Кышкы көннең кыскалыгы да, өстән явып торган кары да, җирдән һәм өй түбәләреннән бераз себереп торган бураны да куркытмады аны.
Скопировать ссылку
Кышкы көннең кыскалыгы да, өстән явып торган кары да, җирдән һәм өй түбәләреннән бераз себереп торган бураны да куркытмады аны.
Кыш көне аучыларның киң чаңгыларда карга батмыйча выжт иттереп кенә шуганына гел кызыгып карап кала торгач, үзенә дә шундый ук чаңгылар сатып алды Рәүф. Менә бүген шул чаңгыларына беренче тапкыр басты, иркен, ап-ак кырларны иңләп кайтырга булды. Өстенә кигән җиңелчә спорт костюмы аңа бик тә килешеп, үзенә махсус тектергән кебек, гәүдәсенә ятып кына тора иде. Әнисе аңа карап, улым бик юка киенгәнсең түгелме соң? - дигән сүзенә дә кыска гына җаваплады.
– Юк, әнием, юка түгел, бу бит үзе шундый юка кебек күренә генә, ә чынында ТЕРМО диләр аны, – диеп кенә куйды. – И, улым, термо булса да кырда җиләс була ул, өстеңә җылырак киен диюенә карамастан, шул көенә чаңгыларына басып, тоташтан ап-ак кар каплаган басу ягына таба китеп барды.
Чаңгылары да, үзенә үлчәп карап алынган чаңгы таяклары да, дөрестән дә бик җайлы иделәр, ул яшьлек юләрлеге белән алдын-артын карамыйча шуды да шуды, чапты да чапты. Беркавымнан артына борылап карады, тик бар дөньяны ап-ак кар юрганы каплап алган. Ә үзе артыннан калган чаңгы юлларын, кырда себерткән буран каплап бетереп барганын Рәүф абайламаган да икән. Ул шулай як-ягына карангалап басып торганда каяндыр этме яки башка җәнлек тавышымы ишетелеп киткәндәй булды.
Анысы да бер генә тапкыр кабатланды да тынды. Тирә-юньдә ник бер үсеп утырган агач яисә башка нәрсә күренсен. Тоташ аклык, аклык, аклык. Көне дә кыска бит аның кыш көнендә. Әллә ярсып чабып җылынган тәненә басып торгач салкынча да булып китте инде шунда. Әллә куркып та калдымы, бу халәтен Рәүф үзе дә аңламады, үзе нилектәндер калтыранып куйды. Болай басып торуның файдасы булмас диеп ул үзенең килгән юлына борылып шуып китте.
Шундый киң чаңгылар белән шууы чынлап та бик рәхәт тә җайлы да иде шул. Ул кулларына һәм аякларына бар көчен биреп шуды да шуды. Инде аның уенча авыл күренергә тиеш иде бит югыйсә, ә алда тоташ ап-ак кыр гына җәелеп ята. Әллә чынлап та адаштым инде дигән йөгерек уй да килеп китте аның башына, аннары үзен-үзе юаткандай, моның булуы мөмкин түгел, бу кырларда бит ул җәй буена тракторы белән эшләп йөри.
Язын сукалап иген чәчәләр, ә көзен шул игенне комбайннар белән урып-җыеп алалар. Ул бит бу кырларны кулының биш бармагы кебек беләм диеп уйлый иде. Иде шул, иде. Ә менә бүген шушы ап-ак мамыктай кар каплап алган басу өстендә ул авылының да, үзләре җиләккә, гөмбәгә, чикләвеккә, шомыртка йөреп үскән урманны да таба алмый, күзләре күрми изаланып кыр уртасында бәргәләнә.
Рәүф ни булса шул диеп алга таба шуды да шуды. Монда килгәндә дә гел алга таба барды да барды бит ул, беркая да борылмады да кебек, тик ялгышты шул ул, ялгышты. Инде ул бу вакытта үзләренең кырларыннан чыгып китеп күрше авыл кыры буйлап чаба иде. Тиздән караңгы да төшәр вакыт җитеп килә инде диеп уйланды ул үзалдына. Тизрәк берәр үзем белгән җиргә чыгып җитәргә кирәк диеп шуды да шуды ул. Инде хәзер үзенең япан кырда адашуына шикләнми, аек акыл белән шууын дәвам итте.
Ул инде үзенең авылыннан шактый ераклашып бара иде шул. Әллә җен буталап йөртәме соң үземне диеп, ул, җиде катлы итеп сүгенеп тә карады, аның бу сүгенүенең дә файдасы булмады. Арттан искән җил генә жу, жу, жу итеп, тик торма ку, ку, ку дигәндәй үртәп баруында булды. Менә, ниһаять, Рәүф ниндидер юлга килеп чыкты. Һәм моның нинди юл икәнен аңларга тырышып кабат як-ягына каранырга тотынды, тик кышкы юлдан берни дә аңларлык түгел икән шул. Әгәр кичә аннан бу турыда сораган булсалар, ул һичшиксез аерып була дияр иде, ә чынлыкта юк икән шул, асфальтын кар каплаган юлда берни аерырлык түгел икән.
Кая таба барырга да белми басып торганда, бәхете бар икән бит бахырның, юлда килүче машинаны күрде һәм аның үзенә якынлашуын көтеп алды. Машинага кул күтәреп туктарга үтенүен белдерде, ә машина хуҗасы ул кул күтәрмәсә дә туктарга җыенган бер өлкән генә агай булып чыкты. Ул туктап Рәүфтән кая юл тотуын сорады һәм аптыраудан күзләрен тутырып Рәүфкә карады да:
– Да, брат, син бит бөтенләй кире якка киткәнсең, – дип, бик белдекле кыяфәт белән, – ә телефоның кая соң, телефоның, – диеп сорады. Бәхетсезлегенә каршы Рәүф телефонын үзе белән алмаган иде шул, ә алган булса болай адашып та йөрмәс иде.
Кире як булса да әйдә утыр инде алайса илтеп куям мин сине авылыңа апаем, тик бер шартым бар диде. Рәүф аның нинди шарт икәнен сорагач аптырап ук калды. Шофер агай аның чаңгыларына күз салган булып чыкты бит, менә шул чаңгылары бәрәбәренә үзен унбиш чакрым ераклыкта артта калган туган авылына илтергә булган.
Комментарийлар