Кабага йон гөнҗәләсен эләктереп, орчыгын вальс биегәндәй зыр әйләндереп утыручы Нурия әбекәй йортта иң зур кеше.
Нигез саклап, гаилә учагына ут элеп яшәргә авылда калган улы Зөлфәт, килене Сәрия белән матур гына яшәп яткан көне. Оныклары буй җитеп шәһәргә киттеләр. Алар белән көн саен видео дигән нәрсәдән сөйләшеп торалар. Сәрия зифа сынын ни рәвешледер саклап калган, шуңа күрә хәрәкәтләре җитез. Әнкәй дип өзелеп торган килененә Нурия әби үзе дә кызым ди. Шулай булмый ни! Мунчада аркаларын юа, керләрен уа. Кайнанасының бер яулыгын юмыйча аралап калдыручылар да бар, хәл белешергә кергән карчыклар сөйли боларын. Бердәнбер әниләрен яки әтиләрен ташлап чыгып, үз рәхәтләренә генә чумып яшәүчеләр белән тирә-як тулган.
Нурия әби әлегә аягында йөри, үз акылы белән яши, шөкер! Өй эшләрен эшләтми килене, үзем-үзем дип барып ябышырга гына тора. Ә менә каба аныкы! Йон эрләүне бик ярата карчык. Орчыгын күктәге ай белән тиңли. Башта бәләкәй генә булып әйләнә, соңыннан озынчаланып тула да куя! Ай сыман...Сөйләшергә ярата Нурия әби! Кергән кеше аның гомер юлында күргәннәрен ятлап бетерсә дә кабаттан тыңлый.
- Менә син уйлап кара әле, - дип башлый ул сүзен. - 1941 елның 22 июнендә бәхетле кеше дөньяга киләме?! Мин туган көнне кара сугыш чыккан! Өч малайдан соң кыз бала тугач әтием бик сөенгән. Исемемне Әлфинур куярга кушкан да сугышка китеп барган. “Әлфинурның “нуры” арттан йөри, Нурия булсын әле бу бала”, - дигән әби. Әти мине бер күргән, бер мәртәбә кулына алып калган. Мин әтине бер дә күрмәдем.
Ятим булып үстек, ничек ачка үлмәдек – белмим. Урындык буе күтәрелгәч эшли башладык. Хәзерге бала-чага “ыслабый” - чәйләренә писүк салып болгатып бирәсе. Рәхәт хәзерге тормышлар, әй рәхәт!
19 яшендә үк кияүгә чыкты Нурия. Үз авылының чибәр егете Зиннур яр итте аны. Кайнана-кайнаталы йортта килен хезмәте күрсәтеп озак яши алмады шул – иркәе фаҗигале төстә үлде. Аһ, ул көннәрнең авырлыгы! Иңнәренә җир шары егылып төшкән сыман булды, билләхи! Нәселгә бер ятимлек керсә икенче буынга да ияреп чыга, ахрысы. Үзе әтисен күрмәде, улы да шулай. Зиннур, авылдашларына ияреп Себер урманнарын кисәргә китте. Янәсе акча эшли! Дөрес, акчасы әйбәт төшә иде.
Яшь хатынына гына читен булды. Ирен сагынып үләләр язды. Җитмәсә авырлы килеш калды. Улы тугач иркәе кайтты. Баласын кулларына алып исе китеп торды. “Кара әле, Нурия! Бигрәк матур булган бит бу!” – диде. Отпускага хәтле генә эшлим, җаным, чыда инде, дип янә китте.
Карусыз иде Зиннур. Хезмәттәше, минем урынга чык әле агайне бүген, чирләбрәк торам, дигәч ризалык бирде. Шау итеп торды урман ул көнне, шыбырдашып, ыңгырашкан сыман итеп агачлар ауды да ауды. Ә бер нарат киселгәч тә нык торды. Ир аны куллары белән этеп екмакчы булды. Ул арада икенче иптәше аның артында бер агачны кисеп аударды. Калын, юан ябалдашлы чыршы иде. Абайламады шул Зиннурны иптәше... Канга баткан ирне шул агач астыннан тартып чыгардылар. Бер генә авыр итеп сулады да бетте...
Зиннурның туганнары ирнең гәүдәсен атна буе поезда саклап алып кайттылар. Зурга җибәрмәсеннәр диптер инде урман җитәкчелеге икеләтә күлмәдә акча тоттырды. Шул рәвешле Нуриянең ирле гомере өч елга да тулмады. Әйбер-караларын җыеп, бәхетле булам дип кергән йортының ишеген япты да әни бусагасын янә атлап керде ул. Абыйлары читтә иде, кайтуына әнисе сөенде дә бугай әле. Баланы бергәләп үстерделәр. Хәзер бу хәсрәтне кабер туфрагы суыткан инде.
Кабат тормыш корырга курыкты, баламны кыерсытсалар нишләрмен, диде. Нурия гомер буе фермада бил бөкте. Бүгенге көндә аякларының үтереп сызлавы шул елларның “күчтәнәче.” Язгы кар суларын ерганда, көзге суыкларда резин итекләр эчендәге аяклары өшегәч кайнар суга тыгып торулары аның файдасына түгел инде. Җәяү йөрергә кирәк дисәләр дә гомер буе “тәпиләүләр” буыннарга төшеп утырган. Зиннур үлде дип кайнана-кайнаталарын ташламады. Олы эшләр вакытында үзе башлап йөрде. Улы акыллы булып буй җиткерде. Белем алды, өйләнде. Килене Сәрия күрше авылдан, улы белән ярашып, яраклашып яши белә. Олыгайган көне бәхетле Нурия әбекәйнең, сөбханАллаһ, дип кенә утыра торган. Тик кайгы дигәнең кабат аларның тәрәзәсен шакыды шул. Әле ничек кенә шакыды... Бу юлы Сәрияләр ягын сынады язмышы. Хәер, килененең хәсрәте – аларның хәсрәте инде.
...Дөнья кызык бит ул. Сәрия туган авылыннан бирегә килен булып килсә, энесе Райнур киресенчә шушы авыл кызын алды. Райнур, Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамалаган Гөлнурның йөрәген яулады. Эшләп үскән уңган кызны авыл тормышы куркытмады – кайнана-кайнаталы йортка килен булып төште. Менә дигән итеп яши башладылар, яратышып туймадылар алар. Тик бәхеткәйләре генә кыска гомерле булды. Майның чалт аяз, кояшлы көнендә Сәрия белән Зөлфәт кар астыннан чыккан чүп-чарны җыеп чүплеккә илтеп түгәргә әзерләнделәр. Әллә каян гына болыт килеп чыкты да коеп ява башлады. Сәриянең кинәт кенә башы авыртырга тотынды. Ятып тормый булмасын аңлаган килен өйгә керде. Яшен шулкадәр каты уйнады да уйнады!
Бер ара тәрәзә пыялалалары зеңләп торды. Берсендә бигрәк якты булып чыртлады, дөбердәп күк күкрәде. “Бәрде бу!” – диештеләр. Шуның белән бетте, ялт итеп кабат кояш чыкты. Сәрия эшкә җыенып капкадан чыкканда Зөлфәт чүп түгеп кайтып килә иде. Ире аңа әллә ничек кенә карады да, гаепле тавыш белән: - Анда Райнурның аягына яшен төшкән, - дип куйды. “Ә-ә, ярар” – диде әле Сәрия. Энесе үлгән дип башына да китермәде.
... Гөлнурны, бәби табар вакыты җиткәч хастаханәгә алданрак яткырдылар. Апасы, аның хәлен белергә бару өчен, көтү чиратына чыгарга Райнурны чакырды.. Көтү көтүчеләр дүртәү иде. Болыт кисәге чыгып яңгыр яварга тотынгач куртка башлыкларын башларына капладылар, кесәләреннән пленка кисәкләре чыгарып ышыкландылар. Чарт та чорт китергән яшен астында калу куркыныч та булып китте. Чираттагы яшен угы янәшәләрендә генә җиргә төшеп кадалгандай тоелды. Шул секундта көйгән ис таралды. Ирләрнең берсе, сыерны яшен сукты дип, сумкасында йөри торган зур пычагын алып яшен төшкән урынга атлады.
Янәсе, мал тилмереп ятмасын, чалып ата. Ә анда каралай янып сыер түгел яп-яшь ир - Райнур ята иде. Әһ дигәяргә өлгермичә җан биргән Райнурның яшен җилкәсеннән кереп бөтен тәненнән үткән һәм үкчәсеннән чыгып киткәнлеген чамаладылар. Көтүчеләрнең арасы бер метр чамасы булган, яшен Райнурга гына төбәп суккан. Күкрәге яргаланып беткән, футболкасы тәненә ябышкан егетне җирдән күтәреп алырга шикләнделәр. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп мәетне моргка алып китте.
24 яшендә иде егет! Табиблар гәүдәсен яргач күрделәр – яшен аның йөрәген телемләп тураган! Бөтен авыл сыктап елап бер гөнаһсыз ирне кабергә иңдерделәр. Бала көтү бәхетенә уралган Гөлнурга яман хәбәр килеп ирешкәч ниләр кичергәнен үзе генә белде. Ышанмады! Төштер дип уйлады. Яраткан иренең караңгы кабергә кереп ятуына берничә көн дигәндә Гөлнур кызын кулына алды. Исемен Райнур теләгәнчә - Илсөяр дип куштылар. Иренең җидесе белән сабыйга исем кушу көне ялганды.
Тарих янә кабатланды – Гөлнур баласын алып әнисе йортына кайтты. Бәхетле ул бүгенге көндә, кабат тормышка чыкты. Ә Сәриянең әнисе улы вафатыннан соң еш авырды. Карап торган бердәнбер улы, йорт тоткасы булып яшәргә тиешле Райнуры катына күчкәндә әниләре алтмышын гына узган иде...
Фәридә Ибраһим.
Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
Комментарийлар