Ватылды, коелып кына төште бичара көзге. Ничәмә-ничә еллар түр башында торып, ниләр генә күрмәде ул?
Кемнәр генә күз салмады аңа? Бик усал, караңгы чырайлылар да, кояш кебек елмаеп торганнар да, боеклар, шатлыктан балкыганнар, үкереп елаганнар... саный китсәң аяк бармаклары да җитмәс.
Ничә буын хуҗа алыштырганын да хәтерләми ул. Ә менә үзен кибеттән сатып алучы, бик көяз генә әфәндесен ул мәңге онытмас. Сырлап-бормалап кырыйларын бизәкләп, лаклап ясаганнан соң сатуга чыгара да алмадылар, чөнки аны остаханәдән үк алып киттеләр. Бәясе дә бик очсыз түгел иде.
Каюм әфәнде остаханәгә дусты янына кергән җиреннән бу көзгене күреп, бик ошатты һәм аны сатып алырга теләвен әйтте. Менә шул көннән ул хуҗасының фатирында иң түрдә тора торган кадерле бер җиһазга әверелде дә куйды. Каюм әфәнде иртүк торуга юынып-киенеп алгач шушы затлы көзгесе янында үзен рәткә китереп алырга ярата. Мыек очларын бөтереп, баккенбардларын тараштырып, чәчләрен җай гына сыпырып куя. Кайвакыт үз сурәтенә карап уйга да тала.
Көзге өчен алдагы буын вәкилләре бер җәбер-золым да китермичә аны бик кадерләп кенә тордылар. Бер тап, бер тузан бөртеге дә кундырмадылар.
Буын алмаша торган саен көзге төрле хәлләр белән очрашты. Бер ара бик чыр-чу, усал балалар үзәгенә үтеп телләрен чыгарып үртәп маймылланып маташсалар да, азрак үскәннән соң нинди генә прическалар ясатып, төнлә күрсәң куркып качарлык дәрәҗәгә җиткәнче бизәнеп маҗараландылар.
Көзгенең бик күңелсез калган чаклары да булгалады. Балалар үсеп, буйга җитеп берәм-берәм үз тормышларын корып, бу фатирны ташлап китеп тә бардылар. Көзгегә атнага бер-ике күз салучы булса булды, булмаса юк.
Аңа йөрәк өзгеч хәлләр белән дә бик күп очрашырга туры килде. Күпме хуҗасын соңгы юлга озатты ул. Ләкин андый чакларда аның битен каплап куялар иде. Көзгенең йөзе капланса да мондагы хәлләрне "йомык күз" белән дә яхшы тоя иде ул.
Соңгы хуҗабикәсе бик талантлы актриса – Сара. Ул көзгене бик ярата, үзенең бөтен серен, хыялларын, моң-зарларын сөйләү ошый аңа. Артист кешенең тормышы беркөн күкнең җиденче катына алып менсә, икенче көнгә төпсез чоңгылга атарга мөмкин. Җитмәсә аның хуҗабикәсе гомере буена үз тиңен таба алмады. Юкса, аңа сүз атучылар да бик күп булды, ләкин Сара бөтен җаны-тәне белән үзен театрга багышлаган иде. Ул берәүне дә күрмәде дә, ишетмәде дә. Сәхнәдә мәхәббәт, сөю, гаилә тормышын бик оста уйнаса да, чын тормышта ул боларның берсен дә эшләргә теләмәде. Аның якын дусты да, сердәше дә шушы көзге булды.
Бүген Сара эштән бик ярсып кайтты, йөзе елаудан шешенеп беткән иде. Ишекне ачып кергәндә үк, ачкычларның сәер шалтыравыннан көзге хәлне аңлап алды. Ачкычларны тумбочка өстенә бәрде дә аяк киемнәрен төрле якка ыргытып, көзге пальтосы белән эшләпәсен түрдәге диванга гына атты һәм графиннан стаканга су салып йотлыга-йотлыга эчте дә, кулындагы стаканны көзгенең маңгаена ук төбәп атып бәрде. Көзге шаккатырга да өлгермәде, аның йөзе төрле формадагы сызыклар белән бүлгәләнде дә, шалтырап коелып та төште. Сара бу хәлләрдән үзе дә "ахх" итеп бөгелеп төште.
Бер мизгел эчендә бары да бетте! Аның артистлык карьерасы ничек җимерелсә, көзге дә шулай вак-вак кисәкләргә бүленеп коелып төште...
Гөлзилә Касыйм
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар