- Ун яшемдә вакытта әни миңа «Чайка-2М» дигән фотоаппарат бүләк итте. Аннары үзем сатып ала башладым. Миндә алар күпләп җыела башлагач, коллекция итеп тупларга булдым. Кызларым, туганнарым, дусларым бүләк итә башлады. Акрынлап бу минем «чиремә» әверелде. Башка коллекционерлар белән элемтәдә торам. Үземдә булмаган берәр фотоаппаратны күрсәм, тынычлыгым бетә. Аны аласы килә башлый. Иң истә калган һәм кадерле фотоаппаратым - панорамлы «ПАНФОКС» исемле Соколов фотоаппараты. Аны 1976 елда Саратов инженеры Соколов эшләгән. Әмма артык зур, авыр һәм җайсыз булганга, сериягә китмәгән. Шул рәвешле бердәнбер фотоаппарат булып калган. Аның артыннан ярты ел йөрдем. Бәясе бик кыйммәт иде, хуҗасы белән гел аралашып тордык. Ахырдан, синең коллекцияңдә югалмас ул, синдә саклансын, читкә китмәсен дип, мин тәкъдим иткән бәягә сатарга ризалашты, - дип сөйли Расих абый.
Соңгы вакытта популярлашып киткән селфины Расих абый 1970 елда ук «Чайка» фотоаппараты белән ясаган булган.
- Миңа селфи ясау бик ошый. Яшьләр арасында да ул хәзер популяр, аларда ул чиргә әверелде дисәң дә була. Шуңа да куркынычсызлык турында онытып куялар. Мин исә фәкать куркынычсыз селфи ягында, - ди коллекционер.
Моның кадәр фотоаппаратларың булгач, ничек итеп фотосурәткә төшерми түзәсең ди.
- Аеруча табигатьне, милли бәйрәмнәрне төшерергә яратам. Туган җирем Болгардан алам мин илһамны. Болгарны бик күп төшерәләр, әмма мин башкаларны кабатламыйча төшерергә тырышам. Төнге Казанны төшергән фотоларым күп, - ди фотограф.
Расих абый бүгенге көндә Казанда фотография музее булдыру теләге белән яна.
- Түбән Новгород, Самара, Екатеринбург, Мәскәүдә бар андый музейлар. Революциягә кадәр Казанда да булган ул. Аны 1895 елда ботаника профессоры Сорокин ачкан. Тик революциядән соң ябылган. Мин Казанның фотография музеен Бауман урамында урнашкан 56 нчы йортта күзаллыйм. Анда 1980 елларда «Татфото» урнашкан булган, - ди Расих абый.
Тагын бер идеясе - туган авылы Спас районы Үрнәк авылындагы мәчетне яңарту
- 1990 еллар башында салынган мәчетнең түшәменнән су үтә, тәһарәтханәсе юк. Агач мәчетнең исеме генә бар, халык намазга Болгарга йөри. Җиде генә чакрым ераклыкта булса да, олы кешеләр гел анда йөри алмый, кышын бигрәк тә. Авылыбызда яңа мәчет булдырсак, комачауламас иде. Миллион ярым сум акча җыелды, әле тагын бик күп кирәк. Хәтерлим: студент чагымда әби пенсия алган саен, акчасын җыеп бара да, мең сумга җыелгач, аны Болгарга мәчет төзелешенә илтеп бирә иде. Нишләп аны безгә генә бирмисең дип үпкә белдергән чаклар да булды. Ул исә, сез яшьләр, акчаны үзегез дә эшләп таба аласыз, ә мәчет кирәк, ди торган иде. Хәзер менә әбиемнең хаклы булуына төшенәм. Яңа мәчетне, әбием истәлегенә, «Рабига» дип атарга хыялланам. Кеше хыялланудан туктарга тиеш түгел. Мин үзем тик утыра торганнардан түгел - алда планнарым, эшләрем күп әле. Берсен тормышка ашырсам, икенчесенә тотынам...
Расих абый калган планнарын, алдан кычкырган күкенең башы авырта дип, әйтми калырга булды. Мине башта аның фотоаппаратлар коллекциясе гаҗәпләндергән булса, аралашу барышында Расих абыйның киң күңелле, гади, фикерле, зыялы кеше булуы да сокландырды. Үзе әйтмешли, «сәерлеге» белән дә кызык кеше ул...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар