Һәр ата-ана үз баласын үзенчә тәрбияли. Кемдер яхшылык эшлә дә суга сал ди, кемдер башкаларны рәнҗетмә дип акыл өйрәтә. Ә менә Иосиф Сталин балаларын кечкенәдән сорарга түгел, ә боерыклар бирергә өйрәткән. Сталин кызы, Светлананың, әтисе белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт катлаулы булган.
Алар еш талашканнар, фикерләре туры килмәүдән гауга купкан. Шулай да, Сталинның үлеме аның кызы өчен зур югалту булган. Ул әтисенең соңгы көннәре турында болай дип искә ала:
– Бу куркыныч көннәр иде. Элек булган тотрыклы һәм нык әйбер беткән кебек тоелды. Соңгы минутта әти күзләрен ачты һәм тирә-юньдәгеләрне карашы белән әйләндереп алды. Бу коточкыч караш булды. Ул акылсыз я ачулы кешенекенә охшады. Күзләр үлем алдыннан таныш булмаган йөзләрне күрүдән курку белән тулды. Әти кинәт сул кулын өскә күтәрде. Ул нәрсәдер күрсәтәсе идеме яки барыбызга да янадымы, аңлашылмады. Соңгы мизгелләрдә җан, калган көчен куеп, тәннән качты, – ди Светлана.
Нәкъ менә эмиграциядә Светлана Аллилуеваның истәлекләре басылып чыгуы аркасында Сталинның шәхси тормышы, партия хакимиятенең югары катламы вәкилләре турында күп фактлар билгеле булды. Светлананың Сталинның соңгы көннәре турында язмалары кайгы белән сугарылган. Күрәсең, ата белән баланың мөнәсәбәтләре һәрвакытта катлаулы һәм каршылыклы булмагандыр.
“Сорама, ә боерык бир”
Светлана кечкенәдән әтисе уйлап тапкан "боерык" уенын уйнаган. Уенның асылы шунда ки, Совет лидерының кызы сорарга түгел, ә боерык бирергә тиеш булаган. “Ник сорыйсың? Боерык бир, һәм без шунда ук барысын да үтәячәкбез”, – дигән Сталин.
Бу шаяртулар шактый озак дәвам иткән, хәтта аларның шәхси хатларында да үз чагылышын таба алган. Сталинның кечкенә Светланага шаяртып язган хаты сакланган:
– Син, мөгаен, әтиеңне оныткансыңдыр, шуңа күрә аңа хат та язмыйсың. Сәламәтлек ничек? Авырмыйсыңмы? Вакытны ничек үткәрәсез? Курчакларның хәле ничек? Тиздән боерык бирерсең дип уйладым, ә боерык юк та юк. Начар. Әтиеңне рәнҗетәсең. Хатыңны көтәм, – дигән ул.
Сталин хат астын шаяртып "секретаришка" дип имзалаган. Светлана әнисен бик иртә югалткан, шуңа күрә әтисе аңа күбрәк игътибар бирергә тырышкан. Светлана һәрвакыт әнисе, Надежда Аллилуеваны, күңел түрендә саклаган. Әнисе үлгәндә Светага нибары алты яшь кенә булган. Надежда Аллилуева вафатыннан соң, бөтен йортны кечкенә кызга битараф булган хезмәтчеләр тутырган. Сталин, эше күп булса да, баланы тәрбияләүдә катнашырга тырышкан. Алар арасында аңлашылмаучанлыклар барлыкка килгәнче, ата белән бала рәхәтләнеп вакытны бергә үткәргән.
Илгизә Галиуллина әзерләде
Чыганак: “Русская семерка”
Фото: http://picsart.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар