Мин кечкенәдән иркә кыз булып үстем, – дип башлады сүзен юлчым. Аның сөйләгәннәрен дәвам итәм.
Ике абыйга бер сеңел идем. Иркә дигәч тә, берни эшләми ятучылардан түгел идем. Минем әнием чисталыкны ярата торган кеше. Ике көнгә бер идән юылган, тузан сөртелгән, көн саен ишек алды, капка төбе себерелгән булсын. Себерү эшләре абыйларның вазыйфасы.
Кешенең ни дәрәҗәдә чисталык белән яшәве аның капка төбеннән күренә, – дип әйтә иде әнием. Шулай итеп, өй эчендәге чисталык минем өстә.
Кер үтүкләнгән һәм шифоньерга матур итеп тигезләп өелгән булырга тиеш. Шифоньерны ачып карасаң, андагы керләр, ябык китапның битләре ничек тигез күренсә, менә шундый тигезлектә була иде.
Әни безне шулай тәрбияләде. Минем урамга чыгып, иптәшләрем белән уйнарга вакытым да калмый иде. Аралашу аз булгангамы, мин бик оялчан идем. Мәктәптә укытучы такта янына чакырса да, каушап бетә идем. Җырларга бик яраттым. Радиодан яки телевизордан берәр яңа җыр ишетсәм, көне буе шуны көйләп йөреп, өйрәнеп тә бетә идем.
Бервакыт башлангыч сыйныфта укыган чагым иде. Өлкән сыйныфларның соңгы кыңгырау кичәсе бара. Мине җырларга чакырдылар. Мин оялып кына чыктым һәм җырлый башладым. «Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем үрелеп чәчәк ата йөрәктә», – дип әйтеп бетерүем булды, сыйныф җитәкчем килеп, мине уртадан өстерәп чыгарды. Бәлки, ул чакта безгә мәхәббәт турында җырлар җырларга тыелган булгандыр. Менә шуннан соң мин андый җирләрдә җырламас булдым.
Соңга таба, үсә төшкәч, тавышымның матур яңгырашлы икәнен белгәч, концертлар вакытында ялына-ялына җырларга кушалар иде. Үзем җырлыйм, ә үземнең күз алдымда – теге вакытта укытучымның өстерәп кертүе. Шул вакыйга гомерем буе хәтеремнән җуелмаячак.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, әнием кая да булса укырга керергә тиешлегемне әйтте. «Кызым, синең кулыңда нинди дә булса һөнәргә дипломың булырга тиеш», – диде.
Мин бухгалтер, экономистлар әзерли торган техникумга укырга кердем. Укуны тәмамладым, ләкин мин бу эш белән килешми идем. Минем алга таба укып юрист буласым килде. Ике ел рәттән шуның буенча имтихан бирергә киләм, ләкин керә алмыйм бит. Өченче елны имтихан бирергә баргач, коридорда теге чагында миңа начар билге куйган укытучыны күрдем. Ул мине туктатты да:
– Син һаман йөрисең мени әле? – диде.
– Әйе, керә алганчыга кадәр йөрим. Быел тагын керә алмасам, киләсе елга да килеп караячакмын, – дидем.
Шул елны укырга керү насыйп булды бит. И-и, сөенгәннәремне белсәгез иде.
Укыган чорда бер хәлле генә ир-ат белән очраша башладым. Ул миңа кочак-кочак чәчәкләр бүләк итә иде. Аның белән бергә ял итүләр – яшьлегемнең иң гүзәл, онытылмый торган мизгелләре.
Икенче курсны тәмамлагач, мин заочныйда укырга булдым. Чәчәк бүләк итүче бу ирдән мин авырга узган идем. Баланы алып кайтыргамы, юкмы? Аптырап калдым. Әнием белән киңәштем. Ул: «Үзеңә кара», – диде.
Бу ир (исемен Азат дип атыйк) миңа бер бүлмәле фатир бүләк итте. Бу безнең мәхәббәт оябыз иде.
Ә Азатның өйләнгән ир булуын, гаиләсе барын мин авырга узгач кына белдем. Менә шулай, ул ике куян куып йөргән булган. Гаиләсендә бер улы, бер кызы үскәнен әйтте.
Улым туды. Азатның минем янга килеп йөрүләре сирәгәйде. Мин, бәлки, аннан күпне өмет иткәнмендер. Балага күп нәрсә кирәк, аннан соң ул әтисен күреп үсәргә тиеш бит, бергә булыйк дигәнмендер. Ул мине мохтаҗлыкта яшәтмәде, һәрчак ярдәм итеп торды. Улым нәкъ әтисенә охшаган иде. Азатның кечкенә чагындагы фотосы янына улымныкын куйсам, карап торышка икесе бер бала шикелле. Шуның кадәр охшашлык булса, була икән, димен.
Улымны бик яраттым, ни эшләсәм дә аның өчен иде, хәтта сулаган һавам да. Җәй көне җитсә, улымны әниләргә авылга кайтара идем. Алар аны бик тә яраттылар. Ул үзе дә аларга ияләнеп җитә иде. Җәй буе авылда яшәгәч, көзгә алып китә башласаң, йөзләре үзгәрә, авылдан китәсе килмәгәнен сиздерә иде.
Мин заочный укуымны тәмамладым. Ләкин укыганым буенча эшләмәдем. Җырларга яратам дидем бит. Ресторан, банкетларда, чакыру буенча төрле җирләрдә җырлап йөрдем. Үземнең командам бар, акча шәп керә, көндез өйдә. Ике дипломым бар, бәлки киләчәктә алар кирәк булыр. Ә хәзергә нәфислегем, матурлыгым беткәнче җырларга уйлыйм. Азат минем язылышкан ирем булмагач, минем җырлавыма «ноль внимания» диләрме әле – менә шулай карады.
Миндә Азатның баласы үсә. Ул моны күпме яшерергә тырышса да, без капчыкта ятмый, диләр бит – хатыны белгән. Азатның болай буталып йөргәнен белгәч, кызын алып еракка китеп барган. Билгеле, чыгып китмәс иде, гаиләдә тынычлыклары булмагандыр. Азат янында олы яшьтәге улы яшәп калган.
Хатыны киткәннән соң, мин аларга барып йөри башладым. Мин кич эшкә киткән арада, Азат баланы карарга дип бер тәрбияче яллады. Бәлки ул кыз да чираттагы корбаны булгандыр.
Бу өйдә яшәгәндә Азатның әнисе белән улы миңа кырын карыйлар иде. Мин моны һәрчак сизеп тордым. Ни өчен икәнен дә аңлыйм. Мин Азатның тормышын бозган кеше булам бит.
Ләкин Азат, гаиләсе була торып, нигә минем белән очрашып йөргән? Ул яшәешенең мондый борылыш аласын уйламаганмы? Бәлки, кесәсе тулы акчасы булган кешегә ни эшләсә дә ярый дип уйлагандыр. Чибәр кызлар күргәч, шулай башны югалтасы микәнни?
Җәйге эссе көннәрнең берсе иде. Мин көндез вак-төяк эшләремне бетереп кайтам дип чыгып киттем. Алдагы җырлаган көнем өчен акча да аласым бар иде.
Ике сәгать тә үтмәде, телефон шалтырый. «Тиз кайтып җит!» – диделәр, һәм телефоным сүнде.
Ни булган? Ни өчен тиз кайтасы? Башыма килгән мең төрле уйлар белән өйгә кайтып җиттем. Мине Азат, аның улы, әнисе һәм бездәге шофер тезелешеп каршы алдылар. Ә бассейн янында хәрәкәтсез улым ята иде... Биш яшьлек улым бассейнга су коенырга төшкән, югыйсә йөзә дә белә иде бит. Аягын, бәлки, көзән җыергандыр. Мин балам янында үземне тиле кешедәй тоттым бугай.
– Улымны мондый хәлгә китерүгә берәрсе булыштымы әллә? – дидем. – Кайсыгыз батырып үтерде? Синме? – дип, Азатның әнисенә, улына кычкырдым. Мин баласын яклаучы ана казга әверелгән идем. – Бу сезнең эшегез генә! Сез безне яратмадыгыз! Мин сезне төрмәдә черетәчәкмен. Баладан котылгач, миннән дә котылабыз дип уйладыгызмы? – дидем.
Өйдә шулкадәр кеше булып, бала ни өчен батып үлгән?
– Азат, син ни карадың? – дип иремә ябырылдым.
– Без бергә су коендык. Мин вакытлыча гына өйгә кереп киттем, ә чыксам, ул бассейн төбендә ята, – диде. Бу хәлгә беркем дә гаепле түгел, ә гаеп бары тик шунда – баланы монда ялгыз калдырасы булмаган икән. Мин бу көннәрдә ни үле, ни тере кешедәй йөрдем.
Тынычландыра, йоклата торган уколлар белән яшәдем. Эшкә дә йөри алмадым. Әле ярый тилереп калмаганмын, димен. Дусларым, туганнарым бу кайгыдан арындырырга тырыштылар. Юк, мондый хәсрәттән арынып булмый шул, шуның белән йөрәгем телгәләнеп яшәргә генә кала. Беркөнне мин Азат өендә бик нык тавыш чыгардым. Сәбәпчеләре – Азатның әнисе һәм улы.
Әнисе миңа: – Син азгын хатын, улымның гаиләсен боздың, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә сиңа җәзасын бирде, – диде.
– Ә синең улың минем куенымда рәхәтлек кичергәндә нигә гаиләсе барын уйламаган? – дидем зәһәрләнеп. – Син үзең дә улың Азатны уйнаштан тапкансың бит. Аның атасы кайда яши? Әйт, без дә белик. Нигә ул әтисез үскән? Шул чагында каенана дигәнең оныгы белән мине кыйнарга тотынды. Тау хәтле хатынга, оныгына минем көчем җитәмени инде. Алар мине: «Монда эзең булмасын!» – дип урамга куып чыгардылар.
Менә шул китүдән мин бу өйгә башка аяк басмадым. Азат белән дә арамны өздем. Ә хәзер уйланам. Нигә без, яшь җилкенчәкләр, матур тормышка, йонлач куллы, акчалы бай ирләргә кызыгабыз икән? Ә нигә ул ирләр, бернинди гөнаһсыз саф кызларны пычраталар? Моның төбендә азгынлык ята түгелме? Әгәр дә мин янәдән яшьлегемә кире кайта торган булсам, бу юлны сайламас идем.
Үз тиңемне табарга тырышыр идем. Минем бала хәсрәтем маңгаема язылган. Шул хәсрәтем белән бергә яңадан мине кияүгә алучы булыр микән?
Автордан: Барыр юлда дүрт аяклы ат та абына. Бер ялгышу – мең ялгышу. Абынмагыз, балалар, – дип язмама нокта куям.
Рафилә Фәттахова. Кукмара.
Фото: нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
Комментарийлар