– Үз гомеремдә бер тапкыр, бары бер тапкыр ялгыштым, шушы ялгышым өчен гомерем буе үкенеп яшим. Киемеңнең беренче төймәсен дөрес төймәләмәсәң, калганнары да дөрес төймәләнми бит. Мәхәббәттән акыл тоныкланган ул көннәрдә якты хыялларымның кара көлгә әвереләчәге уема да килмәде. Булачак хатыным белән Казандагы югары уку йортларының берсендә белем алганда танышкан идем. Авылдан килгән самими, юаш чак. Әти-әни ярдәм итеп тора, кайгы-хәсрәт юк, укыйсы да укыйсы гына. Өченче курска күчкәч, бик тә чибәр, тыйнак (һәрхәлдә ул вакытта миңа шулай тоелды) Альбинага гашыйк булдым. Кулга диплом алуга без өйләнештек. Әти-әни булышлыгы белән бер бүлмәле фатир сатып алдык. Имеш, үзебезчә яшәргә өйрәнәбез. Кая ул?! Дөресен генә әйткәндә, үзебезгә генә яшәргә мөмкинлек тә булмады. Хатынның әнисе, кызыма булышам дигән сылтау белән бөтенләйгә безгә килеп урнашты. Ризалаштым. Күңелем белән каршы булсам да, дәшмәдем. Артык юаш булганмындыр, күрәсең. Көн-төн эшләдем, хатынга да, әнисенә дә менә дигән шартлар тудырдым. Алты ел бергә яшәсәк тә, хатыным бала табарга ашыкмады. “Мин әле яшь, үзебез өчен яшик”, – дип, гел каршы төште. Күпме генә тырышсам да, бу йортта миңа карата бернинди хөрмәт булмады. Беркөнне хатынның әнисе: “Кияү, ачуланма, минем кызыма кол кирәкми, ир кирәк”, – диде. Миңа шул сүз җитә калды, киемнәремне алдым да чыгып киттем. Ике хатын-кызның берсеннән дә: “Кал”, – дигән сүз ишетмәдем. Ә бит мин, аларга яхшы булсын дип, бер көн ял күрмичә эшләдем дә эшләдем. Яраттым мин аны, мохтаҗлык күрмәсен дип тырыштым, әмма сукырларча яратканмын. Бер ел буе үземне кая куярга белми яшәдем. Ә бервакыт мин хатынымны башка ир белән күрдем. Ире исерек, өс-башы пычрак, телендә сүгенү сүзләре. Хатынымны чак таныдым. Зәвык белән генә киенеп йөргән хатынны алыштырып куйганнар диярсең, җитмәсә, күз төпләре кара көйгән. Аны мондый хәлдә күреп йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Никләр генә калдырып киттем инде, дип, үземне гаепләдем.
Рәкыйп бер мәлгә тынып торды да:
– Әйт әле, Фирая, ни өчен хатын-кызлар күбрәк исерек ирләрне үз итә икән?
Аның сүзләреннән Фирая көлемсерәп куйса да, күңеленнән, әлеге сүзләрдә хаклык бар бит, дип уйлады. Үзен әллә кемгә исәпләп, гел салгалап йөргән кешеләрне күз алдына китерде: таушалып беткән, күптән үтүк күрмәгән чалбар, пиджак, иске чүпрәкне хәтерләткән галстук, тапталып беткән аяк киеме, күптән чәчтарашта булмаган баш. Хәерче дип әйтеп булмый, акчаны таба, әмма эчеп бетерә. Бу ирләрнең барысының да хатыннары бар, әмма ни кызганыч, бәхетсез хатыннар. Ни өчен без, хатын-кызлар, Рәкыйп кебек уңган-булган ирләрне сайламыйбыз, ә исереккә түзеп яшибез икән?
Күңеленнән Фирая яшьлегенә кайтты. Яратып, ошатып йөргән егетләре арасыннан Рәкыйпкә охшаганнарын эзләде. Юк икән бит андыйлар. Ул яшьлегендә ошатканнары бүген я карак, я эчкече, я комсыз бай. Әле ярый, берсе белән дә тормышымны бәйләмәгәнмен дип уйлады. Шулай ук үзе артыннан ялынып йөргән егетләрне дә күз алдына китерде. Алары тырыш, акыллы, тыныч кына бер көйгә тормыш йөген тартып баралар. Хатыннарын хөрмәтләп, балалары өчен җан атып яшиләр. Яшьлегендә Фирая аларны үзенә тиң санамады, ярата алмады шул.
– Их ялгышканмын! Аяк астында туфрак булырга әзер булган егетләрне кимсетеп ничек ялгышканмын, – дип куйды Фирая. Гомер көзендә Рәкыйп бөтен күңелен биләп алса да: “Тик соң, бик соң шул инде,” – дип пышылдады иреннәре.
Фәридә ХИСАМОВА,
Кукмара районы, Тырыш авылы
Фото: © "Татар-информ".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар