16+

Вәт, синең хатын ул настоящный персик ичмаса! (уены-чыны бергә)

Сөйләшкәндә хатынымның әнисе: ”Нихруш. Нихруштан яхшы түгел”, – дип әйткәли торган иде, баһыр.

Вәт, синең хатын ул настоящный персик ичмаса! (уены-чыны бергә)

Сөйләшкәндә хатынымның әнисе: ”Нихруш. Нихруштан яхшы түгел”, – дип әйткәли торган иде, баһыр.

Мин баштарак, “Нихруш” ул колхоз рәисенең кушаматымы икән соң, дип аңламыйчарак тора идем. Бактың исә, “нихруш” дигәннәре рус телендәге “не хорошо” сүзе икән. Рус сүзләрен үзенчә татарчалаштырып бетерсә дә, Казанга килгән чакларында базардагы марҗа түтиләре белән теттереп сөйләшә иде, мәгәр.
Уң як күршеләр Абхазиядә ял итеп кайтты. Күчтәнәч шәраб эчеп, сыйланып алдык. Утыра торгач, кәефләр күтәрелеп, телләр ачылды.

– Синең хатының бигрәк зифа гәүдәле, – ди бу.
– Ну, күрше, әйтсәң, әйтеп тә куясың икән син. Кая зифа гәүдәле булсын инде? Шыр сөяк, штакетник. Заманында мәктәптә малайлар шаярышып, кешенең ясалма скелетының чәнти бармагын сындырган идек. Төнлә шул скелет үч алырга теләгән ахырысы. Каты сөяк бармаклары белән муенымны буарга кереште. Куркып уянып китсәм, хатын кулы белән муенымнан кочаклаган икән, – дип, каршы төштем.

Үз чиратымда күршенең хатынын мактарга тотындым.
– Вәт, синең хатын ул настоящный персик ичмаса! – дип тезеп киттем. – Атлаганда арт шәрифләре мыймыл-мыймыл килеп тора. Күкрәкләре кәбестә кадәрле. Мендәр дә  кирәк түгел, башыңны сал да ят. Үзе җылы, үзе йомшак. Гаиләгә экономия: бер мендәр генә сатып аласың, газ мичен дә “факел”да гына тотасың. Минем хатынымның ни алды, ни арты юк. Арты тишелгән футбол тубын, алды шиңгән бәрәңгене хәтерләтә. Нихруш. Колхоз сыерлары шикелле откормга, ягъни, махсус тукландыруга куймыйча булмас.

Сул як күршеләр токымлы тавыклар алып кайтканнар. Йомыркаларны каз йомыркасы зурлыгында салалар икән. Безнең тавыклар әллә картайды, әллә ялкауланды: салган йомыркалары чиядән аз гына зур. Нихруш. Мондый токымлы тавыкларны безгә дә кайтартырга кирәк.
Каршы як күршеләр йортларын кирпеч рәсемле калай белән тышлады. Искерә барган агач өйләренә затлы төс керде. Хатын белән тәрәзәдән урам якка карамас булдык. Чөнки, тәрәзәдән караганда күз гел тегеләрнең йортына төшә, көнчелектән безнең бүтәкәләргә кадәр кетерди. Нихруш. Безгә дә өйнең такта тышчасын тагын да матуррак калайга алмаштырырга булыр. Шунсыз җаныбыз тынычланмас.

Дөньяны “нихрушлап” эт итеп сүгәсегез килсә, мәсәлән, Казандагы “Җиңү проспекты” метро станциясендәге җәяүлеләр җир асты юл кичүенә төшегез. Анда килгән кешеләр генә түгел, казанлылар үзләре дә метрога, трамвайга, автобуска яки тиешле урамга юлны таба алмыйча миңгерәүләнеп йөри. Диварларга юл күрсәткечләрне зур хәрефләр белән язып куярга мөмкин бит инде, югыйсә. Нихруш хәлләр әлеге җир асты кичүендә. 

Мөслимәләр ана телебезнең сакчылары сафында булырга тиеш, дип уйлым инде мин авыл акылым белән. Юк шул, җәмәгать. Казан урамнарында сабыйларына рус телендә генә дәшкән мөслимәләрне очратам да, тигез тротуарларда абыныплар китәм. Нихруш. 

Шәһәргә кадәр килгәч, авылга күчтәнәчләр сатып аласың бит инде ул. Кибетләрдә бәяләр гел “99”, “199”, “999” саннарында күрсәтелгән. Түгәрәк сан юк.

Бәяләре очсыз, дип сөенеп, кәрҗинемә җимешләр тутырдым. Кассир кыз ярты машина бәясендә хисап саны әйткәч, терәлепләр каттым. Күрсәткечләргә җимешләрнең килограммы түгел, ә 100 граммдагы бәяләре язылган икән, ләбаса. Кибет хуҗалары бәяләрне “99” саны белән язып, безнең “99” булганлыгыбызга ишарә ясыйлар. Нихруш, дип тормыйлар, күзләрен дә йоммыйча алдыйлар.

Җәмәгать, тормышта нихруш күренешләр шактый инде ул.Үзегезнең дә мисалларыгыз бардыр. Тормыштагы һәм үзебезнең күңелләребездәге әнә шул “нихрушларны” киметергә тырышып карыйк әле.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading