16+

Көзнең гамьле мизгелләре

Чәүкәгә дә өй кирәк Газ миченең түбәгә чык­кан морҗасының тишеген каплаган челтәр җилдә өзгәләнгәнме, әллә бик керәселәре килгәнме, эчтә чәүкә оялаган булып чыкты. Без моны мич эчендә чәүкә балалары чыркылдаша башлавын ишеткәч кенә белдек. Үсеп чыгып китсеннәр, дидек, тимәдек. Чыгып киттеләр. Балаларын урманда, кырда үстерәләрдер. Җәй тыныч кына үтте. Кыш...

Көзнең гамьле мизгелләре

Чәүкәгә дә өй кирәк Газ миченең түбәгә чык­кан морҗасының тишеген каплаган челтәр җилдә өзгәләнгәнме, әллә бик керәселәре килгәнме, эчтә чәүкә оялаган булып чыкты. Без моны мич эчендә чәүкә балалары чыркылдаша башлавын ишеткәч кенә белдек. Үсеп чыгып китсеннәр, дидек, тимәдек. Чыгып киттеләр. Балаларын урманда, кырда үстерәләрдер. Җәй тыныч кына үтте. Кыш...

Чәүкәгә дә өй кирәк

Газ миченең түбәгә чык­кан морҗасының тишеген каплаган челтәр җилдә өзгәләнгәнме, әллә бик керәселәре килгәнме, эчтә чәүкә оялаган булып чыкты. Без моны мич эчендә чәүкә балалары чыркылдаша башлавын ишеткәч кенә белдек. Үсеп чыгып китсеннәр, дидек, тимәдек.
Чыгып киттеләр. Балаларын урманда, кырда үстерәләрдер. Җәй тыныч кына үтте. Кыш турында, өйне җылыту турында уйлый башлагач, мич тә искә төште. Морҗаны чистартырга кирәк иде. Аны эчтәге кош оясыннан арындырыр өчен түбәдән чыгып торган кирпеч өлешен сүтәргә үк туры килде. Чыбык-чабыктан, чүпрәк-мамыктан катырып-беректереп ясалган ояны куптарып чыгару өчен улыбыз белән оныгыбызга байтак көч сарыф итәргә туры килде. Кабат корган морҗаның тәрәзәләрен бу юлы да өр-яңа металл челтәр белән урап куй­дылар. Тынычландык. Көз җитеп, суыта башлагач, бер көнне кыек өстендә чәүкә тавышы ишетелмәсенме! Чыгып карасак, йөргәләнәләр болар морҗа әйләнәсендә, нәрсәдер сөйләнәләр, сукраналар. Безне дә, - карт белән карчыкны, - уйланырга, сөйләнергә мәҗбүр иттеләр: өйләрен томалап куйганнар бит инде боларның, кертмиләр, ә кыш чыгарга кирәк, янә балалар табып, үстерергә кирәк, җан ияләре бит! Нишләрләр икән инде?! Җаен тиз таптык тагы: сул як күрше быел Казанда калды, бөтенләй кайтмадылар; тормаган йортта тишек-тошык тиз табыла, морҗаларының да суынганын чәүкә тиз тояр, шөкер.
Без шулай фаразладык. Чәү­кәләр үзләре ни дияр тагы: акыллы бит алар?!

Оя җылысы

Бакчаның иң тыныч почмагында кураның иң куе, хәтта балалар җиләккә керергә бик теләп бетермәгән куаклыгында көзге «чистарту» белән маташам. Коры ботаклар быелгы яңалары, куе яфраклылары белән уралып беткән. Җитмәсә әле искеләре бау белән бәйләп куелган куе көлтәләр: чишеп, араларга кирәк. Менә чираттагы коры чыбык, яфрак көлтәсенә сузылган кул кинәт бик йомшак, хәтта җылы бөркеп торган кебек тоелган нәрсәгә тиде. Икенче кул белән чыбык-чабыкны ачып җибәреп кызыксынып карасам: кош оясы. Нечкә чыбыктан, коры үлән, саламнан тыгыз, нык итеп үрелгән тышча эчендә мамык, йоннан тыгыз, шома итеп әвәләнгән түшәк-бишек, кулны тидереп җылытып аласы килеп китте, болай карап торганда да җылысы бөркеләдер кебек тоела иде. Кураны коры ботаклардан язга чистартырга кирәк. Ояны да алмыйча булмый, хәер, ул сыерчык оясы түгел бит, инде кул тигән ояга киләсе язда хуҗа барыбер якын килми. Җайлап кына аралап алып, утыргычка куям.
Бакчада эш әле җитәрлек. Утыргычка кунаклап, ял итеп алам. Көзге җил салкынча. Тирләгән аркага тиз үтә. Шунда аркага тәмле бер җылы тигән кебек тоела башлады. Билгә тияр-тимәс торган оядан килә инде әллә? Рәхәт! Йа хода, оя кадерен белгән җан ияләре корып, яшәп җылыткач, оя-өйнең тәмле сихәте бик озак саклана ала, күпләрне җылытырга җитә икән. Рәхмәт оя хуҗасына!

Моңлы шөгыль

Авыл автобусы Казаннан иртүк кузгалып китә. Шәһәрдә әле тынлык, урамнар буш, асфальт та чиста, дымлы. Калада да иртә торучылар очрый. Басуларга карый элдергән автобусны беренче булып урам җыештыручылар, эштән бүленеп, озатып кала. Алда әнә тагын бер хатын күренде. Тик ул асфальтны түгел, ә бәлки … бер агачны себерә-сыпыра иде. Озын саплы себеркесен өскә үк күтәргән дә, яшел көнҗәләне сак кына, йомшак кына сыпыра-сыйпый. Автобус якынайганын күргәч, ул, бу шөгыленә уңайсызлангандай, себеркесен дә, карашын да аска текәде. безне дә күрмәмешкә сабышты шикелле. Әмма аның сәер, серле халәте күңел кылына тигән иде инде, шул нечкә кыл әлеге сер тәэсиреннән моңсу гына зыңлап куйды - ачылды, аңлашылды бит сер: ханым агачның бик иртә төшкән сары яфракларын сыпырып төшерү белән мәшгуль ич... Йа-а-а дөнья, адәм баласының, аеруча хатын-кыз затының, олыгаю-картаю билгеләрен бер дә күрәсе килми шул. Бу ханымның да иртә төшкән чал чәч бөртекләреннән, йөзен телгәли башлаган әрсез җыерчыклардан котылырга хыяллануын аңлавы әллә ни кыен түгелдер... Агачларның вакытсыз картаюларын теләмәгән, аларга ихлас ярдәм итәргә теләк тә, вакыт та таба алган ханым үзен дә, шөкер, карый беләдер...

Тузга язасы иде

Безнең тирәдәге чын урманнар да, полосалар да чистартылмый - кая карама, егылган агач. Күпчелеге, үләксәне хәтерләтеп, тирә-­якны ташландык итеп, тоныклап ята. Ә менә каен, күптән егылган хәлдә дә аклыгын югалт­мый, тирә-ягын да яктыртып, хәтта нурландырып ята. Күңел тартылып, янына киләсең, үзе дә яшидер, як-ягына да тереклек ризыгы бирәдер кебек: өстендә дә, ян тирәсендә дә үлән, чәчәкләр, гөмбәләр булмый калмас. Дикъкать беләнрәк карасаң, эче инде күптән көпшәләнеп, череп, таркалып беткән, ә менә тышы - тузы төсен дә, асылын-җисемен дә югалтмаган - ап-ак, коп-коры, саф, тәмле исле. Шунда тузның халык хәтерендә уңай тәэсирдә саклануы, тузга карата ихтирамлы гыйбарәләре искә төшә: тузга китап­лар язылган бит!
Кәгазь дә түземле, чыдам җисем анысы - китапларыбыз озак сакланыр. Тик каенны, тузны күргән саен күңел җилкесенеп, сулкылдап куя: тузга язылган китапларны табып укырга иде дә үзеңә дә шундый тузга язылган китапларны киләсе буыннарга калдырасы иде. Елмаясыз! Хыялый, дисез! Каен тузы илһамландыр­ды, рәхмәт!

Шөпшә үче

Яз көне беренче тапкыр бакча өен ачып кереп, тын гына утырып алганым хәтердә. Ял итә торган, тыныч кына язып утыра торган урыным. Монда берни комачауламаска тиеш. Менә шундый ләззәткә тарып оеп кына утырганда, кинәт баш өстеннән генә шөпшә безелдәп узды. Ачык ишектән ялгыш кына сугылып, хәзер чыгып та китә дип торсам, юк бит, түшәм белән стена арасындагы тишеккә башын тыгып, безелди бирде. Б-ә-ә-әй, ояларга маташа түгелме бу!!! дип, тәрәзә сөрткән чүпрәкне алып, бармак белән өстенә басуым булды, бик каты кысмадым, ахры, кулны ялт тартып алырга туры килде. Чакты бит! Бармак үтереп сызларга да тотынды, кызарып та чыкты. Әле селкенеп торган шөпшәне тышка чыгарып ыргыттым.

«Чебен тисә чер итәр» генә булдымы, әллә чыннан да каты агулы идеме, бармак шешеп, атна-ун көн кампитерда да утыра алмадым.
Ярый онытылды тагы. Шулай да көзгә таба, газетларда быел шөпшә чагу очракларының еш булуын, хәтта бер бабайның җан тәслим кылуын укыгач, теге сызлаулар искә төшеп, бармак сулкылдап куйган иде. Ярасы булмагач, янә хәтердән юылды.

Ә менә чын көз җиткәч... 12 сентябрь, Корбан гаете көне иде. Иртүк торып, гадәттәгечә, бакчаны әйләнеп чыктым. Таң ачылып кына килә. Шулай да кошлар, бөҗәкләр хәрәкәттә. Көзге чәчәкләр тирәсендә аеруча җанлылык. Ул тирәдә озак та басып тормыйча, өйгә кереп, кием алыштырмакчы идем, аяк буйлап җиңел чалбар эчендә нидер хәрәкәтләнгәнен тоеп, аны кысып алдым. Ах, ник кыстым, йөрсен иде шунда. Чакты бит!

Ах-ух килгәнче, чалбар балагын күтәреп, балтырны ачып, саллы гына шөпшәне тартып чыгарып өстәлгә салганчы шактый вакыт үтеп, аяк ите кызарып чык­кан, авыртудан хәтта баш әйләнеп, бераз миңрәүләнеп тә киткән идем. Ничек шулай астыртын керә алган ул? Махсус эшләнгән дошманлык бит бу! Үч алу нияте белән йөргән! Җаен эзләп тапкан! Теге шөпшә үзе булмагандыр инде - ул нәзегрәк, пөхтәрәк иде. бу - юанрак, йөнтәсрәк, кадавы да ай-яй-яй, гайрәтле, үтергеч! Тегесенең кеме булды икән ул, абыйсымы, энесеме? Кеме генә булмасын, үчен кардәшләрчә ала алды! Аһ, аяксыз калам бит! Авырту тездән югары менеп китте бит инде, аяк ойый ук башлады. Йөрәккә үк күтәрелсә... Теге бабай язмышы килмидер ич; әстәгъфирулла! Килсә дә... Ходай тәгалә җанга җан дисә?! Алар да бит җан ияләре..

Көне буе аякны төрле үләннәр белән угаладым, хәрәкәтләнер­гә тырыштым. Түз, үзең гаепле - бә­ланең башы үзеңдә. Уйлан...
Корбан гаете көне мондый җәзалар бәлки уйланырга, гаепләрең өчен үкенергә сәбәптер...

PS: Бүген, 10 октябрьдә, Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган галим-педагог, журналист, язучы Илдар Низамовка 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

Кичәдә күренекле язучылар, журналистлар, юбилярның якташлары белән беррәттән, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара конкурс лауреатлары - яшь җырчылар Гөлсирин Абдуллина һәм Рәнис Габбазов катнаша. Кичәне Илдар Кыямов алып бара. Юбилей тантанасында Илдар Низамовның күптән түгел "Татарстан китап нәшрияты"нда дөнья күргән "Бөртектән - көшел" дигән китабы да тәкъдир ителәчәк.
Кичә 17:00 сәгатьтә башлана.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading