16+

“Галушларым мунча чоланында калды, алып чыгып кына бирсәгезче»

Яхшылык онытылмый. Һәр кешенең тормышында кадерле кешеләр була. Күңел түрендә аларга хөрмәт, рәхмәт һәм сагыну хисе яши.

“Галушларым мунча чоланында калды, алып чыгып кына бирсәгезче»

Яхшылык онытылмый. Һәр кешенең тормышында кадерле кешеләр була. Күңел түрендә аларга хөрмәт, рәхмәт һәм сагыну хисе яши.

Безнең өчен шундый газиз кешеләребез - ул әбиләребез Мәймүнә Насыйбулла кызы Тимершина белән Бибимаһирә Хәйрулла кызы Мөлекова. Балачагыбызда безне кайгырткан-ашатып-эчерткән, бишегебезне селкеп юаткан, оекбаш-бияләйләр бәйләп сәламәтлегебезне саклаган әбиләребез рухы көч бирә, төшебезгэ кереп киңәш юллый. Әтиебез Равилне әти-әнисе Мәймүнә белән Мөбәракша Тимершиннар илебез өчен фидакарь зат итеп, иман белән үстергәннәр. Мөбәракша бабам шактый еллар “Алга” колхозы рәисе булып эшли. Ул Бөек Ватан сугышы яраларыннан 1956 елда ахирәткә күчкән, мин аны фотолардан гына беләм.

Бөек Ватан сугышына кадәр әбием Бибимаһирә гаиләсе Ярославль өлкәсендәге Рыбинск шәһәрендә күп милләтләр белән дус, тату яши. Литейная урамындагы ике катлы матур йортларның берсендә башкорт гаиләсе белән күрше була алар. Мөселман бәйрәмнәрен, мәүлет, Рамазан айларын бергә үткәрәләр. Дөньяның матурлыгын, тыныч тормышның кадерен белеп 22 июнь - якшәмбе көнне яшел чирәмле ишегалдында казанда ат ите пешерәләр. Кечкенә Нурдидәгә - 1 яшь. Көндез радиодан Молотов тавышы сугыш башлану турында, фашист Германиясенең безнең ил чиген үтеп керүләре, шәһәр-авылларыбызны бомбага тотулары турында хәбәр итә. "Водосвет" оешмасында эшләүче бабам Шакирҗан Мөлеков беренчеләрдән булып фронтка китә. Яшь башкорт гаиләсе – Шамил белән Инсөя дә Ватанны саклар өчен кулларына мылтык ала.

Серена яңгырый башлауга әбием Бибимаһирә ипи, су, кирәкле документлар салынган биштәрне һәм 3 кызын: 12 яшьлек Фүлияне, 10 яшьлек Фәтлияне (минем әнием) җитәкләп ,1 яшьлек сабые Нурдидәне кочагына алып, бомбоубежищега чаба торган була.Түш кесәсендә шоколад күренеп торган конвой белән кулга алынган зәһәр күзле очучы-немканы да хәтерли әнием.

Без бала чакта әниебез сары ботинкаларын бер телем икмәккә алыштырып торучы 8-9 яшьлек сары чәчле малай турында гел сөйли иде.       
– Ул балага үзебез дә ярдәм иттек, – дия иде әнием. – Сугыш чорында ач булмадык. Ленинград урманы дип атап йөртелгән җирдә җәен - җиләк, көзен - чикләвек җыя идек. Әниебез кофта, оекбаш, бияләй, башлыклар бәйләп, кибетчеләрдән ризыкка алыштыра иде.

Якын авылга барып бидон белән сөт алып кайтканда, баш очыннан кара тәреле очкыч узып китүен дә бүгенгедәй хәтерлим, ди әнием.
Эшелон-эшелон яралылар, станция тулы эвакуацияләнгән балалар, хатын-кызлар... Рыбинск заводларын Идел, Агыйдел буе шәһәрләренә күчерәләр.
"Балаларны сакла! Туган якка, минем төп нигезгә кайтыгыз! - дип яза бабам. Әбием мең газаплар кичереп ире нигезенә кайтып төпләнә. Бабам Шакирҗан Мөлеков Ватанны яклап 44 яшендә мәңгегә яу кырында ятып кала.

Йомшак күңелле, алсу йөзле, бик тырыш, уңган әбиебез иртә таңнан торып, камыр ризыклары пешерер иде.Ул ашаткан кәҗә угызы тәме әле дә хәтердә. Әбинең мантыйкны үстерүче Шомбай әкиятләре, яттан җырлап сөйләнгән "Картага уйнап, попка сатылган Зөлхәбирә бәете" әле дә колакта чыңлый. Әби боларны тик утырып түгел, ә безнең белән бергә йон тетеп, йә йон эрләп, моңлы тавышы белән күңелебезгә сеңдерде.

Әби белән балачакта туган авылы Ачасырга җәяү кунакка барыр идек. Бәчек, Урысбага авылларын узып, алтын арыш басуларына сокланып горурланыр идек. Менә без, 7-8 яшьлек кечкенә оныклары, әбиебезгә нинди зур юлдаш! Әби белән мәгьрифәтче Каюм Насыйри авылы Шырданга да бардык. Биредә әбинең Шакир исемле абыйсы хатыны белән яшиләр. Алар Каюм Насыйри туганнары иде, әбием аларны безнең авылга Әлмәнгә кунакка чакырды. Узебез аларга берничә тапкыр бардык, аларда катык ашаганыбыз истә, гарәпчә китаплары бик күп иде.

Әбием күрше ахирәтләре белән аралашып, чәйгә чакырышып яшәде. Әбиемнең дус "кызлары" - бай сәүдәгәр кызы булып тормышка чыкмаган Зөһрә апа, ире яу кырында ятып калган, бала табарга да өлгермәгән Хәернисәттәй, Берлинга кадәр барып җиткән Гали абый карчыгы Латыйфәттәй апалар белән сөйләшүләрен тыңлап утырырга ярата идем. Ни кызганыч, ул нигезләр инде буш. Әбинең хәтере яхшы, юморга бай иде. Шулай, 1 апрель көнне бер елны әбине "Әнием сине мунчага чакырды, тиз килергә кушты,"–дип алдарга булдык. Әби:" И, балалар, калушларым үземнең мунча чоланында калды, алып чыгып кына бирсәгезче", - дип, безне үзе төп башына утыртты.

Тапкыр, хәтерле әбиебез сугышка кадәр Серов шәһәренә килгән Муса Җәлил белән китап укучылар очрашуында да була.

Авылда әбиебезне бик хөрмәтләделәр, "Маһирә апай! "дип өзелеп тордылар. Бервакытта да намазын калдырмады, мәрһумкәем. Әби өч кызының да балаларын үстереште. Үзе балкып торган нурлы йөзле! Картаймыш елларында әбиебезнең күзләре күрмәс булды. Үзебезгә алып килдек, тәрбияләдек. Минем никахымны туемны күреп калды Аллага шөкер! Әби авырып, җан биргәндә аның баш очында идем. Әбием соңгы сулышларын алганда куллары белән үрелеп жимешләр "өзеп" капты. "Җаны җәннәттә әбекәемнең," - дидем күңелемнән. Бу 1984 елның октябрь ае иде.

Шунысы да күңелне тынычландыра: ятим үскән кыз бала, илебезнең дәһшәтле тарихын: 1921 елгы Идел буйларындагы ачлык чорын, Бөек Ватан сугышы елларын кичергән, Шакирҗан бабам белән 3 баласын җирләгән, өч кызын үстереп, белем биреп, фидакарь кешеләр тәрбияләгән батыр йөрәкле ана гомере ахырында тураннарын сөеп, догалар укып, изге теләкләр теләп кала алды.

Быел әбиебез Бибимаһирәнең бакыйлыкка күчкәненә 40 ел булды. Яхшылык җирдә ятмый, диләр. Әбиебезнең ике кызы, 9 оныгы, купсанлы тураннары исән-сау. Без әбиләребез рухына Корьән ашы уздырдык. Мәңгелек йортта рухлары шат булсын!

Беренче чиккән кульяулыкларыбызны әбиләребезгә бүләк иттек, иң тәүге пешкән җиләк-чияләрне ашаттык. Әти-әниләребез шулай өйрәтте, шулай киңәш бирде, рәхмәт аларга. Бидон белән кайнар пилмән ашын әбиләребезгә велосипед белән тиз генә илтеп килә идем. Әбекәем матур теләкләр белән дога кылып калыр иде. Еллар узгач, әбиемә багышлап "Әбекәем" дигән җыр яздым. Сүзләре белән бергә көе дә туды. Бу җырны балалар бакчаларында җырлыйлар, күңелем шуңа сөенә.
 

Гаилә архивыннан:
Әбием Бибимаһирә (сулдан икенче) һәм әнием Фәтлия кочагындагы матур балачак.

Равилә Мөбәракшина,
ТР журналистлар берлеге әгьзасы
Гаилә архивыннан: Әбием Бибимаһирә (сулдан икенче) һәм әнием Фәтлия кочагындагы матур балачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading