16+

“Мәхәббәт булган өйдә гөлләр шаулап үсә”

Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Зөлфия Сибгатуллинаның күңел матурлыгы гөлләрендә чагыла.

“Мәхәббәт булган өйдә гөлләр шаулап үсә”

Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Зөлфия Сибгатуллинаның күңел матурлыгы гөлләрендә чагыла.

Кышын гөлләре шау чәчәктә утырса, җәен бакча тутырып чәчәкләре үсә.
Зөлфия тумышы белән күрше Балык Бистәсенең Күгәрчен авылыннан. Тормыш иптәше Илһам белән өч бала тәрбиялиләр. Уллары Ислам армия сафларында хезмәт итә, кызлары Алия 7 нче сыйныфны, ә төпчекләре Эльвира 1 нче сыйныфны тәмамларга җыеналар. Ике кызыбыз да бию белән шөгыльләнә, биергә яраталар, ди әниләре.

Зөлфия пешекчегә укыган, әмма һөнәре буенча эшләргә туры килмәгән. Ә менә гаиләсен көн дә тәмле ризыклар белән сыйлап тора. Торт, чәк-чәк, пирогларны хәтта заказга да пешерә. Яңа төрле салатлар ясарга яратам, ди. 
Бүгенге көндә ул Лаештагы почта элемтәсе бүлегендә оператор булып эшли. Буш вакытын гаиләсенә, гөлләренә һәм бакчасына багышлый. 

– Һәр хатын-кыз кебек гөлләр үстерергә яратам. Алар миндә төрледән-төрле һәм бик күп иде. Барысын да бүләк итеп таратып бетердем. Хәзер фәкать антуриум, бегония, амариллис һәм орхидеяның бер төре булган фаленопсисны күпләп үстерәм. Алардан кала, алоэ һәм драцена гөлләрем дә бар. Улыбыз армиягә киткәннән бирле, шул гөлләрем белән юанып, сагынуымны басам, – ди ул. 
Антуриум гөленең исәбе юк дисәң дә була. Зөлфия аларны аеруча яратып үстерә. 

– Антуриумны миңа беренче тапкыр сеңлем бүләк итте. Бер ботактан үрчеп киттеләр алар. Бу гөл белән кызыксынучылар синең ничек шулай шаулап чәчәк ата дип гаҗәпләнәләр. Шәфкатьле табибка авырулар, ягымлы укытучыга балалар тартылган кебек, гөлләр дә үзләрен иркәләп үстергән ихлас күңелле хуҗаларына тартыла дип уйлыйм. Кешеләргә карата ягымлы булырга өйрәтте әнием. Аллаһка шөкер, өебездә ярату, тынычлык хөкем сөрә. Антуриумның яктылык яратуын да әйтергә кирәк. Аартык дымны һәм туры кояш нурларын күтәрә алмый. Кибеттән сатып алынган махсус туфракка утыртам, бернинди ашлама да сипмим, – ди Зөлфия. 

Җәен бакча тутырып чәчәкләр утыртуын инде әйткән идек: берничә төрле пион, лалә, дельфиниум, флокс, лилия, бәрхет, кашкарый, дәлия, цинния, портулак, петуния, годеция, роза, хризантема һәм тагын башка бик күп чәчәкләр үстерә ул. Тагын бер яраткан шөгыле – чәчәкләрне, табигатьне фотога төшерергә ярата. 
– Мин үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки яраткан гаиләм, эшем, гөлләрем һәм чәчәкләрем бар, – ди Зөлфия. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

17

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading