16+

Бер генә көн калгач, бер генә көн... (хикәя)

«Фикерләрнең күркәм булулары һәммә нәрсәне хәл итә».

Бер генә көн калгач, бер генә көн... (хикәя)

«Фикерләрнең күркәм булулары һәммә нәрсәне хәл итә».

Шулайдыр да, әмма һәрвакытта да ул алай ук булып бетми. Кешесе төрле. Арада очрап та куялар да инде кайсылары. Ярый ла син әйткәннәрне кирегә сукмаса. Әмма күңеле белән дошман адәмгә очрасаң, тәресенә ката да кала. Бернинди җылы сүз, якты караш белән айныта алмыйсың. Чукынып китсен, дип тә булмый. Бөгелмәсме, имеш. Аңлатып та, үгетләп тә карыйсың. Ә ул шартлап сына. Сынган агачны кем дә белә, чыралы була. Кагылам, димә, бәласеннән башаяк.
Данил ничек аңлатырга белмичә, шактый озак башын катырды. Якын дуслар иделәр бит элекләрне, күңеленә хуш килгәне бит, үз кеше! Бүтән берәү икән – бер хәл, тыңламады, аңламады, дисең дә шуның белән бетте-китте, вәссәлам. Үзеңнеке – үзәктә! Акыллы гамәлләр иясе, ышанычлы төсле иде, яхшылыклы. Ә ул менә нинди икән: дуслык битлеге кигән дошманы! 
Данил үз алдына уйланган җиреннән әйтеп куйды:         

– Мин аңа аркылы төштем, ахрысы?.. Алай дисәм инде? 
Аннары, куркынып, уңына-сулына каранып алды. Кемдер тыңлап тормыймы, диде булса кирәк? 
Андый кеше күренмәде. 

Без, кешеләр, һаман шулай, тилерәбез дә, башкалар хәлебезне аңлаганыннан яки сизенгәненнән курка калабыз. Күңелгә ныклык җитмәгәннән бу. Мескенлек. Ул батырлар гына артын-алдын карамыйча эш итә. Әмма андый куркусыз йөрәк һәркемгә дә бирелмәгән. 
Алар бервакыт, дүрт ир, ерак командировкага киткән иделәр. Советлар чорында коммунистик тәрбия җимешләре буларак җитлеккән бу әфәнделәр шешәгә дә, башкага да хөрмәтле калдылар. Өч борынга бер ярты матур гына бүленсә дә, дүртесенә өлешләре аз тоелып, литры белән алып сыйланырга тиеш булып чыктылар. Шулай да исерешмәскә тырыштылар. Берсенә ияреп икенчесе күтәрде, тәмәкегә ябышты. Ялындыра торганнардан түгелләр икән. 
Әүвәлдә һәр сүзләре яңа иде. Объектларга барып эшләп кайталар да, тамак төпләрен чылатып, утыралар кәрт сугарга, тәмәке көйрәтергә. Ә тел дигәннәре, сөйләнмәсә – үзен зинданда кебек белә шул ул. Әмма аның да төбе саега. Чөнки болар бик үк тирән чума белмиләр. 

Атнаның беренче өч көне тигез генә үтеп, дүртенчесеннән газаплар башланды. Әфәнделәр берсе икенчесен ишетергә, күрергә, белешергә теләми башлады. Шундый хикмәт бар: кешедән ишеткән сүз үзең белгәннән дөрес һәм ышанычлырак тоелучан. Шуңа күрә дә гыйлемне мөгаллимнән өйрәнергә кушалар. Башка берәүнең авызыннан чыккан сүз икенчесенең колагына хакыйкать булып барып ирешә. 

Арада буе бер карыш, дигәндәй, базыкый ир дә булып, үзен хикмәт җитди тотса да, акылда әллә түгел иде. Андыйларда дөнья бутау гадәте бар, диләр. Мисалга Ленинны, Сталинны, Горбачевны китерәләр. Аларга карасаң, бер дә кечкенә кешеләр кебек түгел үзләре.        

– Һаман бер балык башын чәйнисең? Туйдырмадымы? Ачуны китерә башлады!.. 
Базыкый канәгатьсез иде. Бу аңлашыла да. Чөнки әле генә кәрт уенында оттырды. 
Әмма бүлмәдәше дә аңа кушылды: 
– Чистый!

Алай икән? Димәк, булды инде! 
Базыкыйдан гайреләре гәүдәле иделәр. Икешәр кеше каршы бүлмәләрдә яшиләр. Базыкыйны бүлмәдәше котырткан. Булыр да. Көнче кешенең авыр холкы йөзенә чыга. 
Тел чыбыркысын сыртында татып алган Данил сагая калды. Кемгә ничек, әмма иптәшләренә мондый күремсезлек өчен сәбәп юк иде. Араларына кергән кара мәчене өчесенең берсе коерыгын кисеп җибәргән булса гына инде? 

Кеше тормышында дуслык-иптәшлектә мондый хәлләр бала чакларыннан ук була. Данил да андыйга очрамый калмаган, билгеле. Бервакыт шулай, студент вакытлары, Ибраһим белән дуслашып китте. Ничә көн рәттән, атнадан артыкмы, көн дә күрешеп, кафеда бераз кәефләнеп утыра торган булып алдылар. Сыйлауны Данил кесәсе күтәрә, акчалырак вакыты, стипендиясе дә югары. Ә Ибраһимның авыррак чоры, килере кимегән. 

Белмәскә мөмкин түгел иде Данил: Ибраһимның үз иткән, бала вакытларыннан бер сыйныфта укып, бергә уйнап үскән дусты бар. Һәм менә ул да кафеда күренде. Аларга елышып, Данилның сыеннан хөрмәт татыды. Әмма коткыланды. Башта телсез калгандай утырды. Аннары, көтмәгәндә, кинәт, сүз кузгатып, бәйләнә үк башлады. Аңлашыла: Ибраһим аңа нидер әйткән булырга кирәк, җанына үткәреп, инде юкны-барны уйларга сәбәп биргән. Төртенгәли, кайнарлана ук башлады. Аңа Данил түзмәде, урыныннан күтәрелде дә, әзер, үзе түләгән мул өстәлне калдырып чыкты да китте...
Тормышта вакыйгалар кабатланырга яраталар. Язмыш уены инде бу. Монда да, командировкада, хәлләр шулайрак булды. Әмма бу юлы Данил, хәйранлыкка төшеп, урыныннан кузгала алмас хәлдә калды. Ә аңа һаман да:

– Безне өйрәтергә, миңа әмер итәргә, кемгә саныйсың әле син үзеңне? – дип җикеренде Базыкый.
Нәрсә әйтә алсын инде Данил мондый юләр сүзгә? Ничә көннәр бергә дуслашып, бер булып йөргәннән соң, кинәт кенә бөтенләй башкача китерде дә чыгарды мөнәсәбәтләрен Базыкый. Бу рәвешле кискен үзгәрер өчен олы, хәтта бик олы сәбәп булу кирәк. Татар, анысы, һичбер сәбәпсез, язмышы җитәкләгәнчә яшәргә өйрәнгән. Аңа яшәү – байдан, үлем – Ходайдан. 

Базыкыйның Данилга болай әйтер өчен һичбер сәбәп тә, хакы да юк иде. Һәм ул, юләр күренмәс өчен, аларны уйлап чыгара башлады, аның: «Безне өйрәтергә!» – дигәне шуннан иде. Димәк, үзе турында кайгыртмый, «безне» сөйли. Артындамы, янәшәсендәме пышылдап торучысы бар! 
Данил аның бүлмәдәшенә карап алды. Бу агай аңардан егерме яшькә олырак, Филүс исемле, тумышы белән – көнчеләр оясы Мөслим ягыннан, табак чырайлы, гәүдәле, пош-пош тәмәке тартучы, мөләем, елмаеп торучы кеше. Ә бу юлы буып ташларга әзерләнгән юлбарыска әверелгән. Очлы күзле, борын тишекләре кабарган, йөзенә авыр караңгылык иңгән. Аңа Данил ышаныч белән, үз итеп карый, аны аңлы дип белә. Бу хакта шушы дусты турында кемгә дә яшерми әйтә, әмма моның белән кешеләрнең хәтеренә азмы тими калганы бар. Сүзләренә бәйләнмәсәләр дә, үзенә бәя биргәннәрдер?
Ә ни өчен ул хакта әйтә соң әле ул аларга? Бәлки кисәтергә телиләрдер, Филүс абыең синең хакта юньле фикердә түгел, дияселәре киләдер? 
Әйтсеннәр, әмма Данил кеше сүзе белән йөрүчеләрдән түгел! 

Базыкыйның әйткәннәрен ачыктан-ачык куәтләүче табылмады. Филүс эчтән куанып утыра, анысы. Данилның бүлмәдәше исә хәлне аңламаудан телсез, шулай ук аптырашта калган. Ә йөзендә «нәрсә сез, егетләр» дияргә теләү билгеләре иде.         

– Чыгып кит моннан! Утырма! Синнән башка да бүлмәдә һава юк!
Таләпне Базыкый катгый куйды.
Данил сабыр гына күтәрелде. Актан да, карадан да сүз катмады. Ишекне киң ачты, чыкты. Шым гына япты. Үз бүлмәләренә керде. Караватын җәеп, ашыкмый гына өстен алыштырып, йокы киемендә ятты. 
Уйлап, исәпкә салып карасын! Әмма аңа берни дә аңлашылмады. Күршеләрендә Базыкый тантаналы төстә нидер сөйли, булганны түгел, күңелендәгене чәчә иде. Андыйлар шулай итә. Тонык кына ишетелеп алган көлү авазлары да килә. Филүснекеләр. Хәер, Данилның бүлмәдәше дә кушыла түгелме? Түзмәделәр Данилга, әйе, түзмәделәр. Бер генә көн калгач.

Бүлмәдәше иртәнгә генә кайтты бугай? Ул йөренә башлаганда инде көн кергән, караңгы тоелган почмаклар да якты иде. 
Аннары тагын бераз, сабыйлар йокысы белән Данил онытылып алды. Урыны җылы һәм рәхәт иде. 
Торыр вакыт та җитте. Данил беренче тапкыр бу юлы хәерле иртә теләп бүлмәдәшенә сәлам бирмәде. Юынды, кырынды. Кичәге вакыйга хакында да сүз кузгатмады. Киенде. Эшкә берсен дә әйдәкләмәде, үз юлы белән чыгып китте. 
Төшке вакытка аның командировка планы үтәлгән иде инде. Анда да иптәшләрен көтмәде. Эшләрен ябып, кирәкле кәгазьләрне тутырып, бүлмәсенә кайтты. 
Алар кайтырга Казан автобусына билетларны килгәч тә алып куйган иделәр. Кичкә генә, соңгы рейска. Ул шуны көтә башлады. Хәзер иптәшләре дә күренергә тиешләр. 

Әмма алар кунакханә бүлмәләренә кайтмадылар. Шунда гына Данил елмаеп куйды. Бүлмәдәшенең ни киемнәре, ни юл сумкасы күренмәде. 
Аларның инде юлда булуларын аңларга тиеш иде ул. 
Бүлмәсен тапшырды да, үзе дә автовокзалга юнәлде. Иптәшләренең иртән үк кунакханәдән эшләрен бетереп киткәннәрен аңа хезмәткәрләр әйткәч, шәхесенә мөнәсәбәтләрен дә тулысынча аңлады. Казанга такси алганнар икән, иртән үк заказ биреп калдырганнар. 

Данил автовокзалга тыныч адымнарында керде. Кассаларда билетын якындагы автобус рейсына алыштырды. 
Әлләме холкы начар? Ни-нәрсәне өйрәтте соң ул аларга, кайчан кайсын кушып эшләтте? Сыйларны һаман үзе сатып алды, алардан тиен дә акча сорамады. Күңелләрен хуш күрде.     
– Менә нәрсә ярамаган!
Данил уңына-сулына карап куйды. Автобус буш. Арттарак ике пар гүя күгәрченнәр кебек бер-берсен сөешепме утыралар? Дөньяда алар кебек яшәүгә ни җитә? Әллә алар да мәхәббәттә алданырлармы?
Монысына да туры җавап соңыннан табылачак икәнен үз хаталары аша аңлаган Данил дога урынына кат-кат пышылдап әйтә куйды:
– Бер генә көн калгач, бер генә көн...

Фәрит Яхин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading