Көлмәгез, шаяртмыйм. Аяк астында йөргән мәчене күбебез: "Йөрмә әле буталып!" - дип тибеп очырабыз бит инде. Ә син аның ашарына бир яки башыннан сыйпа.
Шул да булдымы яхшылык!" - диярсез. Яхшылыкның ниндие генә әле: тереклек ияләренә, табигатькә рәхим-шәфкатьле булу - үзе иң зур яхшылык. Һәм ул сиңа артыгы белән кайтачак... Алар, кешеләрдән аермалы буларак, гөнаһ иясе түгел. Ә гөнаһларны без көн саен кылып торабыз: гайбәт сөйлибез, көнләшеп, башкаларга зыян салабыз, ызгышабыз... Саный китсәң, хәйран җыела...
Яхшылык, дигәнннән, кешене мактау - үзе үк яхшылык, әмма моны, ул мине мактаган иде, дип кенә эшләсәң, бу яхшылыкка керми.
Хәер, бөтенесе дә нияттән тора. Мактау кешене башкаларга яхшылык эшләүгә этәрә.
Дөрес, мактау урынлы һәм чама белән булырга тиеш, югыйсә, ул макталучыны тәккәбберлеккә китерә. Шуңа күрә танылган кешеларнең күбесе "йолдыз чире" белән авырып ала һәм бу гомерлеккә дә булырга мөмкин. Мактау сүзләрен дә урынлы кулланырга кирәк. Мәсәлән, "бөек" сүзе. Ул Аллаһыга карата гына кулланылырга тиеш.
Йә, әйтегез әле: бөекләр язмышны үзгәртә яки, бул дип әйтеп кенә, нәрсәнедер бар итә аламы?!.
Бу сүзнең кешегә кулланырлык синонимнары да күп бит, җәмәгать!
Тагын шунысы да бар: кешеләргә яхшылыкларны күбрәк эшләргә тырышучылар хакында яхшы кеше дигән фикер туа. Ә бит берәүнең дә начар кеше булып күренәсе килми!..
Җитмәсә, яхшылык кылу - начарлыкны булдырмый калуның бер юлы да. Әгәр сиңа начарлык эшләгән бандәгә яхшылык белән җавап бирсәң, рәхмәт әйтмәсә дә, начарлык эшләүдән туктый, чөнки синнән мондый реакция көтми. Аны аңлар өчен психолог та булу кирәкми, югыйсә! Ни әйтсәң дә начарлыкка яхшылык белән җавап бирәсе килми, ул синең өчен дөньядагы иң начар кешегә әйләнә. Кулга автомат тоттырсалар, атып үтерер идек без аны. Һәрхәлдә, моңа ук барып җитмәсәк тә, аны эттән алып эткә салып сүгәчәкбез. Безнең сүзләрне ишетсә, колаклары шиңәр иде, мөгаен!..
Билгеле яхшылык эшләргә кирәк дип әйтеп кенә кеше яхшылык эшли башламый, бөтен нәрсә дә балачакта алган тәрбиядән килә. Дөрес, беркем дә баласын начар бул дип өйрәтеп үстерми. Әмма иң яхшы тәрбия ул - шәхси үрнәк. Зирәк халкыбыз юкка гына: "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", - дими. Тәрбиянең нәтиҗәсе ахыр чиктә ата-ананың үзенә әйләнеп кайта. Өйдә ызгыш-талаш күреп, сүгенү сүзләре генә ишетеп үскән бала, башкаларга гына түгел, әти-әнисенә дә яхшылык эшләмәячәк инде... Кызганыч, киләчәк көнебезне алдан кайгыртмыйбыз шул!
Шулай булгач, әйдәгез, бүгеннән яхшылык эшли башлыйк. Ахыр чиктә, картлык барыбер һәркайсыбызга да киләчәк…
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар