16+

Биткә әкәм-төкәм кую сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин

Кайбер илләрдә аларны паразит дип атыйлар, башкаларында бу җан иясен ашыйлар да, ә Казан фатирларында яшәүчеләр өчен алар – иң яраткан дуслар. Әйе-әйе, тирәбездә әкәм-төкәм асраучылар да бар.

Биткә әкәм-төкәм кую сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин

Кайбер илләрдә аларны паразит дип атыйлар, башкаларында бу җан иясен ашыйлар да, ә Казан фатирларында яшәүчеләр өчен алар – иң яраткан дуслар. Әйе-әйе, тирәбездә әкәм-төкәм асраучылар да бар.

Казан фатирларында яшәүче әкәм-төкәмнәр турында

Татьяна Сквортцованың йортында өч зур ахатин, экселенс, караколус һәм лимиколярия яши.
– Кечкенәдән әкәм-төкәмнәр белән кызыксындым. Урманда тапсам, берничә көнгә өйгә алып кайта идем. Ул вакытта әкәм-төкәмне йортта тотучылар булмады. Бу җан ияләре артыннан күзәтү кызык. Иремнең йонга аллергия, ә әкәм-төкәм – ул моллюск. Узган ел әкәм-төкәмнәрне үрчетү белән шөгыльләнә башладым. Дөрес тәрбияләсәң, алар бик тиз үрчи. Аның өчен әкәм-төкәмнәр йомырка сала. Башта аның эчендә сыеклык кына була. Мин үзем сата алган кадәр һәм өләшерлек йомыркаларны гына калдырам. Калганнарын коры килеш көндәлек ризыкларына кушып җибәрәм, – дип сөйләде Татьяна.

Зур әкәм-төкәмнәр төре – ахатин дип атала. Алар җылы һәм дымлы климатта яши. Андый әкәм-төкәмнәрне АКШта, Һиндстанда һәм Африкада очратып була. Безнең илдә ахатиннар табигатьтә яши алмый, шуңа күрә Татьяна Сквортцовада төпләнеп калганнар, күрәсең.  Ахатиннар гади әкәм-төкәмнәрдән зурлыгы белән аерылып тора. Иң олылары 30 сантиметрга кадәр җитә ала. 

– Әкәм-төкәм тоту өчен контейнер кирәк. Аның эченә туфрак, торф, кокос субстраты яки мүк салалар. Әкәм-төкәмнәр яши торган савытта дымлылык сакланырга тиеш. Яшәү шартлары уңайлы булсын өчен су сиптереп торырга кирәк. Әкәм-төкәмнәр җиләк-җимеш, яшелчә белән туклана. Аларның рационында кальций да булырга тиеш. Акбур, йомырка кабыкларын ваклап бирергә мөмкин. Әкәм-төкәмнәр өстенә су сиптереп, аларны бер кат “юарга” була. Шунысы мөһим – аларны бер табакка су җыеп коендырырга ярамый. Хлор әкәм-төкәмнәр өчен бик зарарлы, – дип сөйләде Татьяна. 

Әкәм-төкәм бүлеп чыгарган лайланы косметологиядә киң кулланалар икән. Аның составына коллаген, аллантоин, эластин, А, В, Е витаминнары һәм башка файдалы матдәләр керә. Беренче тапкыр әкәм-төкәмне косметологиядә японнар кулланган. Ахатиннар бүлеп чыгарган лайладан крем, битлек ясаганнар. Күп кенә әкәм-төкәм асраучылар да, бу җан ияләрен нәкъ менә шуның өчен тота. 

– Әкәм-төкәмне йортта тотучылар аны башка максатларда кулланмый. Алар да җан ияләре. Әкәм-төкәм артыннан күзәтеп утыру кызык. Минем ике кызым бар. Олысы алар артыннан җыештыра, карый. Ә кечкенәсе кулга алырга ярата. Әкәм-төкәмнәр дә авырырга мөмкин. Таныш табибым социаль челтәрдәге шәхси битемдә әкәм-төкәм фотоларын күргәч: “Зинһар, битегезгә генә куймагыз”, – диде, – ди Татьяна. 

Хезмәттәшебез Динара Әхмәт фатирында да биш зур әкәм-төкәм яши икән. Исемнәре дә кызык: Желток, Белок, Яйка, кечкенәрәкләре Чукмар белән Тукмар. 

– Фатирда эт һәм песи тотуны хупламыйм. Балаларда җаваплылык хисен тәрбияләү өчен берәр җан иясе алырга кирәк иде. Өч елга якын әкәм-төкәм тотабыз. Тавышы юк, артларыннан җыештырасы да юк, диярлек. Ашарга салгач, уянып китәләр. Тизрәк ашарга тотыналар. Үзебездә аның кадәр салат яфраклары ашамыйбыздыр. Әкәм-төкәмнәрне кулга куярга яратам. Алар мине тынычландыра, – дип уртаклашты Динара Әхмәт.  

Күп кенә косметология үзәкләрендә дә улиткотерапия дигән махсус процедура бар. Кемдер файдасын күрә, ә кемдер моңа каршы төшә. 

Биткә әкәм-төкәм куярга ярыймы соң? Бу сорауга косметолог-дерматолог Зәлифә Йосыпова  җавап бирде. 
– Әкәм-төкәм лайласын косметологиядә актив кулланалар. Ул капилярлары сузылган, тиресе аеруча сизгер булган кешеләргә туры килә. Биткә әкәм-төкәм кую эстетик яктан рәхәтлек бирми һәм сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Косметология өлкәсендә аларның лайласын эшкәртәләр. Лабораториядә файдалы ферментларны бүлеп чыгаралар, чистарталар. Тикшерүләр үткән муцинның (әкәм-төкәм лайласы) файдасы бар. Ә әкәм-төкәм чыгарган лайланы биткә сөртү дөрес түгел. Улиткотерапия тәкъдим иткән косметологларны күрсәгез, әзрәк уйланыгыз. Аның дәүләт стандарты буенча югары белеме турында дипломы бармы? Моңа игътибар итергә кирәк, чөнки теләге булган һәркем үзен косметолог дип атый ала. Шундый кешеләр булганга күрә, халыкта ялгыш фикер уяна, – дип әйтте Зәлифә Йосыпова.

Әкәм-төкәм канун боза
Зур әкәм-төкәмнәрне АКШта тоту тыела. Һиндстанда алар уңышның зур өлешен ашыйлар, шуңа күрә анда ахатиннарга каршы көрәш бара. Бу илдә әкәм-төкәмнәрдән пешерелгән аш та киң таралган икән

Сораштык
“Көч хәл белән котылдым”
Эльвира Шакирова, журналист:
– Иптәш кыздан биш әкәм-төкәм алган идем. Күпләр биткә куя аларны. Мин дә сынап карадым. Битне әзрәк чеметтерәләр төсле. Бер вакыт әкәм-төкәмнәр яшәгән савытка күз салдым. Анда йөзләгән кечкенә әкәм-төкәм чыккан. Йомыркаларын күрмәгәнмен бит. Мин аларны берничек тә ашатып бетерә алмас идем. Үзләрен кире табигать кочагына кайтардым. 

Луиза Исрафилова, пенсионер: 
– Әкәм-төкәмнәр кура җиләге ашый икән. Күз алдына китерәсезме, кызыл җиләкне ашар өчен куакның иң башына кадәр үрмәлиләр. Яшелләренә тимиләр. Әкәм-төкәмнәрдән көч хәл белән котылдым. Ә кемдер аны өйдә тота, кит инде.

Ралина Камалова, студент:
– Әкәм-төкәм турында уйланганым да юк. Алардан җирәнәм. Песи яки эт урынына әкәм-төкәм тотучыларны аңламыйм. Ни кызыгы бар инде? Матур булам дип, әкәм-төкәм лайласын сөртергә әзер түгелмен.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading