Паспорт – шәхесне раслаучы һәм дөнья буйлап ирекле рәвештә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирүче документ ул.
Аның тарихы борынгы заманнарга барып тоташа. Бу тарих ул чактагы дәүләтләрдә үз гражданнарының һәм чит илләр кешеләренең күчеп йөрүләренә күзәтчелек итү ихтыяҗы килеп тууга бәйле.
Инде Борынгы Мисырда ук шәхес таныклыгы системасы булган, ул һәр кешегә тиешле документсыз үзе яшәп торган территорияне калдырып китүне тыйган. Шулай ук Гарәп Хәлифәлегендә дә сәяхәткә чыгып китәр өчен салымнарны дөрес түләп барганны раслаучы махсус кәгазь таләп ителгән.
Сүз уңаеннан, “паспорт” сүзенең килеп чыгышы итальянча “пасса” (бу “узып китү” дигәнне аңлата) һәм “порт” сүзләренә барып тоташа. Бу терминнар Яңарыш чорында Европада чикләрне кичәргә рөхсәт иткән төрле документларны билгеләү өчен кулланылган.
Россиядә хәзерге паспортларга охшаш документлар Петр I вакытында күпләп бирелә башлый. Ә менә АКШта әле дә күп кешеләрнең паспортлары юк, ә шәхесне, мәсәлән, машина йөртү таныклыгы белән расларга мөмкин.
XX гасыр башына күпчелек илләр чит ил кешеләре өчен паспортлар таләп итүдән баш тарта, әмма Беренче бөтендөнья сугышы, чик контролен кырысландырып, бу кагыйдәләргә төзәтмәләр кертә. 1920 елда, паспортлар мәсьәләләре буенча халыкара конференциядә, чит ил документлары өчен хәзерге заман үрнәкләренә якын булган яңа стандартлар билгеләнә.
Вакыт узу белән паспорт халыкара сәяхәтләрнең аерылгысыз атрибуты булып китә, ә заманча технологияләр бу документларны тиешле дәрәҗәдә ышанычлы һәм уңайлы итәргә мөмкинлек бирә.
Фрида Закирова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар