Галия авылдагы иң уңган, иң чибәр кызларның берсе. Бик күп егетләр аның йөрәгенә үтеп керергә теләде, ләкин кыз аларның берсен дә үз итмәде.
Камал – педагогика институтын бетереп кенә кайткан яшь белгеч, ул да үз бәхетен сынап карарга булды, бар кыюлыгын җыеп Галияне клубтан озата кайтты. Аларның яшь аермасы өч кенә яшь иде. Әмма Галия Камалны да бик тиз борды, кайсыдыр ягы аның күңеленә хуш килеп бетмәде.
Быел Галия көллиятне кызыл дипломга тәмамлап үзенең туган авылына укытырга кайтты. Кыз ябык кына кечкенә гәүдәле булганга аны укучылары арасыннан аерып та булмый иде. Баянда матур итеп уйнавы, моңлы тавышы һәм чишмә челтерәвен хәтерләткән көлүе белән ул бик күпләрнең йөрәген әсир итте. Укучылар да аны бик тиз үз итте, алар Галия белән дусларча мөнәсәбәттә иделәр. 10-11 сыйныф егетләре бу кечкенә генә ут борчасы кебек кызга үлеп гашыйк булды. Алар җыр дәресе кермәсә дә баянда, гитарада уйнарга өйрәнеп, концерт куйган саен үзләренең яңа сәләтләре белән бөтен мәктәпне шаккатырдылар.
Ә Галия үзенең белемен арттыру өчен педагогика институтының рус филологиясе бүлегенә читтән торып укырга керде. Җәй җиткәч ул үзенең ерак дәү әнисенә кунакка кайтырга ярата иде. Чөнки дәү әниләренең авылы бик матур, ул тау астында урманга терәлеп диярлек урнашкан. Авылның үзендә генә дә җиде-сигез чишмә бар, аларның сулары шулкадәрле саф һәм тешләрне камаштырырлык салкын. Авыл читендәге, тау астыннан агып чыккан чишмәнең суы аеруча тәмле, ул чәйгә дә бик йомшак һәм аның юшкыны да бик калмый. Галия атнага ике-өч мәртәбә үзенең зәңгәр чәчәкле көянтәсенә пар чиләкләрен асып, шул ерак чишмәгә йөри. Ул чишмәне Нәфисә чишмәсе дип атыйлар.
Шушы чишмә буенда ул онытылып сәгатьләр буе җырлап утырырга ярата. Ә бер көнне шул тирәдә генә комбайнда эшләп йөрүче Фәргать ял итәргә туктаган җиреннән аның тавышын ишетеп тынсыз калды. Ул үлеп кызның сандугач тавышына тиң моңлы тавышына гашыйк булды. Җайлап кына үзенең комбайныннан төшеп тавыш килгән якка, чишмәгә таба атлады. Ә Галия аның килүен сизмәде дә. Кызның өстендә аксыл төстәге зәңгәрсу миләүшә чәчәкләре төшкән күлмәк. Галия чәчләрен кечкенәдән әнисе үргән шикелле икегә аерып үрергә ярата. Чишмә янындагы утыргычта ул тезләрен бөкләп утырган һәм үзенең бөдрәләнеп торган чигә чәчләрен бөтереп моңлана.
Фәргать, Галиянең моңлы тавышын ишетеп, аның янына якынлашты. Кызның матурлыгы, аның гәүдәсенең нәфислеге һәм чишмә буендагы тынычлыкта яңгыраган җыр аның күңеленә ямь өстәде. Галиянең күзләре, кояш нурларында ялтырап, аның күңелендә җылы хисләр уятты. Фәргать, кызның җырлавын тыңлап, аның дөньясына чумды.
– Синең тавышың бик матур. Танышырга мөмкинме? – диде ул, акрын гына Галиягә якынлашып.
Кыз башта бераз каушап китте, аннары тиз генә үзен кулга алып, елмаеп җавап бирде:
– Рәхмәт! Минем исемем Галия. Синең исемең ничек?
– Минем исемем Фәргать, – диде ул, шатланып. – Син монда еш киләсеңме?
– Әйе, мин җәйге каникулда дәү әниемә кунакка киләм, – диде Галия, чишмәгә карап. – Бу чишмә минем өчен бик кадерле. Монда җырлап утырганда, мин үземне бик бәхетле хис итәм.
Фәргать, Галиянең сүзләрен тыңлап, аның күңелендәге дөньяны аңларга тырышты. Ул да авылда туып үскән, шәһәрдә укыган һәм хәзер комбайнчы булып эшли. Аларның беренче сөйләшүләре үк күңелле һәм җылы булды. Галиянең чишмә буендагы җырлары, Фәргатьнең йөрәгендә яңа хисләр уятты.
– Синең җырлавың миңа бик ошый, – диде Фәргать. – Синең тавышың минем күңел түремә үтеп керде.
Галия, бераз оялып, башын иеп, елмаеп куйды. Аларның араларында әллә дуслык хисе, әллә беренче саф мәхәббәт чаткылары барлыкка килде.
Кызның җырларында моң, сагыну һәм язмышка рәхмәт тойгылары чагыла иде. Фәргать, Галиянең җырлавын тыңлап, аның күңел дөньясының сафлыгына таң калды. Үзе дә авыл егете булганга, Галиянең табигатькә, чишмәгә булган мәхәббәтен яхшы аңлый. Аларның сөйләшүләре хәйран гына озакка сузылды. Фәргать комбайнчы булып эшләвен, үзенең хезмәтен бик яратуын, шул ук вакытта авыл тормышының башка матур якларын да сөйләде. Галия исә үзенең укытучылык хезмәте, укучылары турында тезеп китте. Бу сүзләрне тыңлаганда Фәргатьнең йөзендә елмаю чагылды. Ул Галиянең нинди уңган, ягымлы кеше булуын бик тиз аңлады.
Көннәр үтә торды. Фәргать һәр кич Галия янына килә башлады. Алар чишмә буенда очрашып, сөйләшеп, җырлашып утыралар иде. Фәргать Галиягә баянда да уйнап күрсәтте, аның моңлы тавышына кушылып җырлады да. Галия дә Фәргатьнең җырларын тыңлап, аның сәләтенә сокланды. Аларның дуслыгы тиз арада кайнар мәхәббәткә әйләнде. Фәргать Галияне үзенең авылына алып барырга теләвен әйтте. Кыз ике уйлап тормастан риза булды.
Беркөнне, Фәргать Галияне үзенең комбайнына утыртып, авылларына алып китте. Галия Фәргатьнең авылын бик ошатты. Авылның йортлары бик матур һәм табигате искиткеч гүзәл иде. Фәргать Галияне үзенең әти-әнисе белән таныштырды. Алар Галияне бик җылы каршыладылар. Кыз Фәргатьнең әти-әнисенә баянда уйнап җырлап та күрсәтте. Алар Галиянең шундый сәләтле булуына бик шатландылар.
Шул көннән башлап, Галия Фәргатьнең авылында еш кунак булды. Алар бергәләп табигать кочагында, чишмә буенда йөрергә яраталар иде. Фәргать Галияне бик ярата, ә кызны исә Фәргатьнең гадилеге, эшчәнлеге, тугрылыгы үзенә гашыйк итә. Аларның мәхәббәт хисе көннән-көн ныгый барды.
Көз җиткәч, Галия үзенең туган авылына укытырга кайтып китте. Ләкин алар Фәргать белән еш кына телефоннан сөйләшеп, аралашып тордылар. Фәргать Галиягә көз ахырында әти-әнисеннән кулын сорарга килергә теләвен әйтте. Галия бу көннәрне өзелеп көтте. Ул Фәргать белән бергә бәхетле киләчәк турында хыяллана иде. Аларның мәхәббәте, чишмә суы кебек саф һәм чиста, табигать кебек матур һәм мәңгелек булыр дип өметләнә иде кыз.
Ләкин, тормыш күгендә ак болытлар гына түгел, ә кара болытлар да куерган чаклар еш була. Кыз сораулар, туйлар, никах мәҗлесләре бик матур гына үтеп китте. Ел артыннан еллар үтте, аларның тупырдап торган балалары да инде үсеп буй җитеп килә. Тик Фәргатьнең генә үз-үзен тотышы да, холкы да елдан-ел кырыслана, начарлана башлады. Эштән арып кайтуларын басар өчен ул кайбер көннәрне хәмер дә капкалап кайта. Аракы белән дуслашкач аның яңа дуслары да барлыкка килеп, алар белән буш вакытларын уздырырга да өйрәнеп китте ир. Ә хәмер булган җирдә җыен гайбәт, чүп-чар сүзләр дә күп сөйләнелә. Бу очрашулардан Фәргать ничектер күңеле кубып, начар уйларга бирелеп кайта торган булды. Мондый көннәрне өйдәгеләргә дә уңай караш кимегеннән-кими барды. Фәргатьнең әти-әнисе аның бу гамәлен бер дә хупламыйлар иде, аны әрләп тә, юмалап та карадылар, әмма нәтиҗәсе генә булмады.
Бу хәлләргә Галия бик борчылды, ул тормышларында мондый вакыйгалар булыр дип башына да китерә алмый иде. Чөнки аларның бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк, балалары берсеннән-берсе чибәр, уңган. Ниләр генә булды бу Фәргаткә?
Галиянең йөрәгенә салкын суык үтеп керде. Аның күңелендәге барлык якты уйлары, өметләре берәм-берәм чәлпәрәмә килде, хыяллары исә караңгылыкка чума башлады. Ул Фәргатьнең бу хәлгә төшүенә ничек кенә түзәргә дә белмәде. Аның яраткан, кадерле ире, балаларының атасы, бер заман шундый булыр дип кем уйлаган? Ул көннәр буе өйдә булмый, кайтканда да аның күзләрендә бер нур әсәредә калмый, сүзләрендә ачу, яки киресенчә, битарафлык. Балалары да әтиләренең үзгәргәнен сизеп, аңарга якын килергә курка башладылар. Аларның шаян елмаюлары, әтиләре янында уйнап-көлеп сөйләшеп йөрүләре сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Галия бу хәлне ничек кенә төзәтергә белмичә һәрвакыт уйга чумып утыра иде. Ул Фәргать белән ачыктан-ачык сөйләшергә тырыша, аның күңелен күтәрергә, аңа яңадан тормышның матур якларын күрсәтергә омтыла. Ләкин иренең аракыга сабышуы, яңа "дуслары" белән буш вакытларын уздыруы аның барлык тырышлыкларын юкка чыгара иде. Галиянең дә инде күңелендәге өмет учагы сүнеп бара. Ул үзен бу тормыш диңгезендә ялгыз калган кебек хис итә башлады. Аны алда нинди сынаулар көтүен ул инде ап-ачык күрә, аңа бер нәрсә бик ачык: бу хәлләр аларның гаиләсен таркату куркынычын тудыра. Ул Фәргатьне югалтудан курка иде, чөнки аның өчен ул – бөтен дөньясы, балаларының атасы. Шуңа күрә ул бу көрәштән баш тартмаска, үз гаиләсен саклап калырга тырышырга карар итте. Аның йөрәгендә яшәгән мәхәббәт һәм сабырлык көче аңа бу авыр юлны үтәргә ярдәм итәр дип өметләнде.
Фәргать... Кем гаепле соң боларга? Кем тутырыр аның күңелендәге бушлыкны? Галия... Ул кулыннан килгәннең барын да эшләде. Дәвалап карады, ялварды, өметләнде. Ләкин бу чир бик усал булып чыкты. Аракы сазлыгы Фәргатьне баш-аягы белән йотты. Ир эшен ташлады, йорттагы әйберләрне хәмергә алыштыра, Галиягә кул күтәрә башлады. Галиянең боларга чыдар әмәле калмады. Йөрәге әрнеде, җаны сызды.
Берәр елдан Фәргатьнең әти-әнисе дә бакыйлыкка күчте. Аларның үлемендә дә ир хатынын гаепләде. Төрле әшәке сүзләр белән балаларын, хатынын бер гаепсезгә рәнҗетте. Өметсезлек, ачу, нәфрәт аның күңелен биләп алды.
Галия башкача түзә алмады. Аның күз яшьләре белән тулган күзләрендә бер очкын кабынды. Бу – яшәү өчен көрәш очкыны иде. Ул балаларын җыйды да, Фәргатьне ташлап каладагы улы янына китте. Авыр булса да, бу адым аларның киләчәге өчен кирәк иде. Фәргать исә, ялгыз калып, үзенең аракы белән тулган дөньясында яшәвен дәвам итте. Ләкин беркөнне, бушап калган аракы шешәсенә үрелгәндә, ул көзгедә үзенең чын йөзен күреп алды. Күзләрендә – үкенү, йөзендә – гаеп, күңелендә – бушлык булган бер шыксыз кешегә әйләнеп беткән иде ул. Шул мизгелдә ул барысын да аңлады. Бу хәлләргә бары тик бер генә кеше гаепле – ул үзе. Һәм моны аңлагач аңа тагын да авыррак булды...
Гөлзилә Җәүдәт.
Комментарийлар