышанулар бар. Олы кешегә дә, балага да алалалар таң суын. Күп очракта күз тигәннән файдаланалар.

“Күзсенгән балаларны шул таң суы белән юындыра идек. “И Аллам, үзең биргән чирне үзең ал”, –дисең дә, бетте-китте. Шул су белән коендырасың”, –дип сөйләгән иде бер апа.

Таң суын чишмәдән йә башка сулыклардан алып булмаганда, колонкадан йә краннан алган суны да кулланып була, дип сөйләделәр экспедицияләрдә. Ләкин ул су таң суы булсын өчен аны “таңга куеп торырга” кирәк, диләр. 
Таң нуры таралган вакытта суның өсте ачык булырга тиеш. Аны таң атканда гына тотарга киңәш ителә, кояш күренгәнче алып кереп китәргә кирәк. Ул суны кояш күрергә тиеш түгел. Кулланыр алдыннан суны бераз җылытып алалар.
Имләү тәртибе дә җирлегенә карап төрле булырга мөмкин. Кайдадыр шул су белән кешенең битләрен, күзләрен, башларын сөртәләр, кайдадыр баштан-аяк коендыралар. 

– Кемгәдер бер эшләүдә булыша, кемгәдер өч кат, җиде кат та кирәк була. Күз тиюнең көченә карап инде”, – дип сөйләгән иде Яшел Үзән районы Бишнә авылыннан Асия апа Галиуллина. 
Таң суын алып кайту вакыты турында да ул халкыбыз телендә таң атканчыга хәтле вакытны билгеләү өчен кулланыла торган бик матур, бу вакытны бик төгәл күрсәтә торган сүзтезмәне атаган иде – “кош-корт очканчы”. Димәк, таң атканчы, тереклек уянганчы дигән мәгънәдә.

Кулланган суны нишләтәләр икән соң, дигән сорау килер башыгызга. Моңа карата да төрле якта – төрле караш. Биектау районында суны төньякка карап, “бисмилла”сыз түгәсе икәнен әйттеләр. Әстерхан татарлары аны юлга түгә. Ә менә Свердловск өлкәсе Красноуфим татарлары карагат (агач) төбенә йә өч юл аермасына түгә. Алар әле кот койганда да таң суын кулланалар. Андый суның шифасы күбрәк, диләр.
Ә Удмуртиядә яшәүче татарлар таң суына башта артыш салып тота. Таң суы күз тиюдән бер булышса, артыш аның көчен тагын да арттыра дип ышаналар.

Таң суының шифасын арттыру нияте белән кайбер якларда суга кызган таш салу очраклары да бар. Мәсәлән, Минзәлә якларында су алган вакытта су төбеннән чиләккә бәләкәй генә таш алып салалар. Аны судан алып утта кыздыралар һәм яңадан суга салалар. Ул суга салганда чыжлап ала. Шул суны кулланырга кирәк.
Шул ук якларда елга ташы урынына өч кеше мунчасыннан үзләренә белгертми генә өч таш алырга киңәш ителә. Ул ташларны да кыздырып таң суына салалар. Бу ысул белән кемнең күзе тигәнне билгеләп була икән. Кайсы таш катырак чыжылдый, шул кешенең күзе тигән дип санала.

Әлегә таң суы турында әйтер сүзем тәмам. Барлык мәгълүмат та халыктан язып алынды, берсе дә уйдырма түгел. Кулланырга уйласагыз, шифасы тисен!

Зәлия Брусько.

Фото: http://chelny-rt.ru/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading