Гел андый халәттә түгел ул. Тормышка аек күзлектән карап, керләрен, идәннәрен юган, йортта тәртип салган вакытлар да булгалый. Тик андый көннәр озакка бармый.
Үзендә хатын-кызларга хас булган гүзәллек, нәзәкатьлек һәм башка сыйфатларның тамчысы да калмаган. Аның түбән тәгәрәвенең сәбәбе нидә? Үзе йомшак ихтыярлы булганмы? Ышанычын югалтканмы? Алай дисәң, соңгы чиктә дә үзен кулга алучылар бар. Гөлшат та бик бәхетле гомер итә ала иде. Ялгышты, хаталанды, йомшаклык күрсәтте ул.
Кайчандыр классташ һәм дус кызларыннан бер генә дә аерылып тормый иде. Чаялыгы да бар, белем ягыннан да сай дип әйтеп булмый. Әти-әнисенә сүз китергәне булмады. Хәзер генә менә элеккеге тырышлык та, матурлык та юк. Күзләрендә нур, бәхет чаткысы да калмаган. Үзен кулга алып, кешечә яшәргә теләк-омтылышы булмаган хатынны туры юлга бастырырдай кеше дә юк инде.
Үзе ялгышларын аңларга теләми. Үзе сайлаган сукмак буйлап, абына-сөртенә, артына да, алдына да карамыйча, бары тик бүгенге көн белән генә яшәвен дәвам итә. Әти-әнисен сагынырга да, каберләренә барырга да вакыты юк аның. Максат һәм хыяллары бер кыйблага төбәлгән – кайдан да булса эчәргә табарга да, башланганны иртәгә дә калдырырга.
Шунысы аяныч – балаларын алып киткәнне дә аңламады кебек ул. Бар дөньясын онытып ятып йоклады да, иртә белән аларны түгел, кабат сыекча эзләде.
Тормышның тоткасы, барысы өчен дә терәк була ул. Алтын куллы, олы йөрәкле дигән даны еракларга таралган. Йортта да бар җирдә аның кулы, тырышлыгы чагылыш таба.
Гөлшатның хыяллары шушы бәхетсезлек очрагыннан соң чәлпәрәмә килә. Калага китеп, һөнәр үзләштерү теләге белән янып-көйгән кыз авылдан әнисе яныннан чыгып китә алмый. Чөнки инде бу вакытта ике абыйсы калада укый, әнисе ялгыз башы кызга да җитәрлек акча таба алмаячак. “Абыеңнар эшли башлагач чират сиңа җитәр“, - дигән сүзләр белән юанып кала ул. Алар эшкә урнашканда, әнисе дә бик еш авырый, тормышны алып барыр хәлдә булмый. Калада түгел, район үзәгенә барып та укуын дәвам итә алмый кыз. Өйдәге бар хезмәт аның өстендә кала. Ана җанлы кыз бала була ул. Әнисе хакына бар хыялларын җимерә. Аның яныннан да китми.
Сабакташларының күбесе авылдан китеп укырга керә, калага китә алмаганнары тирә-күрше районнарга урнаша. Гөлшатка вакытлыча булса да ындыр табагында эш табыла. Тора-бара үзенә таналар төркеме җыеп, фермага эшкә чыгарга вәгъдә итәләр. Тик әлегә ул әнисе яныннан озакка китә алмый. Гөлшатның аралашып йөргән егетен язын армия сафларына алалар. Сабантуйлар алдыннан китә ул.
Айрат белән Гөлшат мәктәп елларыннан ук бер-берсен ошатып йөриләр. Егет тә кызга терәк булырга, аңларга тырыша. Кыз да бар бочуларын аның белән уртаклаша. Көтеп алган кичләрне, айлы төннәрне, сагынышып күрешкән мизгелләрне солдат озату кичәсе алмаштыра. Егет армиягә киткән мизгелдән кызның кулыннан эш төшә. Көннәрен үткәрә алмый тилмерә.
Үзенең терәген югалткандай була ул. Алда ике ел вакыт барлыгын уйлаганда бөтенләй төшенкелеккә бирелә. Ике арада солдат хатлары йөри башлый. Хезмәтенең инде яртысы үтте дип сөенеп йөргән көннәрдә авылга, Айрат солдат хезмәтеннән кайтмаячак, шунда эшләргә кала икән дигән хәбәр тарала.
Бер ел дәвамында бер кич тә әнисен калдырып клубка чыкмаган кыз бу хәбәрдән соң айнып киткәндәй була. Яшьлегенең иң матур чорында, буш хыялларына алданып өйдә утыруы өчен ачуы да чыга. Егет аңа аңлатып та тормый, бары тик: “Насыйп булса бер күрешербез“, дип коры гына хат яза.
Әлегә кадәр тугрылык саклаган кыз ындыр табагына килгән шоферлар белән очрашып карый. Тик алар эшләре беткәч китеп югалалар. Кыз әнисен җир куенына иңдергән көнне бөтенләй башын иде. Яшәрлек көче калмавын аңлады. Яшь кызга йортта бер үзе калу куркыныч төш кебек иде. Әтисенең туганнары аңа терәк булырга тырышса да, йортка җылылык өсти, кызга ышаныч бүләк итә алмадылар. Кыен иде үзенең яклаучысыз, саклаучысыз калуын аңлау. Йортның ишеген ачып керәсе, эштән өйгә кайтасы килмәгән чаклары ешайды. Үзен кулга алып, вакытсыз арадан киткән әтисе, әнисе өчен, нигез җылысын саклап яшисе урында, югалып калды, биреште.
Аны үзе белән фермада эшләүче Фәннур белән дуслаштырдылар. Ир хатыныннан аерылган. Баласы белән каладан авылга, әниләре янына күченеп кайткан иде. “Үземә иптәш, балага әни кирәк“, - дип, кызның кулын сорады ул. Торырга кызның йорты бар. Яшәмәслек түгел. Чит баланы карарга да риза булды ул. Аларны йортына кертте. Менә шуннан инде Гөлшат өчен сынаулы көннәр башланды. Фәннурга да, аның баласына да ияләшә алмады. Ире белән салгаларга өйрәнде. Башкача ир янәшәсендә яту аның өчен газап иде.
Ике балалары туды. Тик бу балаларның бәхетләре булмады. Ир салгач тавыш чыгара, кул күтәрә торганга әйләнде. Хатын исә аның кайтуыннан куркып, кичләрен чыгып китәргә өйрәнде. Бар теләге ирне өйдән чыгарып җибәрү иде. Ул китү белән эчүдән туктыйм дия-дия, аның ачуын китерү өчен эчте. Фәннур ызгыш-талашлардан, хасиятсез тормыштан туеп, улын алып, әниләре йортына кайтып китте. Гөлшат исә ике баласы белән йортта ялгызы яшәп калды. 7 ел дигәндә гаилә таркалды.
Ир киткәнче генә эчәргә уйлаган хатын туктый, үзен кулга ала алмады. Кечкенә сабыйлары хакына булса да, туры юлга басмады. Үзе әйткәнчә, Фәннурны хәтерләтеп, аның белән яшәгән елларны искә төшереп торган балаларның якынлыгы юк. Ул бу сүзләрне аклану өчен генә әйтәме, чыннан да шулаймы, төгәл белүче юк. Бөтен авыл балаларны кызгана.
Кызы һәм улы бер айлап хастаханәдә дәваланганнан соң, аларны олы абыйсының гаиләсе тәрбиягә алды. Гөлшат бу хәбәрне ишеткәч сөенмәде дә, көенмәде дә. Фәннур исә, шул көнне ук килеп, ярдәмен тәкъдим итте, ялгыз башы балалар карый алмавы өчен гафу үтенде. Киләчәктә дә аралашып, булышып торырга сүз бирде. Гөлшатка ярдәм итә алмавын белә иде. Араларында якынлык булмагач, ир аны артык кызганмады да. Бар борчулары балалары өчен иде. Балаларының ышанычлы кулларга эләгүе Фәннурга тынычлык бирде.
Комментарийлар