Ә бит кайчан гына синең белән сөйләшеп торган идек. Шулай шул, тормышның кайсы якка борыласын, язмышның безгә нинди сынаулар алып киләсен беребез дә белмибез.
Әллә инде күңелең сизгән, әллә инде шул вакытта синең ачылып китеп, кем белән булса да сөйләшеп аласың килгән чак туры килгән.
Класста без егермегә якын бала укыдык. Малайлар арасында математиканы “су кебек эчүче” булуың белән башлангыч класслардан ук дәрәҗәң булды. Эх, иртән килеп синнән бөтен классның өй эше күчерүләре үзе бер тамаша булган ла... Барыбыз да эчкерсез авыл балалары, тәнәфес вакытларындагы сөйләшүләр, серләшүләр, сүзгә килеп “элгәләшеп” алулар, малайларның калай әтәчтәй сугышып, соңыннан дуслашулары... – барысы да бер мизгелдәй үтеп киткән.
Мәктәпне бетерәсе елны бер-бер артлы Айзатның әтисе дә, әнисе дә кинәт кенә үлеп киттеләр. Айзат ятим калды. Ярый әле ярдәм кулы сузардай апалары бар. Алар инде күптән үз тормышлары белән яшәсәләр дә, Айзатны ташламадылар.
Мәктәпне бетерү белән дә Айзатка армиягә китәргә повестка килде. Класста иң беренче булып хезмәткә алынучы да син булгансың икән.
– Повестка килгәч, мин никтер сөенеп тә куйдым, – дигәнең истә. – Өйдә кыен миңа. Әти дә, әни дә юк... Апалар килә инде, тик бит алар әти-әни түгел. Ничә яшьтә булсак та, әти-әни кирәк икән. Ник ичмасам, берсе булса да, озынрак гомерле булмады икән соң аларның?
Менә шулай, юллар аерылды. Без мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле якка таралышып беттек. Һәм менә көтмәгәндә генә очрашу. Айзат таныш та, якын да, чит тә, үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә кебек. Моңа кадәр бик ныгытып аралашкан да булмагач, икебез дә ятсыныбрак тордык, шулай да кочаклашып күрештек. Сөйләшә башлагач, ул ачылып китте.
– Мин китәм бит әле сабакташ. Контрактка кул куйдым. Үкенмим, үзем теләп махсус хәрби опрерациягә китәм. Аңлы рәвештә хәрби киемен киеп, кулыма корал алачакмын, – дип сөйли башлады Айзат.
– Ник соң алай? Китмәсәң ни була инде, – дигәнемне сизми дә калдым.
– Яллардан соң юлга кузгалам. Әйберләремне әзерләп куйдым да, чыгып бераз урамнарны әйләнеп керәсем килде. Ни буласын белмибез бит. Чыгу белән син очрадың әле, сабакташ. Ашыкмасаң, бераз сөйләшеп торыйк. Көнләшүчең юктыр?
– Юк инде, Айзат. Кем көнләшсең? Син бит классташ егет, – дим уңайсызланып. – Әлбәттә, сөйләшик, мин дә бик шат сине күрүемә. Ярый әле очрадың.
– Ишетеп беләм, синең тормышың яхшы, балаларың үсә. Синең өчен шатмын. Ә менә минем гаилә тормышым да, әти-әнидән калган нигезне дә тартып алдылар... Хәтереңдәме, мәктәпне бетерү белән дә мин армиягә киттем. Мин хезмәт срогын тәмамлап кайтуга өйдә олы апа хуҗа булган иде инде. Ул иреннән өч бала белән аерылып, әти-әни йортына кайтып төпләнгән иде. Бүлмәләрне бүлеп һәр баласына аерым бүлмә ясаган, кухняны киңәйтеп куйган. Мин кайтып кердем, миңа урын юк, ышанасыңмы? Төп йортта, миңа тиешле нигездә мин ике төн кундым да, эшкә урнашам дип район үзәгенә киттем. Бәхетемә эш тиз булды. Акча булса, торыр урын проблема түгел инде, фатир снимать итеп тора башладым. Авылга кайткан саен апа төп йорттан баш тартуымны, минем өлешне үз улына күчертүемне сорый башлады. Башта яхшы гына сөйләшүләре соңрак тавышлану, елау, кычкыру белән алышынды. Туганлык җепләрен өзмәс өчен, мин әти-әни нигезеннән баш тарттым. Ышанасыңмы, икенче көнне үк миңа анда юл ябылды. Берничә тапкыр кайтып карадым, сагындыра бит. Балачак үткән нигез, тәпи баскан урыннар. Тик апам үз өлешемне даулар дип куркыпмы, миңа якты йөз күрсәтмәде. Соңгы кайтуда, чәй дә куймады ул. Әнинең яратып тота торган чәйнеген дә сарай алдындагы коймага элеп куйган. Ә минем шул чәйнектән чәй эчәсе генә килгән иде. Аңа бит әни куллары кагылган. Койма башында эленгән әни чәйнеген бармакларым белән бер генә сыйпадым да, туган йорт капкасын башка ачмаска дип кире борылдым...
Тиздән мин гаилә кордым. Фатир арендалап яшәүне дәвам иттек. Эшлим, акча табам, җитеп тә бара кебек инде. Шәһәр читеннән бер иске генә йорт сатып алдык. Хатынымның әти-әнисе дә ярдәм итте, аларга мин рәхмәтле. Ә үземнең апамнар ярдәм итмәделәр. Үз өлешемне бирмәгән булсам, бәлки кулда бераз акча булып, миңа да җайлырак булыр иде. Шул иске йортка яңа почмак салдык. Бер-бер артлы кызыбыз һәм улыбыз туды. Туган йорттан шулай өлешсез калуымны белгән хатыным бераз ризасызлык та белдергән иде, бәлки ул хаклы да булгандыр... Аны апам исәр диеп бөтенләй куып чыгарган. Миңа да үпкәләп йөрде бераз шуннан соң.
Шулай тыныч кына яшәп ятканда, хатыным үзгәрде дә куйды. Сөяркә тапкан икән. Гарьләндем инде. Балалар да миннән түгел, ди. Тик мин улымны да, кызымны да бик яратам, алар да мине яраталар. Алар үземә охшаганнар да... Хатын бәлки миңа авыррак булсын дип ул сүзләрне әйткәндер, тизрәк аерыласы килдеме икән, белмим. Тик ни генә дисә дә, мин балаларымны яратам. Алар хакына бераз түзеп яшәдем. Әти-әни булмаганда ничек авыр икәнен мин бит үз җилкәмдә татыган кеше. Гаиләмне саклап каласым килде. Тик хатыным мин өйдә булмаганда, сөяркәсен өйгә үк чакыра башлады. Аерылыштык инде. Рәхәтләнеп яшәсен. Мин тагын фатир арендалап яши башладым. Балалар әниләрендә дә, миндә дә яшәделәр.
Шулай йөри торгач, уйладым-уйладым да, китәргә булдым инде. Ник соң миңа иң якын кешеләрем авырлык китерә? Гомеремә тәмәке тартмадым, сүгенмәдем, баш салып эчеп-исереп йөргәнем булмады, озак еллар бер урында, чагыштырмача яхшы хезмәт хакы алып эшлим. Туганнарым мал бүлешмәс өчен читләде, инде балалар үсеп кенә, матур тормышта картлыкны каршыларбыз дип уйлап йөргәндә, хатыным хыянәт итте, мине башкага алыштырды. Беләсеңме, ул бит миннән аерылып рәхәт яшәми дә, яңа ире кул уйната. Балалар алдамый инде, шулай да үзе сер бирми әлегә. Тик минем аны кире кайтарасым килми, кичерә алмамдыр мин аны. Менә шулай, күрешә алмасак, сау бул, хуш. Бәхетем булса, исән-сау әйләнеп кайтырмын әле.
Айзат белән әллә ничек авыр итеп хушлаштык. Айзат таныш та, якын да, чит тә, үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә кебек... Хуш, Айзат. Хуш,сабакташ... Тормышта бәхетең булмаган кебек, әйләнеп кайту бәхете дә сиңа язмаган булып чыкты шул.
Алмабикә.
Комментарийлар
0
0
Бик йәл
0
0