16+

«Тәкәне күтәрү авырракмы, әллә яшьлеккә «кайту»мы?»

Танылган көрәшче, Әлмәт районының көрәш буенча тренеры, Татарстанның атказанган спорт остасы, 8 тапкыр Татарстан, 8 тапкыр Россия, 5 тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил турниры, 1 тапкыр Дөнья чемпионы Руслан НУРГАЛИЕВ келәмгә кайтты.

«Тәкәне күтәрү авырракмы, әллә яшьлеккә «кайту»мы?»

Танылган көрәшче, Әлмәт районының көрәш буенча тренеры, Татарстанның атказанган спорт остасы, 8 тапкыр Татарстан, 8 тапкыр Россия, 5 тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил турниры, 1 тапкыр Дөнья чемпионы Руслан НУРГАЛИЕВ келәмгә кайтты.

Туган ягы — Актаныш районы Яңа Әлем авылы Сабан туенда баш батыр булып, тәкә отты. Әйтүенчә, Русланның туган авылында җиңел авырлык категорияләрендә җиңеп, тәкәләр алганы булган, ә авыр үлчәүдәгеләр арасында бил алышып, абсолют батыр булып калуы тәүге тапкыр икән. Әле тәкәнең дә ниндиен бирделәр бит аңа! Русланның тәкә откан видеосы “Батырлар” төркемнәрендә тиз таралды. “Руслан Нургалиев келәмгә кире кайтты. Тәкәнең хәллелеген карагыз әле! Өч кеше тарталар. Җиңә алмыйлар”, — дипләр батырның җилкәсенә күтәреп салдылар. Алай гына бирешмәде тәкә, сикереп төште. Кабат Русланның җилкәсенә салдылар һәм ул, кем әйтмешли, бозау хәтле тәкәне күтәреп мәйдан буйлап китте. “Руслан энем, киләсе Сабантуйларда да сиңа шулай җиңүләр яуларга насыйп булсын!” — дип теләкләр теләде алып баручылар.  

Руслан үзе дә социаль челтәрләрдә әлеге мизгелләре белән уртаклашып, “Яшьлеккә кайту” дип куйды.  
 

— Руслан, ничек соң хәлләр? Шундый зур тәкәне күтәрү авыррак булдымы, әллә яшьлеккә кайтумы (көлешәбез). Сабантуйлар узды. Бүген тәнне җыеп булдымы?
— Җиңеп чыгып, чемпион булып, тәкә отып кайткач, элек бик рәхәт хисләр кичерә идек. Менә бу юлы да күңелдә шушы хис-тойгылар яңарды. Дөрес, кичәге көрәшүдән соң, бүген бөтен тән авырта. Әмма ул “рәхәт авырту”. Авыртса да, сөенеп йөрисең. Мәйданга күңелемдә шундый хисләрне уятырга кергәнмендер, дип уйлыйм инде хәзер. 

— Көрәшүең күпләргә сюрприз булды. Алдан уйлаган идеңме? Әзерләнеп кайттыңмы? 
— Беркөнне дустым, Кукмарадан Илгиз Әхмәтгалиев белән сөйләшеп тордык. “Теге елны үзебезнең авылга кайтып көрәштем, тәкә оттым”, — диде һәм миндә дә кызыксыну уятты. Әти Сабантуй көнне иртән энем Раббанига да, көрәшәсеңме, дип утыра. “Әти, мин борцовкины алып кайттым әле. Кереп чыгармын, дип торам”, — дидем. Ул да бу сүзләремнән ялкынланып китте. Бүгенге көндә авырлыгым — 85 кг. Югары үлчәүдә ике егетне оттым. Берсе 105 кг авырлыкта иде. Абсолют батырга исә Актаныш районының Тыңламас авылыннан булган, Минзәләдә тренер Рәмзил Бәдриев карамагында шөгыльләнүче Рузил Мөкимов белән көрәштем. Көчле егет. Аны 3:1 исәбе белән оттым. 

— “Яшьлеккә кайту” дигәнеңнән... Келәмдә энергия, көч ничек соң хәзер?
— Яшь чактагы кебек үк түгел инде. Сулыш алулар да башкача. Эшләргә кирәк икәнен баш аңлый, ә тән тыңламый. “Хәзер менә шуны эшлим”, — дим эчтән генә. Ә юк шул, җитезлек башка, организм тыңламый. Әмма картаясы килми әле, 40 яшьтә дә. 

— Сабантуйларда соңгы тапкыр кайчан көрәшкән идең?
— Бер дүрт ел бардыр. Соңгы тапкыр Әлмәт Сабан туенда көрәштем. Анда Айрат Сәмигуллинга оттырып, 2 урында калдым. Балалар белән тренировкада күнегүләр ясыйм, футбол уйныйм. Иң күбе шул, ә көрәшкән юк иде. Бераз булса да “отработкалар” ясаштырып торырга кирәк икән. Әзер булып, үзеңне һәрвакыт формада тотып йөрергә, дип әйтәсе килә инде. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл. Тормыш иптәшем Лилия белән иртән йөреп керә башладык әле. Ничек тә тонуста торасы иде. Организмны карарга, йөрәкне кайгыртырга. Келәм дә кирәк! 

— Тәкәсе бик зур! Моңа хәтле отканнарыңның исәбе-чуты юктыр, Руслан?
— Бу тәкә 80-90 кг бардыр. Авыр булды күтәрергә. Башта тәпиләрен дөрес тота алмадым, шуңа төшеп китте. Аннары әйбәтләбрәк тоткач, ычкындырмадым, мәйдан буйлап киттек. Тәкәләр буенча, алай санап йөргән булмады. Үз гомеремдә 50ләп тәкә отканмыдыр. Беренчесен 3 сыйныфта укыган чакта, 9 яшемдә алган идем. Башкортстан республикасының Илеш районы Ябалак авылында булды ул. Әти — олылар, мин балалар арасында батыр калып, икебез бергә тәкә өстерәп кергән истә. Барысы өчен дә Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт! Шөкер, өстебез бөтен, авылларыбызда Сабантуйлар үтә, өстебездән ракеталар очып тормый. Махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Күгебез аяз булсын! Киләсе Сабантуйларда да исән-имин очрашулар насыйп булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading