16+

«Ярата икән, димәк, кичерәчәк»

Алсинә бер кочак болын ромашкаларын кулына алып, ничә яшьтә булуын да онытып, очына-очына өенә керде дә, яшен суккандай туктап, тынып калды.

«Ярата икән, димәк, кичерәчәк»

Алсинә бер кочак болын ромашкаларын кулына алып, ничә яшьтә булуын да онытып, очына-очына өенә керде дә, яшен суккандай туктап, тынып калды.

Бер мәлгә югалып, ярты адымга артка чигенде. Йөрәге жу итеп, айнып китте. Иренә ни дияр соң ул? Кем бирде дияр? Чәчәк алырга нинди сәбәп барлыгын аңлатыр? Бүген мәхәббәт һәм тугрылык көне дисә? Үзем җыйдым, алар минем дөньядагы иң яраткан чәчәкләрем дип аңлатса? Хәер, мәхәббәт турында бик озаклап, тәмләп сөйли алса да, тугрылык турында авыз да ача алмый ул. Гаебе барын бар күңеле белән аңлый... Аннан соң, шушы яшенә җитеп, аның үрелеп чәчәк өзгәне юк. Кызгана, сулуларын теләми аларның. Хатынның күңел нечкәлеген, тереклек дөньясына үз карашы барын ире дә белә шул. 16 ел бергә, парлы гомер итеп, аның гөлләмәләр җыйганы булмады.

Күпме генә иренә күрсәтмәскә, кире чыгарып атарга талпынса да, хәленнән килмәде. Беренчедән, аны бит УЛ җыйган. Сөю, сәгадәт, сагыну хисләрен кушып җыйган. Бар күңеле белән бүләк иткән. Икенчедән, ярату билгесе булган ак керфекле, сары күзле чәчкәләрне сусыз тилмертәсе киләме соң? Хәленнән килсә, һәрберсен аерым-аерым назлап, сыйпап утырыр, алар белән күңел халәтен уртаклашыр иде әле.

Закирның моңа кадәр дә Алсинәгә чәчәкләр бүләк иткәне бар иде. 8 март, Яңа ел бәйрәмнәренә. Хатын аларны өенә күтәреп кайтырга базмады. Кайсын, балаларында аллергия барлыгын сәбәп итеп дус хатыннарына тоттырып калдырды, кайберсен бик кызганып булса да, кар көртенә кадап китте. Бик авырлык белән булса да, аларның өшеп, туңуларын теләмәсә дә, башка чарасы калмады. Соңыннан да ул урынны барып карады, хәтта язын кар эрегәч тә чәчәк язмышы белән кызыксынды. Дөрес эшләде ул. Өйдә тынычлык хөкем сөрде, шикләнүче, гаеп эзләүче булмады. Бу юлы чәчәкләрне читкә этәрерлек, ташлап калдырырлык көч тапмады. Алсинә матурлык һәм ташкын хисләр алдында көчсез иде.

Уйлар белән кискен киселештә калып, акылы ниндидер бер карарга килгәнче, Алсинә шактый басып торды. Аннан зур адымнар белән түр якка китте. Нишләп әле аның, чәчәк җыеп алып, вазага кертеп утыртырлык та хакы булмаска тиеш?! Күзләрне генә түгел, җанны да иркәләп, назлап, балкып утырсын әле Закирның чәчәкләре! Аның бит барлыгын тоясы да шундый рәхәт. Шулчак гүя янәшәсендә аның сулышын тойды. Иркенләп, авыз тутырып бер сөйләшәсе, башын иңенә салып ял итәсе, хәл аласы килде. Ардырган шул тормыш матавыклары, ялыктырган авыр хезмәт тә, үзәккә үткән үз-үзеңне алдап, килешеп яшәү дә.

Алсинәнең бакчасы тулы чәчәк, йорты тулы гөл. Ләкин бит менә иң кадерле, иң матурлары Закир бүләк иткән гап-гади чәчәкләр! Ир хатынны сәгать саен тере чәчәкләргә күмәргә риза һәм әзер дә бит! Ләкин ярамый... Арада Закон белән расланган никах ята. Гаилә җимерелүнең ни икәнен Алсинә бер тапкыр башыннан уздырды инде. Кабат андый кичерешләр, сагыш һәм үкенечләр теләми ул. Ә Закир мәхәббәте җылытсын, ерактан булса да нурларын өләшсен. Хатынга бит тормышта көчле булу өчен шул да җитә. Кулындагы асыл кошны ычкындырып, хәзер үзенең аныкы була алмавын аңлаган хатын үзен шулай юата.

“Яр сөйсәгез, өзелеп сөймәгез, өзелеп сөйсәгез, ятка бирмәгез!” Бу Закирның уенын-чынын бергә кушып, бик еш әйтелә торган сүзләре. Инде ир уртасына җитеп килсә дә, яшьлек ярын – беренче мәхәббәтен сагынудан, юксынудан, югалту белән килешә алмаудан әрнегән җанның тышка ургылган ташкыны ул. Кеше гомеренең уртасына да җитмәгән килеш сыңар канатлы калгач, Закир язмышы белән килешмәвен үпкә катыш әрнүләр аша сөйли.

Закир белән Алсинә икесе ике авылда яшәсә дә, бер мәктәптә укыды. Соңгы елларда Закир гел Алсинә артына утырырга тырыша иде. Тартылуы шундый көчле. Кызның чәч толымына гына булса да карап утырырга риза иде ул. Яшьлектәге беренче мәхәббәт шундый көчле һәм тәэсирле, саф һәм беркатлы булган. Үзе дә сизмәстән гашыйк булганлыгын әле аңлап та бетермәгән.

Авыл аралары чакрым ярым гына. Бу ара егеткә бер кул сузымы кебек кенә тоела иде. Сәбәп булса да, булмаса да, Алсинә яшәгән авылга ашыкты ул. Тырыша торгач, кыз белән араларны җайлады. Алсинә дә әлегә кадәр аралашкан егетен ташлап, Закир ягына борылды. Чыннан да егет аны бәхетнең җиденче катына күтәрде. Ул бар яклап игътибар, яклау, ярдәм тойды. Янәшәсендә атлаган егетнең аның өчен җанын да өзеп бирергә әзер булуын аңлый һәм бәяли иде. Чыгарылыш елы шулай күңелле генә үтеп китте. Мәктәп сумкасын читкә алып куеп, олы тормыш башлар чак җитте.

Бар да әйбәт кебек иде. Яшьлекнең кабатланмас иң матур чоры. Алда - максатлар, хыяллар. Ә аларның күбесе Закир күңелендә Алсинә белән бәйләнгән. Тик хыялларны чынбарлык итәр өчен иң элек сыналырга кирәк икән әле. Егетнең хәрби бурычын үтәр вакыты җиткән. Бу көздә үк ул кулына повестка алачак.

- Бурычны үтәп, эшне бетереп куярга кирәк. Алсинә укый, һөнәр ала торсын. 2 ел вакыт узып китәр. Иң мөһиме – хисләрдә адашмаска да, хыялларда алданмаска, - дип тынычланды егет. Кызны бер дә кулыннан ычкындырасы килмәде аның. Уйчанланып, борчылып йөргән көннәре дә бар иде. Андый чакларда Алсинә дә өметен ныгытып, тынычландырырга ашыкты. Ул да Закирсыз ярты көн дә тора алмас кебек иде. Хәтта югалтудан курыкты. Армия сафларына җибәрәсе килмичә бәргәләнде. Елый-елый кулъяулыклар чикте. Егет тә кызның ихласлылыгына ышанды.

Санаулы җәй көннәре бик тиз узып китте. Кыз яулык чите белән яшьле күзләрен сөртеп, вәгъдәләр биреп, Закирны озатып калды. Билгеле көннәр ямансуга әверелде, көндезен вакыт узса да, кичләрен бушлык биләп ала иде. Андый вакытларда Алсинә солдат егеткә утырып хат язарга гадәтләнде.

Күңелсез тормышка ияләшә алмады шул кыз. Вакытлыча мавыгу эзләргә кереште. Сагыну, ярату хисен, биргән вәгъдәләрне аяк астына салып таптады. Башкаларның тәкъдимен кире какмады.

-Нишләп мин яшьлегемнең иң матур вакытын сагынып, саргаеп, елап уздырырга тиеш соң әле. Бәлки ерак җирләргә хәбәр барып ишетелмәс. Ишетелә калса да, Закир бит аны ярата, ярата икән, димәк, кичерәчәк, - дип ышанып, вакытлыча мәхәббәт уены уйнарга кереште.

Әнә шул вакытлыча дигән сүз аркасында ул, сайланып тормады. Кем сүз катты, шуның белән аралаша башлады. Ошыймы ул, юкмы, матурмы, тәртиплеме – берсендә дә эше юк иде. Чөнки Закир кайту белән аны ташлаячак! Әхәт аңа вакыт уздыру өчен генә кирәк. Тәҗрибәсезлеге, яшьлеге белән алданды кыз. Читтә бәхет эзләп кайтып, шактый гына авырлык шулпасын эчкән Әхәтнең генә максаты башкача иде. Аның авылда төпләнеп каласы, яхшы гына хатын алып, үз куышын булдырасы килде. Кызның хисләрен алай тиз генә сүрелдерә, аның күңелен үзенә карата, карашын алмаштыра алмаса да, ул һаман якынаю юлын эзләде.

Алсинә район үзәгендә һөнәр училищесын тәмамлады. Пешекче һөнәрен үзләштереп кайту белән авыл ашханәсенә эшкә урнашты. Көндез эштә, кичләрен Әхәт янында булды ул. Аннан кайткач, ерактагы мәхәббәте Закирга хат утырып яза иде. Солдат егетнең кайтыр көннәрен санап барды. Тик менә Әхәт белән арасын ничек өзәчәген, аңа ниләр аңлатачагын гына уйламады. Бусы да тормыш күрмәгән яшь кызның тәҗрибәсезлек хатасы булды.

Әхәт ул уйлаганча ук авыз ачып йөри торганнардан булып чыкмады. Кызны җайлы гына алдады да, Закир кайтырга санаулы гына көннәр калган чорда гөрләтеп туй итте. Алсинәнең риза булмыйча башка чарасы калмады. Чөнки йөрәк турысында яңа тормыш бөреләнеп килә иде.

Уеннан уймак чыгуын кыз яхшы аңлады. Артка юл югын да, кабат Закир кочагында була алмаячагын да белде. Язмышы белән килешкән кыяфәт чыгарып парлы тормышын вакларга кереште. Әхәт кенә очрашып йөргәндә йөгәнләп торган көнләшү хисен тыеп тора алмады. Ул егете армиядән әйләнеп кайтып күзенә күренмәгән дә килеш хатынны битәрләргә, аның турында сөйләп канын эчәргә кереште. Парлы гаилә тормышының беренче айлары ук ызгыш-талашлар белән башланды.

Закир Алсинәне югалтуын бик авыр кичерсә дә, туган авылыннан читкә чыгып китәргә теләмәде. Солдат егеткә бит гашыйк булучылар күп була, кызны алмаштыра алырдай башка ярлар эзләргә кереште. Авылдашы Гөлкәй белән аралаша башлады һәм бер елдан кавышу туен билгеләп узды.

Бу вакытта инде Алсинәнең тормышы тәмам тәмугъка әйләнгән иде. Әхәт хатынның кулында кечкенә нарасые барлыгын да онытып, көн саен, сәгать саен бәйләнергә сәбәпләр эзләде. Кул күтәрүләр, үзенең гаепсез булуын исбатлап күз яше түгүләр аның үзәгенә үтте. Ахыр чиктә түзмәде, ике ел да яшәмәгән килеш, туган йортына аерылып кайтты. Әллә язмышы шундый булды, әллә биргән вәгъдәләренә хыянәт бәхетенә тозак корды, ялгыз башы сорауларга җавап таба алмады ул. Үкенеч уты да эчтән ялгызын кимерде. Чөнки гаеп үзендә икәнен белә торып, беркемгә дә серен сөйли алмады. Яшерен генә сызды, эчтән сулды хатын. Ярый әле юанычка кызы бар. Тик ул да кайвакыт артта калган күз яшьле көннәрне хәтерләтеп, йөрәкне әрнетеп куя.

Алсинә Закир турында искә алмаска, Закир Алсинәнең исемен кузгатмаска тырышып тормышларын дәвам итә. Ирнең тормышы әйбәт кенә кебек. Тавыш-тыннары урамга чыкканы юк, үзе кебек матур балалары үсеп килә.

Алсинә дә кызы азрак үскәч, язмышын тагын бер кабат сынап карарга була. Себер якларыннан хатыныннан аерылып авылга кайткан бер ир белән язмышын бәйләргә уйлый.

-Әйбәт ирне хатыны куып кайтармый, кабат ялгышасың. Бу юлы үзеңне генә түгел, кызыңны да бәхетсез итәсең, - дигән үгетләрне күп ишетсә дә, Алсинә уйларыннан, ниятеннән кире кайтмый. Чөнки, яп-яшь килеш ялгызлыгы да рәхәт түгел, парлы дуслары янында канаты каерылган кош кебек боегып йөрүләр дә тәмам туйдырган. Ялгызлыгы нәтиҗәсендә талпынганда да оча алмый бит ул. Ничек итсә, итте, тормышын көйләде ул. Мәҗит тыныч кына ир-ат булып чыкты. Бәлки алдагы гаиләсендә шул әкртенлеге, тынычлыгы ошап бетмәгәндер. Ләкин күп кенә тавыш-гаугаларны күңеле аша уздырган хатынга ул көтелмәгән бүләк булды. Ни генә эшләсәләр дә янында ир кулы бар, таяныр, киңәшер өчен дә күршегә керү, кеше иренә ялыну түгел инде. Шул ук вакытта ут чәчкән Әхәттән соң, аның тавыш күтәреп сүз дә әйтмәве хатынга ошый иде. Йортта тынычлык булса, барына да күңел үсә бит ул.

Язмышның кемне кайчан, ничек сыныйсын беркем дә алдан белми . Иске коега төкермә, аннан килеп су алырсың, дигән сүзләрнең мәгънәсен кайчан тулысынча аңлыйсыңны да белмисең. Закирның җайлы гына барган тормышы, хатыны авырый башлагач чәлпәрәмә килә. Ике балалары буйга җитеп читкә киткән, тормыш яры әле бер хастаханәдә, әле икенчесендә. Ялгызлык, хәсрәт аның горур башын тиз иелдерә. Тынлык эчендә йокысыз төннәр уздырганда яшьлеге дә, үткәне, кичәгесе, бүгенгесе дә исенә төшә. Әлбәттә инде ул уйлар эчендә Алсинә дә эзсез генә калмый.

Шушы авырудан тернәкләнә алмыйча, Закирның хатыны гүр иясе була. Сыңар канатын югалту хәсрәтен күтәрә алмыйча, хәсрәт уты эчендә янганда Алсинә исеме Закирга якты маяк кебек тоела. Күңел түрендә яшәүче онытылмас тәүге ярату хисен уйлап үткәннәр белән уздыра башлый ул көннәрен. Күптән инде үзенеке булмаса да, Алсинәнең исән булуы, күрше авылда яшәп ятуы, әллә нигә бер булса да юлында очрау мөмкинлеге аңа аякка басарга, тормышын дәвам итәргә көч бирә.

Хатынының ел ашларын уздыргач, Закир ничек тә Алсинә белән сөйләшү җаен таба. Сүзләр алай җиңел генә бәйләнмәсә дә, күңелләр бер күрүдә ачылмаса да, икесенең дә тормышында яшьлек хатасының җөйләнмәгән эзе барлыгы ачыклана. Икесенең дә гомер буе бер-берсен сагынып, юксынып яшәүләре билгеле була. Барысын да уртага салып сөйләшә алар. Яндагы ярлар сизмәсә дә, җаннары бит бер-берсен эзләгән икән. Баш югалтыр яшьтә булмасалар да, бар да дөрес, үткәннәр артында яшеренгән хакыйкать бит.

Закир белән Алсинәнең сөйләшер сүзләре күп. Яшьлек урамы буйлап кереп китсәләр, тиз генә аннан чыгам димә. Бүгенге тормышта да аларның карашлары, теләк-омтылышлары туры килә. Тик бергә булырга гына язмаган. Алсинә тормышын Закир белән бәйли алмый. Насыйбы янәшәсендә, үзенә кыен чакта канат астына алып ышыклаган ирне рәнҗетергә аның хакы юк.

Яшьлек хатам-йөрәк ярам, дип еш кабатлый Алсинә. Ромашка бәйләменә карап та, эчтән генә шул сүзләрне тезде. Шулай да, озак хыялга бирелеп басып торып булмый. Ишегалды тулы казы-үрдәге ашарга сорый, көтүдән кайткан сыеры кычкыра. Тормыш дәвам итә. Ә ул тормышта Закир кояшы, Закир чәчкәләре беренче урында. Янда башкалар булса да.

Ләйлә Шиһабиева. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading