16+

СССРда нәрсә дефицит булган? 

Видеомагнитофоннар. "ВМ-12 электроникасы" – VHS форматындагы кассеталы беренче совет видеомагнитофоны. "Электроника"ны 1984 елда чыгара башлыйлар. Бәясе 1200 сум торган.

СССРда нәрсә дефицит булган? 

Видеомагнитофоннар. "ВМ-12 электроникасы" – VHS форматындагы кассеталы беренче совет видеомагнитофоны. "Электроника"ны 1984 елда чыгара башлыйлар. Бәясе 1200 сум торган.

Халык озын чиратларда торып алган биш әйбер.

Ул вакытта уртача хезмәт хакы 170-180 сум тәшкил иткән. Аны сатуда табып та булмаган диярлек. Видеокассеталар да дефицит булган. 
Өй җиһазы. Җиһаз сатып алу өчен даими рәвештә мебель кибетенә алдан язылып, чират көтәргә кирәк булган. Халык интерьер предметларының моделен һәм төсен сайлап тормаган, туганнары һәм танышларыннна ыҗелган акчаны алып барып, нәрсә бар, шуны алганнар.

Кер машинасы. Советлар Союзында ярымавтомат кер машинасы байлык саналган. Таймерлы беренче "Вятка" машинасы 1966 елда Кировта ыга башлый.

Китаплар. Совет гражданнары киталарны, бигрәк тә чит ил авторларыныкын да чират торып алган. Аеруча детектив, фантастика жанры популяр булган. Кара базарда бәяләре, кибетнекенәк араганда, берничә тапкыр кыйммәтрәк булган. 

Хушбуй һәм косметика. 1970 еллар башында илдә Christian Dior дан Diorissimo хушбуе барлыкка килә. Берничә елдан Lancome дан Climat сатыла башлый. Ул вакытта бу хушбуйлар кыйммәт – 20 сум торган. Әмма хатын-кызларны бу гына куркытмаган, хезмәт хакларының яртысын шуңа сарыф итәргә дә әзер булганнар. Ә аларны табу җиңел булмаган, шуңа да күбесенчә Польшадан кергәннәрен алганнар. 

Болардан тыш келәм, бәллүр ваза, чит илдән кертелгән кроссовкилар, Levi's һәм Wrangler джинслары да дефицит саналган. Аларны алыр өчен кешеләр сигезәр сәгать чиратта торырга әзер булган. 

(РБК Life дан кыскартып бирелде)

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading