Терлекләр хуҗасына охшый, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бар инде сезнең, җәмәгать. Олы маллар гына түгел, кош-корт та хуҗасына охшый бит, әй.
Авылда бер күрше абзыйның тавыклары нәкъ үзе инде, мәгәр. Иртән әтәч артына тезелешеп, инвестор кырына чыгып китә тавыклары. Кызыл мәйдандагы хәрби парадтагы солдатлар кебек, бер адымда атлыйлар, мин сиңа әйтим. Читтә басып торган башка җан ияләрен күрмиләр дә, сәлам дә бирмиләр. Кич янә әтәч артына тезелешеп, тамакларын туйдырып кетәклекләренә кайтып керәләр. Төлке дә тотмый, эт тә таламый үзләрен.
Безнең тавыклар “өй бетләре” инде, билләһигазим. Читкә аяк та атламыйлар. Кетәклектән чыгалар да, абзар нигезе буйлап тезелешеп, өй ишегенә карап тик торалар. Тәмледән-тәмле ризык чыгарганны көтәләр. Күршеләр тавыкларының кытаклавы: “Кытыйк-мытыйк”, - дип ишетелә. Безнең тавыклар: “Юк-юк”, - дип кычкыра сыман. Зур савыт белән ашарларына чыгарсаң, өстеңә сикерәләр. Берсен-берсе ега-ега савытка ябырылалар.
Совет чорындагы тавыклар һәм чебешләр шулкадәр тыйнак һәм ашауга талымсыз иде алар, баһырлар. Пешереп, төеп биргән бәрәңгене “бәлеш” урынына күреп ашарлар иде. Элек авылда терлекләр күп чакта ишегалдында да, урамда да чирәм үсмәде. Хәзер бөтен дөнья чирәм. Совет чорындагы тавык-чебешкә кычыткан турап бирсәң, сөенечләреннән ни эшләгәннәрен белмәсләр иде. Бүгенге тавыкларның ишегалдындагы яки урамдагы чирәмгә исләре дә китми. Тәмләткечле, җыен синтетик ризыкларга чашканнар. Тавыкларны чирәмлеккә чыгармаска, ябык корылмада гына асрарга дигән закон әзерли, ди анда депутат иптәшләр. Тавыклар яшеллекне сагынырлар, ризыкка сайланып-кстатып торганнарына үкенерләр әле бер заман.
Безнең тавыклар өйдән читкә чыкмый, дип әйткән идем бит. Бер көнне капканы ачып, мәҗбүри рәвештә урамга куалап чыгардым үзләрен. Кичке якта берәм-берәм кайтып керде тавыклар. Әтәч кенә юк. Урам буйлап эзләп киттем. Күрәм, әтәч әле бер, әле икенче якка карый-карый басып тора. “Ах, ахмак, – мин әйтәм, – юл уртасында кәкре багана кебек торасың, машинага тапталып үләсең бит”.
Автоинспекторларның киңәшен тыңлап, әтәчнең ике аягына да яктылык кайтара торган тасма бәйләдем, тасмага адресымны яздым. Икенче көнне әтәч өйгә кайтмады. Берәрсе урлагандыр, дигән гөнаһлы уй башымда тумады да. Шөкер, авылыбыз халкы намуслы, кеше малына кул сузмый. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, безнең әтәч М-7 “Волга” автотрассасына кадәр барып чыккан. Урман буенда кызыл-зәңгәр утларның балкып януын күреп алган да, шул утка җан-фәрман чаба башлаган. Бәйрәмнәрдә ишегалдына кызыллы-зәңгәрле герляндалар элеп куям мин. Әтәч: “Үз кетәклегемне таптым!”– дип уйлагандыр инде, баһыр. Әтәчнең аякларына бәйләнгән яктылык кайтара торган тасмалар ут кебек җемелди икән. Юлның әле бер, әле икенче ягына бәргәләнә-бәргәләнә килгән яктылыкны автоинспекторлар: “Бу шофер, тучны исерек. Ну түләтәбез штрафны”, – дип көткән. Безнең әтәч килеп җитеп, яшелле-зәңгәрле тавышы белән: “Кәкре-кү-үк!” – дип кычкырып җибәргән. Көтелмәгән хәлдән, автоинспекторларның кулларыннан сырлы таяклары төшеп китә язган.
Шушы вакыйгадан соң, безнең әтәч тә күрше әтәченнән болайрак кукраеп йөри башлады. Тавыкларга бер генә кычкыра, тигез сафларда әй китәләр чыгып урамга. Яшеллектә иркенләп йөреп калыгыз, “абзар эчендә генә яшәргә” дигән закон чыкса, күрмәссез чирәмне...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар