16+

Берәүнең күз яше – икенченең мәхәббәте

Көн саен иртән капка төбенә чыгып баса да, эшкә килүчеләрне каршы ала Хәлимә әби.

Берәүнең күз яше – икенченең мәхәббәте

Көн саен иртән капка төбенә чыгып баса да, эшкә килүчеләрне каршы ала Хәлимә әби.

Йорты хастаханәдән ерак булмагач, хәл белергә килүче-китүчеләр дә очрый. Таныганнары туктап хәл сораша, танымаганнарына үзе сүз ката. Аз булса да шулай ялгызлыгын онытырга, сагышларын басарга тели ул. 

Карты үлеп, йортта үзе генә яшәп калуына дистә еллар узган. Картлыгы белән дә, ялгызлыгы белән дә килешәсе килми. Шаулап узган яшьлеген, дәрәҗәле хезмәт елларын сагына. 
– Ислам абыеңны беләсеңме? Ул минем ирем иде инде. Икенче ирем. Мин дә аның икенче хатыны. Яшьлек ялгышларын санамаганда бик әйбәт һәм бәхетле яшәдек, – диде әби. 

Ислам абый исә минем авылдагы күршем иде. Төп йортларыбыз янәшә урнашкан. Әлеге чибәр абзыйның кайткан саен кулыма конфет сузганнары һәм әнием сөйләгән бик күп гыйбрәтле хәлләр истә калган. 

– Әйе, аның турында әнием күп сөйли иде. Ә сезнең ирегез булуын күптән түгел генә белдем мин. Гәрчә, үзегезне район үзәгенә килеп урнашканнан бирле күреп йөрсәм дә, - дип җавапладым. 

Хәлимә әби зур гына төзек, матур йортында яши. Шартлары да заманча. Капка төбеннән үк пөхтәлек күзгә ташлана. Вакытны уздыра алмый азапланмас өчен һаман хәрәкәттә, эштә булырга, күбрәк аралашырга, сөйләшергә тырыша. Атна азагында янына кызы кайта. Бу вакытта аңардан да бәхетле кеше юк инде. Йортын да кызы матурлады, яңартты. Әлфия аның бердәнбер кызы. Беренче иренең истәлеге. Төс-кыяфәткә әнисенә охшаса да, холкы белән коеп куйган әтисе. Аңа караган саен Хәлимәнең үткәннәре искә төшә. 

...Мәктәпне тәмамлагач, Хәлимәне әнисе калага озата. Шәһәр мохитенә ияләшеп китүен көтсә дә, җанында авыллык яшәгән кызчык, кире әйләнеп кайту җаен тиз таба. Мәктәпне әйбәт билгеләргә тәмамласа да, күңелендәге гадилек шәһәр кагыйдәләрен кабул итә алмый. Очраган кешеләр белән авыз тутырып сөйләшә дә алмагач, сәламеңне кабул итүче дә булмагач, шәһәрдә тузан бөртеге булып йөрүнең мәгънәсен күрми ул. 

Зиһенле, тапкыр, бар фәннәрне дә яхшы үзләштергән кызны кибеткә эшкә чакыралар. Төп сатучы булмаса да, товарларны санап, урнаштырып, гомере сәүдәдә узган Гайния апасын ял иттереп алу өчен биш куллап кабул итәләр аны. Соңрак тирә-күрше авылларга ат белән товар илтү, ипи ташу эшен дә йөклиләр. Беренче ире Шәриф белән эш вакытында таныша ул. Ипи илтеп, ак күмәчләренең саны чыкмагач, бәхәсләшергә дә туры килә, хәтта. Үзенә каршы чыгып, сүзен дәлилләп торган яшь хезмәткәргә Шәрифнең ачуы кабара. Соңрак бу ачу кызыксынуга, аннан ошатуга әверелә. 

Хәлимә баш-аягы белән гашыйк булып 18 яшендә кияүгә чыгып куя. Кыздан 10 яшькә өлкәнрәк, тормышта шактый шомарган, сәүдә эшенең хәйләләрен белеп бетергән ир яшь хатынга баш иеп тә, аның сүзләрен әллә ни санга сугып та тормый, әлбәттә. Хәлимәне алып кайтып кую белән, ирекле тормышын дәвам итә. Хатынына эшенең ни кадәрле җаваплы икәнен, өйдә ятып сәүдә бармаганын гел исенә төшереп тора. Кыз да алар авылына күчеп, кибеттә эшли башлагач, керүче-чыгучылардан да, таныш хезмәттәшләреннән дә Шәриф  турында гел тискәре фикерләр генә ишетә. Армиядән кайтканнан бирле очрашып йөргән кешесе бар дип тә сөйлиләр.

Яшь кызлар ярата дип тә ишеттерәләр. “Кешесенә килеп капкансың”, - дип тә йөрәгенә шом салалар. Соңлап кайтуларга күз йома хатын. Үзе сайлады, ошатты, аны югалтудан курыкты. Кызы Әлфия дә шушы беренче мәхәббәтенең җимеше. Тик, ни сәбәпледер, гаилә корырга ашыкмады. Яше баруына әнисе генә борчылды. Бар дөньясы җитеш, хезмәт дәрәҗәсе дә бар. Тик ул бүген дә күбрәк сәяхәт итеп, үз көен кайгыртып яшәүне кулайрак күрә. Авылга да әнисе булганга гына кайта, аңа читтәге тормышы кызыклырак. 

Әлфия төзелеш өлкәсендә эшли. Хезмәт хакы югары. Яшәренә дә, сәяхәткә дә, әнисенә дә җитә. Тыныч тормыш яклы. Ялгыз калуына әллә ни борчылмый. 
Шәриф белән Хәлимә Әлфиягә 5 яшь тулганда аерылды. Хәлимә бала җитәкләп кайтканда классташ кызлары кияүгә дә чыкмаган иде әле. Ире ике атнага бер генә кайтып күренә башлагач Хәлимә үзеннән көлдермәскә булды. Кызын сагынса, ике атнага бер авылга да килер дип, әниләре янына кайтты ул. Каенана йортында ир көтеп утыру алҗытты, горурлыгына тиде аның. Шәриф назга күммәсә, әллә ни барлыгын белмәсә дә, кызын акчадан өзмәде. Киемен дә, азыгын да, бүләкләрен дә ташып кына торды. Хәлимәгә карата хисләре чын булмаган, күрәсең. Аңарда көнләшү дә, кызыксыну да юк иде. Битарафлык белән җанын кыйнады. Хатынның әлеге авыр мизгелләре вакытлыча гына булды. 

Соңрак Шәрифнең күп еллардан бирле очрашып, аралашып йөргән олы яшьтәге эшмәкәр ханым белән яшәве мәгълүм булды. Хәлимә аңардан башка яшәүгә күнеккән иде инде. Күз яшьләрен түгеп утырмады. 

Авыл кибетендә аның урынында башка кеше эшли башлаган иде. Өйдә утырасы килмичә Хәлимә районга китте. Башта үзе барып урнашты, аннан янына кызын алды. Биредә ул Ислам белән очрашты. 

Исламның шәхси тормышындагы проблемалардан арып, алҗып, башын түбән иеп йөргән көннәре иде. Хәлимә аңа яңа сулыш, ялкын өстәде дисәң дә ялгыш булмас. 

Ислам 7 ел аралашып, бер-берсен белеп, өйрәнеп бетергәч кенә гаилә корган иде, югыйсә. Алар Гөлчәчәк белән бер класста укыдылар. 8 класста укыган чакта ук бер-берсенә тартылу бар иде. Бала-чагалыклары чыгып бетмәсә дә, бергә утырырга, бергә дәресләрне әзерләргә тырыштылар. Дәрес арасында язылган хатларның да исәбе-хисабы юктыр. Гөлчәчәк ярдәме белән контроль эшләрне дә җиңел генә эшләп, әйбәт билгеләр дә алды ул. Чөнки кыз математика һәм физика ягыннан бик көчле иде. Ислам да төшеп калганнардан түгел, ләкин ир малайларга хас ялкаулык белән укуга әллә ни игътибар бирмәде. Бәлки, Гөлчәчәкнең ярдәм итәсен белеп аңа аркалану да булгандыр. 

Кызның тормышта югалып калмаячагы мәктәп елларыннан ук билгеле иде. Мәктәптән соң да югары уку йортына керде. Икътисадчы юнәлешен сайлады. Эшкә авыл хуҗалыгы идарәсенә кайтып урнашты. 

Ислам мәктәптән соң армия хезмәтенә юл алды. Кайту белән авылда тракторга утырды да, колхоз юлламасы белән читтән торып инженер-механик белгечлеген үзләштерергә булды. Диплом алу белән Гөлчәчәк аны үз янына чакырды. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер лаеклы ялга чыгу белән, яшь белгечне сөенеп каршы алдылар. Шулай итеп, аларның сукмаклары кабат бәйләнде. Төпле фикер, аек акыл белән гаилә корды алар. Тик, язмышларына Ходай тарафыннан озын гаилә юлы язылмаган булган, күрәсең. Алар барлы-юклы 7 ел эчендә бер-берләрен күрә алмаслык хәлгә җитеп аерылыштылар. 
Матур гына яшәп киткәннәр иде. Эш урыныннан бирелгән 2 бүлмәле фатир аларга бик җиткән иде. Эшкә дә ерак түгел. Мәктәбе, балалар бакчасы да күз күреме якынлыкта гына. Ике елдан алар әти-әни булу бәхетенә ирештеләр.

Уллары Ирек гаиләгә зур сөенеч булып, ямь өстәп килеп керде. Исем кушу, бәби чәе кебек бәйрәмнәрдә Ислам белән Гөлчәчәктән дә бәхетле кеше юк иде. Тормыш күген кара болыт шәүләсе кинәт каплады. Шәфкать туташы килеп ясаган чираттагы прививкадан соң, улларының хәле авыраеп, тән температурасы белән ятты. Кәефсез бала гел кулда күтәреп йөрүне таләп итте. Тәпи атлап китәргә җыенган, тупырдап торган бала гәүдәсен тота алмыйча, хастаханәгә барырга мәҗбүр булдылар. Күпме генә тырышсалар да Ирек аякка баса алмады.

Барча кеше борчуга калды, кәефләр төште, Гөлчәчәкнең бөтенләй йөзе качты. Ислам баштарак терәк булырга, аңларга, ярдәм итәргә тырышса да, тора-бара күбрәк эш белән юанды. Хатынның зарларын тыңлыйсы килмәгән көннәре дә рәттән булды. Юанычны читтән табып, башка гаиләгә күчүдән дә оялып тормады. Яшьлек мәхәббәтем дип тормады, усал сүзләр дә әйтелде, хатынын бала карый белмәүдә дә гаепләде, сау-сәламәт баладан инвалид ясавы өчен судка бирү белән янады. Ахыр чиктә Гөлчәчәкнең барлык яхшылыкларына таш атып яныннан чыгып китте. 

– Гомер буе инвалид бала карап утырасым юк. Синең янда ятсам, бала гына түгел, оныклар да сөя алмам, - дип ул.
– Тәүбә дигең, ни сөйлисең син. Әле бит безнең барысы да алда, - дип каршы чыккан хатынның бер генә сүзе дә аңа барып җитмәде.  
Бала борчуларына ир өчен хурланулар да өстәлде. Гөлчәчәкнең тезләнер сәбәпләре күп булды. Ләкин үзен кулга ала белде. Әнисе ярдәме белән сменалы эшкә күчеп булса да, тормышын көйләргә тырышты ул. 

Исламның бу вакытта кибетче Хәлимә белән танышып, мәхәббәттән исереп йөргән көннәре иде. Бар дөньясы каршы чыкса да, Хәлимәнең үзенә каршы чыкмаячагын, кайчан килеп керсә дә, кочагын җәеп каршы аласын белә. Бер дә тартынмыйча хатын йортына күченеп яши башлады. Үз әтисе белән әллә ни аралашмаган 10 яшьлек Әлфия дә беренче көннән үк аның алдына менеп утыра. Сау-сәламәт бала үстерүнең әллә ни авырлыгы юк, билгеле. Хәлимә үзе дә ир өстенә салына торган хәлдә түгел. Кибеттән азыгы да, кеше таба алмаган кием-салымнары да кайта. Хатынга бары тик янәшәсендә үзен аңлаучы ир генә кирәк. 
Гөлчәчәкнең йокысыз төннәрен алар белми. Тату, матур гомер итәләр.

Тик, үзе хыялланганча, Исламга үз баласын сөяргә дә, оныклар кочарга да насыйп булмый. Аларның уртак балалары тумый. Хәлимә аңа артык борчылмый. Кызының киләчәктә терәк булырына ышанып гомер итә. Шул ук вакытта, Хәлимәнең беркайчан кеше ире белән кавышып яшәп китүенә оялганы да, аны тискәре гамәлгә санаганы да булмый. Ир белән хатын аңлашып яшәп китә алмый икән, үзләрен интектерүнең мәгънәсен күрми. Үз мисалында моны ул күптән аңлаган инде. 

Яше олыгая барган саен, Ислам авыру килеш ташлап киткән улы турында уйлана. Ул өйдән чыгып киткәндә 4 кенә яшь иде шул әле аңа. Хатыны өзгәләнгәндә, тәүбә итәсе калган да бит... 

Гөлчәчәк улын 13 яшендә югалта. Туган көне җитә дип йөргәндә, Ирекнең йөрәге тибүдән туктый. Дарусыз бер генә көн дә тора алмаган улы соңгы көннәрен аңсыз ятып, хастаханә караватында күзләрен йома. Тормыш тукталган кебек тоелган чакларда аңа хезмәттәше Садрый ярдәмгә килә. Яман шештән хатынын югалткан ир, үз тәҗрибәсе аша киңәшләрен бирә, аякта басып калырга ярдәм итә. Ә инде 2 елдан соң, Гөлчәчәк Садрый йортына яшәргә күчә. Ирнең 15 яшьлек кызын да үз куенына сыендыра. Баласын югалтканга 3 ел булганда, 40 яшендә Гөлчәчәк икенче тапкыр әни була. Аның тормышына да җиңеллекләр килә.

Гомердә дә уйламаган, бар икәнен дә белмәгән кешедән хөрмәт, игътибар, наз тоеп яши. Уртак улларын да, Садрыйның кызын да тигез күреп үстерәләр. Бүген инде оныклар, оныкчыклар сөеп тигез гомер итәләр. Ходай аларны парлы озын гомер белән бүләкләгән. 6 оныклары бар. Инде оныкчыклары да буй җитеп килә. 
Хәлимәнең йортында тынлык. Тормыш иптәше Исламны югалтканга шактый вакыт үткән. Үзе хыялланганча балалар, оныклар белән шау-гөр килеп торган мизгелләрне күрә алмыйча китте ул. Үз улына да тиешле яратуны бирә алмады. Хәлимә күп вакытын ялгызы уздыра. Кызы Әлфия кайтканда аңардан да бәхетле кеше юк.  

Менә бүген дә капка төбенә чыгып басып, үткән-сүткәннәрне күзәтә. Язгы кояшта иркәләнеп биешкән тамчыларга күз сала. Олыгайган җанга кояш нурлары артык үтеп керә алмый шул. Якыннарыңның күңел җылысын табигать алмаштыра алмый икән ул. Гомер көзләреңдә янәшәңдә үз кешең кирәк. 

Ләйлә Искәндәрова.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading