16+

Өлкәненә – 75, яшенә – 50. Сөйләшеп утыралар (уены-чыны бергә)

Берсе – Хәмзин, икенчесе – Гыймадиев. Өлкәненә – 75, яшенә – 50. Сөйләшеп утыралар – Алмаз абый, армадыңмы әле бу йөрүләреңнән? – дип сүз башлады илле яшьлеге.

Өлкәненә – 75, яшенә – 50. Сөйләшеп утыралар (уены-чыны бергә)

Берсе – Хәмзин, икенчесе – Гыймадиев. Өлкәненә – 75, яшенә – 50. Сөйләшеп утыралар – Алмаз абый, армадыңмы әле бу йөрүләреңнән? – дип сүз башлады илле яшьлеге.

– Кызлар беләнме? – диде аңа, гадәттәгечә, җитмеш бишен тутырганы, шаяртып.

– Юк ла инде, икәү бергә мәктәпләрдә очрашулар оештырып, татар телен, мәдәниятен, әдәбиятен, сәнгатен пропагандалап йөрүдән, дим.
– Нигә алай бик кискен әйтеп куйдың әле? Моңарчы бу турыда сүз кузгатмый идең бит. Үзеңә дә шундый сорау бирергә мөмкин лә мин – икебезнең өлешкә төшкән бурыч итеп кабул итәбез түгелме соң бу вазифаны?
– Күреп торабыз ич, бездән башка беркем тартмый әлеге йөкне, – дип пошыну катыш канәгатьлелек белдерде Гыймадиев.
– Дөрес әйтәсең. Әйдә, мактану булмасын, пандемиягә хәтле ун ел чорны санасак та, мең дә ике йөз чамасы мәктәптә чыгыш ясаганбыз. Начар мәллә?..
– Юк, киресенчә, әйбәт. Никадәр баланың күңелен күрдек, күпме китаплар, журнал-әсбаплар өләштек. Берсе дә утырган урыннарында ташлап калдырмады – өйләренә алып кайттылар, әти-әни, әби-бабаларына тапшырдылар.

– Әйе, дустым, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәттек, җырдан (эчтәлегенә карап) театр куярга, тапкыр, кыю-тәвәккәл, җор булырга үрнәк сыйфатларыбызны күрсәттек.
– Анысы шулай...
– Нәрсәсе алай түгел?
– Соңгы елларда мәктәпләрдә татарча сөйләшеп йөрүче балаларның кимегәнен сизәсеңме, Алмаз абый?
– Сизәм генә түгел, борчылам.

– Кара инде, телебезгә карата никадәр игътибар арта сыман, ә чынлыкта – киресе. Нишләргә мондый чакта?
– Сәбәбе тирәндә ята – син аны үзең дә беләсең...
Эш бит ТНВда аерым балалар тапшыруы чыгарып, аны көне-төне җиһанга таратуда, чәчүдә түгел – аның куллануда әһәмияте булмауда. Ярый, экранда матур итеп йөз бала шигырь сөйли белә ди, яки тагын шуның хәтлесе җырлый ди – бу бит әле яшәешебезнең, бигрәк тә милләтебезнең йөзе, барлыгы, булганлыгы дигән сүз түгел. Ә икътисад тармагында, авыл хуҗалыгында эшләүче миллионлаган халкыбызның гомум кулланышлы теле дип әйтеп булмый. Алар мондый җәмгыятьтә, мондый вазгыять алып барылганда үз телен белмәскә, оныткан хәлгә җитәргә мөмкиннәр бит. Инде бу рәвеш хөкүмәт органнарындагы җитәкче даирәләрдә ачык чагыла. Депутатлар арасында шундый кискенлек – кайсысының татарча чыгыш ясаганын ишеткәнең бар? Мөхәммәтшин, Зәйдулла, Миргалимовтан башка. Алары да аптыраганнан, татарча белмәгән бүтәннәр өчен кабатлап, урысча аңлата. Татар теленең дәүләт теле булуыннан әллә ни файдасы юклыгының бер мисалы бу. Дәүләт Советы – үзе үрнәк. Телебезнең көче юклыгына гади исбат. Шулай бит инде...

– Ә безгә нишләргә киңәш итәсең, Алмаз абый?
– Беләсеңме, адашым – Гыймади, Ходай гомер биргән хәтле эшләргә дә эшләргә. Күрәсең бит, мәктәпләр үзебезне ничек кабул итә. Чөнки аларга, балаларга без кирәк! Без бит синең белән язучы, шагыйрь, артист, җырчы, композитор гына түгел – бик беләсең килсә, якын дуслары! Кем алар янына килеп, алар күңеленә хуш килерлек шигырь сөйли, алар сөенерлек җырын җырлый, аларны дәртләндерерлек, рухландырырлык, хыялларын чынга аштырырдай өмет чаткысы калдыра, канатландыра?!

Сөен син, Алмаз дус, сөен – аларның сөенече безнеке дә. Балаларга үрнәк булырдай туган телендәге талантлы абыйлары-апалары кирәк! 
Үзебез шуларның икесе дип әйтмим һәм әйтсәк тә ялган булмас! Әнә безне фотога төшерәләр бугай. Әйдә, нәрсә сөйләшкәнебезне яздырып алганчы кузгалыйк.

Иртәгә кайда барабыз, дисең?
– Беренчесе – Биектау районының Битаман мәктәбенә! 
– Ничә мәктәп?
– Өч! 

Алмаз Хәмзин.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading