Ак чәчәк аткач балан,
Күмелгәч гөлгә ялан...
Әнә шул балан куаклары үскән яктан хуш исләр аңкыган көннәрдә күрше малае Фәрит, кармакларын алып, безгә төшә. Ул тотлыга-тотлыга: “Малай, бүген балан чәчәк аткан. Андый көннәрдә чабак, кызылканатлар әйбәт эләгә”, – дип сөйләп, йөрәгемне җилкендерә. Без, тиз генә бер кап шырпыны бушатып, эченә безнең киртә буенда үскән кычытканнардан “Кычыткан минёры” дип йөртелгән чебеннәрнең личинкаларын чүпләп тутырабыз. Һәрвакыттагыча, тегермән бөясенең тавык фермасы турындагы, елгага авышып үскән юан тал астына кармакларыбызны салабыз. Личинка авызына кармак каптырыла. Шул җимне балык каба. Алып кайтып кыздыргач менә дигән кабымлык килеп чыга. Кайсыбер көннәрдә, су буенда гына торган Арыслан Мәрҗәмтие чыгып, бер-ике тавык йомыркасына Фәриттән ташбаш балыклары алып кала. Балыклар безнең капка төбендәге баланның чәчәк атканын белгәннәрдерме, әллә белмичә генә эләккәннәрдерме, әмма ул көннәрдә без аларны 15-20 ләпне тота идек. Балан агачы капка төбе бакчабызда үсте. Әле хәзер дә берәр җирдә балан күрсәм, әнә шул баланлы, алмагачлы бакчабыз, йорт, каралты-кура, әти-әни искә төшә.
Менә шулай итеп гомер уза. Еллар үзләре генә бер-бер артлы тарих китабының битләренә кереп ятмый. Алар мангайның урта бер җирендә буразна – шушы тормышта яшәгән елларның билгесен калдыра. Көзгегә караган саен инде яшьлегеңнең артта калганы ныграк сизелә. Бары тик Кунгур гына сине юата. Аны тыңлаганда, беләктә көч арта, бер-бер артлы йөрәктәге яралар йомыла. Ул, сиңа хыял канатлары биреп, сине яшьлегеңә кайтару юлларын эзли. Ә бит Кунгур әфәнде үзе дә бик яшь түгел. Ялгышмасам, 1979 елларда баянны эшләү туктатыла. Димәк, безнең Кунгурга 45 яшьләр чамасы. Әмма аның картаерга исәбендә юк, ул һаман да җырлавын белә. Ул кайларда гына йөрмәгән дә, кайларда гына булмаган. Авыл өйләре, клуб сәхнәләре, райондагы конкурслар, сабан туйлары, солдат ашлары... Ул бик күп мәҗлесләрдә салмыш кунакларны җырлаткан, аксакларын да, бии белмәүчеләрен дә тыпырдаткан.
Моң яшәргә көч, илһам бирә. Кешенең гәүдәсе тураеп, күкрәкләре киерелә. Бу вакытларда мунчадан соң чистарып калган тән сымак, җаннарга кунган тормыш тузаны, керләнгән тойгылар юыла. Әле борын салындырырга иртәрәк. Алда әле өмет, алда әле яңа язлар, алтын көзләр...
Музыкаль белемем юк минем, кирәк тә түгел. Татар моңын барлык күзәнәкләрем аша сизәм, күңелемә сеңдерәм. Фәридә ханым да консерваторияләр бетермәгән. Әнә ич, бик оста, көйнең һәрбер нотасын җиренә җиткереп башкаручылар бар. Ә безнең кыз исә әнә шул ноталар арасындагы бушлыкны да моң белән тутыра. Менә шушы билге осталык белән талант арасындагы кыя сыман. Үзен-үзе хөрмәт итүче музыкант, җырчы әнә шул кыяга менеп җитүне максат итеп куя. Исегездәме икән, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Мансур Мозаффров көй язган:
Менәргә иде Урал тауларына,
Басарга иде кыя ташына.
Шул кыядан кушылып җырларга иде
Урал бөркетләре тавышына...
Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевлар әнә шул кыяга менеп бастылар һәм татар моңын бар дөньяга сиптеләр. Халык арасында дан-шөһрәт казангач та, ирешкән уңышларына гына канәгать булмыйча: “Менәргә иде Урал тауларына” дип хыялландылар. Әйткәнемчә, камиллекнең чиге юк! Ә бүгенге көннең бик күп җырчылары, композиторлар, әнә шул кыяга менеп җитә алмыйча, тау итәгендә, юл буендагы түмгәк, кайсылары печән чүмәләсе яисә салам эскертләре өстендә шыңшып йөри. Бик күпләре тик торган җирдән уңга йә сулга, ул да түгел – алга, икенче караганда – артка, корт чаккандай сикерәләр. Кемнәргәдер андый номерлар ошый. Картыраклар: “Бу баланың өянәге тотамы әллә?” – дип, белгән догаларын укый. Мин аларны да кимсетергә теләмим. Бары тик алга барырга, үрмәләргә, хәлең бетсә, ятып шуышырга, ярты юлда туктамаска кирәклеген әйтәм. Әнә ич, Фәридә ханым, тормыш җилләренә баш имичә, моң кыясында үз ташын тапкан.
Яшермим, бу язмам өчен, иң матур, иң мәгънәле сүзләрне генә алырга тырыштым. Әйткәнемчә, мин язучы түгел. Әмма минем күңелемдә дөньядагы матурлыкка карата олы бер хис – ярату оя корган. Мин дөньяга рәссам күзлегеннән карыйм. Күргәннәремне төрле төстәге буяулар белән картина итеп яза алган булыр идем. Ни кызганыч, мин рәссам түгел. Бәлки, ярату хисләремне көйгә салып, симфония язу теләге туган булыр иде. Күрәсездер, минем музыкаль белемем юк. Әгәр Ходай ярдәме белән җыр язган булсам, ул җиһан киңлекләрен айкар иде дә, җирдәге иң затлы сәхнә – кеше гомеренең иң түрендә көне-төне яңгырар иде. Җыр, һәр кешенең тормыш бусагасын атлап үтеп, шунда калыр һәм кешеләргә сөеп-сөелеп яшәргә ярдәм иткән булыр иде. Менә шундый уйлар тәэсирендә мин бары тик язмаларым аша сөю хисен кешеләргә җиткезергә телим. Күрсен дөнья, ишетсеннәр кешеләр, менә ул татар теле, менә ул татар сүзләре, менә ул татар моңы!..
Габдулла Исмәгыйлев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар