Хәдичә биш яшеннән ятимлектә үсте. Абый-җиңги кочагы җылы түгел иде.Туганнарының ишле гаиләсендә чын Колбикә иде ул.
Таңнан төнгәчә бил бөксә дә, кадерсез булды, җылы сүз ишетмәде. Төн йокыларын калдырып, икетуган эне-сеңелләренең бишеген тирбәтте, бала чүпрәкләре юды. Ач таңнан торып су ташыды, башкалар йокыдан торганчы мичкә якты.
Абзасының ишле ул-кызларыннан артып калса, кайнар ризык ашады, җитми калса, кичтән пешереп төелгән чикмәнле тавык бәрәңгесе белән тамак ялгады да, күз яшьләрен эчкә йотып, абзарга мал карарга чыгып китте. Ачлы-туклы җан асраганга күрә, буйга үсмәде, уналты яшенә җитсә дә, какча гәүдәсе матурланып тулышмады. Ачы телле җиңгәсе аны ”шөкәтсез куна тактасы”, ”бакыр баш”,” сарык күз”, ”кәрлә куян баласы” дип мыскыллады. Күрше авыл көтүчесе Әмингә кияүгә чыгуы да кешенеке төсле күңелле вакыйга булмады. Ул елны Заһит абзасының сыерын болында яшен сугып үтергән иде. Кырпак төшкәч, буаз тана юнәтү нияте белән, Заһит базарга юл тотты. Танасын сатарга алып килгән карт буйдак Әминнең затлы малы күңеленә хуш килсә дә, бәясе тешләшә иде. Заһит алай санап карады, болай исәпләде, акчасы тананың ярты хакын түләргә генә җитәрлек икән бит. Су сөлегедәй озын торыклы, елкылдап торган кыска йонлы, җилене тулып килә торган, сабыр холыклы малкайны кулдан ычкындырасы килмәде. Базарны кат-кат урап, күңеленә яткан мал янына берничә мәртәбә әйләнеп килде.
Соңгысында тәвәккәлләп: мин сиңа эшкә батыр, буй җиткергән сеңлемне кияүгә бирәм, ә син булачак кайнагаңа шушы танаңны ярты бәясенә сат. Әйдә, кул сугышабыз! – дип шаккаттырды. Хәдичәнең никахка ризалыгын сорап торучы булмады. Алыш-биреш тиз тәмамланды. Тананың муенына юкә бау салып, ат арбасы артына тагып китерсәләр, балалыктан чыгып җитмәгән кызны ирексезләп, как арба әрҗәсенә утыртып, каткак юлдан утыз тугыз яшьлек ир куенына озаттылар.
Бирнәсе түгел, алмашка киярлек яңа күлмәге дә юк иде бичара кызның. Хәдичәнең басынкы холкы, өлгерлеге каенанасының күңеленә хуш килде. Киленем тирә-күрше алдында ким-хур булмасын дип, хәлдән кадәренчә тегеп киендерде. Моңарчы ялгызлыктан туйган иренең күзенә нур иңде, өйдәгеләргә ярарга тырышып, ут өертеп эшләгән, каршы дәшмәгән яшь бичәсен какмады-сукмады. Туйганчы ашый, тынычлап яши башлагач, Хәдичәнең гәүдәсе сылуланды, битләре алсуланды, бер ел дигәндә түгәрәкләнеп, сөйкемле бичә рәвешенә керде. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Әмин белән Хәдичәнең гаилә бәхете түгәрәкләнде дигәндә генә, каһәр суккан Гитлер сугыш башлады һәм Әхмәтовларның башына да кайгы төште. Смоленск өлкәсендәге Вязьма шәһәрчеген дошманнан азат иткәндә Әминнең батырларча һәлак булуы турындагы “кара кагәзь” килгәндә, Хәдичә өйдә юк иде. Башка авылдашлары белән бергәләп, Тау ягында – Апас районының Тәүгилде авылы кырында окоп казыйлар иде.
Нәни кызчыкларын, ирен сагынуы үзәген өзде. Авыр эштән талчыгуы өстенә, үпкәсенә салкын тидереп, көч-хәлгә өстерәлеп авылга кайтып җитте. Хәсрәтеннән бәгыре көйгән каенанасы, окоптан каты авырып кайткан килене бусаганы атлап керүгә, каһәрле “похоронка”ны кулына тоттырды. Бермәлдә аяк астында җир убылгандай тоелды, буылып ютәлләгән хатын күкрәген тотып идәнгә ауды. Хәдичәгә дәваланып урын өстендә ятарга ирек бирмәделәр. Кыска саплы чыбыркы сабын беләгенә урап тоткан бригадир – Ата Фәйрүзә ишекне тибеп кенә ачып өйгә керде дә, затсыз ирләрчә аты-юлы белән сүгенеп, бер генә кычкырды: ”Нәрсә сыек сыер б...гы кебек җәелдең? Ирләребез ут эчендә кан коя, ә син көпә-көндез бот күтәреп эштән качып ятасың, анаңны фәлән итим! Гитлер тегермәненә су коярга уйладыңмы? Сикереп тор да, хәзер үк сыер фермасына элдерт! Юкса, дезертир дип акт төзеп, Зөя төрмәсенә олактырам!”
... Хәлләре чамасыз авыр булса да, авылдашлар ил белән килгән афәтне бергәләшеп җиңеп чыкты. Тормыш акрынлап үз җаена төште. Хәдичәнең кызлары кай арада үсеп җиттеләр дә, авылдан читкә чыгып таю җаен таптылар. Олысы Әнзия – ялкаурак, җитмәсә, хәйләкәр иде. Кая кереп урнашса да, басылып эшли алмады. Яшьли юлдан язды. Ирдән иргә йөрде, тапкан нарасыйларын роддомнарда калдырып чыкты. Анасының үзәк бәгыренә ут салып, хәерсез кыз хәбәрсез югалды. Төпчеге – Мәдхиясе, вербовщикка ялланып Златоустка киткән иде. Кияүгә чыгып, шунда төпләнеп калды. Хәдичә, аяк-кул буыннары шешенеп, тәмам яраксызга чыкканчы, сызлана-сыктый, илле биш яше җиткәнче фермада эшләде. Ихатада – сөт кәҗәсе, бакчасында – бәрәңгесе, унике тәңкә пенсиясе белән очын очка ялгап, үзенчә җан асрады. Күңелен юатыр өчен, элеккеге хезмәттәше Нурсабах апа янына йөреп, Әлхәм-Колһуаллаһ сүрәләрен өйрәнде, соңрак икәүләп намаз укыдылар. Дингә килүе аның җанын тынычландырды.
Нурсабахның бердәнбер кызы Әминә унбер яшеннән ятим калган иде. Аның да әтисе сугышта үлде. Нурсабах чирләп урын өстендә калгач, Әминә аны кашыктан ашатты, әнисен җылы сүзләр белән юатты. Динле гаиләдәге кайгыртучан ана белән тәүфыйклы кызның үзара җылы мөнәсәбәте, бер-берсен ихластан кайгыртулары, ягымлы сүзләр белән юатулары, Хәдичәнең моңлы-зарлы күңеленә бәлзәм булып тама иде. Аны да үз кызлары шулай кадерләрме икән? Беркөнне Мәдхиядән хат килеп төште. “Әнкәй, ялгызыңа көн итүе авырдыр. Өйне сат та, безгә күченеп кил. Бер-беребезгә терәк булырбыз”, – дип язган иде ул. Газиз баласы ихластан чакырып торганда, бармыймы соң?
Мәдхия игезәк ир балалар тапкан иде. Хәдичә, оныкларына күңел җылысын биреп, карап үстереште. Якыннарына ярдәм кирәк булганда, ана йөрәге каршы киләмени? Ул күченеп килгәч, бер елдан соң, өченче сабый дөньяга аваз салды. Урыс кияү Костя ерак юлларга йөрүче шофер иде. Акчаны көрәп алса да, өйдә сирәк була. Әнисенең күченеп килүе Мәдхиягә җиңеллек китерде. Еллар узды, балалар үсте, кияү ерак рейсларга йөрүдән туктады. Игезәкләрнең чаярагы Илюша, училищеда үзе белән бергә укучы, корсагы борынына җиткән сөйгән кызын ияртеп кайткач, өч бүлмәле фатирда Хәдичә карчыкка урын калмады. Раскладушка куеп, кортканы аш бүлмәсенә чыгардылар. Төнлә аш бүлмәсенә кереп тәмәке көйрәтергә, сыра эчәргә өйрәнгән Костя, салган баштан ятакка сөртенеп, ялгыш карчык өстенә егылды. Төн уртасында яман шау-шу купты. Хәдичә әби үпкәләп елады. Кияү мине көчләмәкче булды, буып үтерә язды, дип чәпчеде.
Моңарчы да бу гаиләдә корткага якты йөз күрсәтүче калмаган иде бугай. Ашын күлмәк изүенә түгеп ашаган, телевизорны каты кычкыртып караган, яшь килен пешерергә куйган борщка күп итеп тоз салган, фатир ишеген бикләмичә генә, подъезд төбенә чыгып утырган, тагын әллә ниләр өчен, берөзлексез шелтәләп теңкәсенә тиделәр. Мәдхия белән Костя, “бөтен кешегә комачаулап, аяк астында буталган, мие сыекланган” Хәдичә карчыкның ризалыгын сорап тормыйча гына, билет алып кайттылар да, кирәксезгә чыккан ананы поездга утыртып, ялгызын ерак юлга чыгарып җибәрделәр. Их, ахирәткәем Нурсабахның акыллы киңәшен тоткан – йортымны сатып китмәгән булсам, дип, юл буе үз-үзен ашап, кайгырып елап кайтты ул. Инде кемгә барып ялынырга, кая баш тыгарга? Колхоз җитәкчеләре алышынгандыр, аның хәлле чагында утыз елдан артык шушындагы сыер фермасында тир түккәнен хәтерләүчеләр калганмы икән соң? Сиксән биш яшьлек шәлперәйгән карчык Тау ягына – мәрхүм Әминенең туган авылына кайтып төште. Илдә чыпчык үлми диләр. Бичара Хәдичәне дә үз янына сыендыручы табылды. Ул миһербанлы бәндә – авылның диндар Акъәбисе Нурсабах абыстайның бердәнбер кызы, өч баласын ялгыз үстерүче тол хатын – почтальон Әминә иде.
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар