Без гаиләдә 5 кыз үстек. Бишебездә биш төрле холык, бишебезнең дә язмышы биш төрле булып чыкты.
Кайсыбыздыр уңды, кайсыбызга бәхет сәлам генә биреп үтте. Бишебез дә бер ата-ана балалары югыйсә, ләкин язмышларны, ни кызганыч, изге китаплар искәрткәнчә, Аллаһы яза икән күкләрдә... Олы апам безгә үрнәк иде. Кечкенәдән карап үстерде. Кыйный да иде безне кайчак, әти-әни эштә, бөтен эш берүзенә. Буш чагы да булмады да диярлек, әле ашарга пешерә, әле кош-кортны карый, шул арада безне дә барлый дигәндәй.
Өс-башыбызны юа, юганын үтүкли, тавык чүпләп бетермәслек ул кадәрле эшкә ничекләр түзде икән, дим. Ичмасам берәрегез үлми дә ди торган иде. Әйтерсең лә! Үстек, җен ташлары кебек тәгәрәшеп үстек, авырый да белмәдек хәтта. Апа җитлеккәч, бер егет белән йөри башлады. Авылның иң хөрмәтле гаиләсеннән. Әнисе авыл советында сәркәтип булып эшләде, әтисе күмәк хуҗалык рәисе иде, кыскасы, нәчәлнекләр! Без тиң түгел идек аларга, минем әни кара эшче, әти бөтенләй эчкече дигәндәй. Кая инде, безгә кул бирү, улларын апа белән йөртмәс өчен нинди генә сүз ишеттермәделәр.
Әмма дә әни акыллы булган, каршы бер сүз әйтмәде бит, ялгыш та теленнән начар сүз тәгәрәп төшмәде. Шуның белән отты да, туй көне җитте! Апаның кулын сорарга зурлап килделәр. Ул чакта кибетләр киштәсе буп-буш, ә алар бик тәмле шоколадлы конфет алып килгәннәр, әллә 3 килограмм тирәсе иде шунда. Торт! Без торт ашаган кешеләрмени, булачак кодаларның кайтып киткәннәрен көтеп, теңкә корыды. Әтигә әйбәт булды инде, бер литр ак башлы “туганы” да өстәлгә менеп кунаклады. Аннары затлы чәй белән әнигә елтыр-елтыр килеп торган баш яулыгы белән махир сөлге! Әй, апа уңды бәхетеннән дип куандыак без. Туйлар да әйбәт кенә үтеп китте.
Әни муеннан бурычка батса да, апага бирнәлекне әйбәт хәстәрләде. Менә яши башлагач, җизни бик кысмыр булып чыкты, апага бер тиен алып кайтып бирмәде. Әле бит кияүгә чыктымы хатын-кыз балага уза, апа да төп-төгәл 9 айдан бәби алып кайтты. И, солы кабыгы сыман арыгаеп калды ул, җизни акча бирми, баланы ашатырга да, киендерергә дә акча кирәк. Апа әллә ничә тапкыр аерылып кайтырга талпынды, гел әни туктатты. Кыйныймы ирең, сугамы, эчеп кайтамы, тавыш чыгарамы, юк икән – торасың, селкенмисең дә, миннән гыйбрәт ал, дип кенә әйтә килде. Әни әтидән кыен ашады шул безнең, бер тыныч көне булмады. Апаның һәр тиенен санап яшәү гадәте бүген дә бар әле, акчасын кысып яши, юкка-барга әрәм итми.
Инде җизни дә үзгәрде кебек, ләкин үзәккә үткән көннәр гомерлек күрәсең, апа һаман да сакчыллыгын югалтмый әле. Икенче апа иреннән уңды да, җизни артык сөйкемле сөякле иде ахры, минем апаны гына түгел, бик күп матур апаларга тиз гашыйк булучан иде. Апа өстеннән йөреп тә күрсәтте ул, әй, Аллаһым, әйтеп аңлатырлык түгел. Өйгә кунарга гына таң белән кайта дип елый иде апа. Аңа да аерылырга кушмады әни. Өең бар, ике катлы хан сараена үзең хуҗа булып яшисең, ди иде. Дөрес, апа җирне үзе казып утыртты, үзе үстерде бакчасын. Шәһәр кырыенда коттеджда күпләр яшәргә кызыкса да, апа үз тормышының рәхәтен әллә ни күрмәде, ләкин барлык белән юклык бер түгел инде.
Апа җизнинең пычрак киемнәрен юып азапланганда, тегесенең матур хатыннар белән типтереп йөрүен дә кичерергә авыр... Әни берсендә апага әйтә, син иреңнең эчке киеменә борыч сибеп үтүклә, файдасы тими калмас, ди. Апа шулай эшләгән. Җизни мунчадан соң теге киемне кигән дә бер ай апа белән сөйләшмәгән. Шуннан соң апа әнигә кайтып зарланмас булды. Алар әле бер көе генә гомер итәләр, апа түзә, җизни чит хатыннар сөя. Ике кыз үстерделәр. Апа ирле килеш ялгыз яшәргә күнекте дә бугай, җизни өйгә кайтамы, чыгып китәме, таң белән генә капка шакыймы – аңа барыбер. Өченче апаның тормышына күз тимәсен. Үзе ялкау, ә менә бәхетеннән ишелеп узды.
Җизни әз сүзле кеше, апага тел-теш тидерми, эшчән, акчасын учын тутырып алып кайтып бирә, апаны гомере буена да бер көн генә дә эшләтмәде. Өй сакласа да, апа эшкә чыгам, миңа күңелсез, димәде. Өч ир-бала тапты, хәер анда зарланырлыкмыни, футбол командасы бит, хәсиятлә генә! Тормышы әйбәт булса да апа кунакка йөрергә яратмады, безне дә чакырып кунак итәргә кызыкмады. Сирәк аралашсак та араларыбыз җылы, шөкер. Менә олы улларын өйләндерергә йөриләр, кода-кодагыйлар булгач та, белеп торам, шымнарын да чыгармыйча ипләп кенә яшәячәкләр. Дүртенче апам аерылды. Әни аңа күпме генә җыр урынына җырласа да, сүзен тыңламады. Ирен эчә диде.
Әйе, эчеп тә күрсәтте анысы җизни кеше. Эчеп кенә калса икән, апаны дөмбәсләде бит ул, бөтен җирен кап-кара итәр иде. Берзаман авылга кайтып төштеләр, җизнинең күз төбе кара янган, апаны танырлык түгел, ул ботлары, беләкләре, эче... Әни ул чакны да җизнигә авыр сүз әйтмәде, җизнинең, бозык товар бирдең, әби, дигән сүзеннән телен тешләдеме әни, белмим. Ләкин апа барыбер аерылды. Ике балалары бар иде, берсен апа үзе белән алды, икенчесе җизнигә калды. Тора-бара апа кулындагысы да җизнигә күченде.
Апа, әллә иркенлек сизепме, рәхәтләнеп яшәргә кереште, кая барасы килсә барды, кайтасы килсә тоткарланып тормады, типтерде, кыскасы. Әни аны тыярга да тырышты, юк, ул көннән көн азу ярды. Хаталанды, тезләнде, тагын торып басты. Безне дә оятлы итте инде, иң авыры әнигә булгандыр. Ләкин нишләсен, түзде. Ә минем бәхетем бер чама гына. Артык мактаулы да түгел тормышым, салып таптарга да хакым юк. Күрше егетенә кияүгә чыктым. Кайнана-кайната белән яшим. Әле дә килен мин! Иртән торып эшкә җигеләм, караңгы төшкәнчегә кадәр билдән алъяпкыч төшми. Җәйләрен эшем бетсә дә өйгә керми йөрим, картлар йокласын әле, аннары тынычлап чәй эчәрмен дим, шуннан аңлагыз инде.
Балаларыма күз тимәсен, бик әйбәтләр. Ярдәмчелләр. Ирем дә яхшы, яманатын сата алмыйм. Кайчагында уйлыйм да, бөтенебезнең дә бәхеткә хакы бар иде, төрлебезне төрле юлдан алып китте шул тормыш...
Илһамия, Саба
Комментарийлар